поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.05.2011 Җәмгыять

“Миңа нәүмиз геройлар якын”

Ул 1958 елның 19 ноябрендә Апас районы Борнаш авылында туган. Бүген дә Казандагы фатирында түгел, күбрәк туган авылында яши. “Элек ике бүлмәле фатирда телевизор эшләп, балалар акырып торганда яза идем. Соңгы елларда авылда, әнкәй янында тынычлыкта иҗат итәргә ияләндем. Бу шулкадәр рәхәт!” — ди танылган драматург, прозаик Хәбир Ибраһимов.

Үзенең иң уңышлы әсәре дип “Ялгыз тәкәрлек” кинороманын атый. 2002 елда Татарстан телевидениесе әлеге әсәр буенча өч серияле фильм төшергән иде. Агымдагы елның май аенда Тинчурин театры драматургның әлеге әсәрен сәхнәләштерде.

 

Хәбир абый аралашырга бик җайлы кеше икән. “Минем турыда дөресен генә яз, цензураны бөтенләй яратмыйм. Ничек бар, шундый мин, яхшы булып күренергә тырышмыйм!” — диде. Сүзне ул үзенең балачагын искә алудан башлады:

 

— Әнкәй авырып китеп, табиблар: “Бала табып кара, бәлки, савыгырсың”, — дип киңәш бирмәсә, бөтенләй тумаган булыр идем. Гаилә минсез дә ишле: ике апам, абыем булган. Әткәйгә бу вакытта 45 яшь, ул минем тууны бөтенләй теләмәгән. Җитмәсә, дөньяга килүем әнкәйгә савыгырга барыбер ярдәм итмәгән...

 

— “Нишлисең, яратмый иде аны атасы. Кечкенәдән үк яратмады. Улының ялкау, хыялый булуын өнәмәде. Яшьтән үк үз баласын яратмаган, сөймәгән атаның балага булган тар карашын үзгәртүе бик читен. Сөймәү тора-бара нәфрәт хисенә әверелә. Бер яклап кына түгел, төрле яклап…”

 

Бу юллар сезнең “Өй артында шомыртым” повестеннан алынган, нигәдер алар әтиегез белән булган мөгамәләгезне ачык чагылдыра кебек…

 

— Әтием бик усал кеше иде. Гомер буе колхоз рәисе булып эшләде, авылдашлар арасында абруе зур иде. Өйдә кырыс булса да, чит кешеләргә шактый күп изгелекләр кылды ул. Шуңа күрә аны халык яратты. Әмма балаларына карата кулланылган тәрбия чаралары артык каты иде. Алар минем “Соңгы кыңгырау” исемле хикәямдә ачык тасвирлана:

 

“Әле дә хәтеремдә: җиденчедә укыганда шукланып котырганым өчен класс җитәкчесе көндәлегемә “икеле” куеп җибәргән иде. Балагызның тәртибе начар, янәсе. Хәер, әткәй дә җәзаның катысын уйлап тапты — ялтыратып чәчемне кырды. Бик нык гарьләнеп, әтигә озак кына ачу тотып йөрдем. Ә икенче көнне пеләшемне ялтыратып класска килеп кергәч, барысы да кычкырып көләргә тотынды. Талчыбыгы яисә каеш кына эләксә, хурлыгы бу кадәр булмас иде! Ә монда барысы да күз алдында! Гарьлеге ни тора! Кызлар алдында оят! Җәза баланы төзәтми. Бала күңелендә яра гына калдыра”.

 

Хәер, талчыбыгы дигәннән, әткәй аның да кимен куймый иде. Берчак абый бик күңелсез үткән тарих дәресеннән барлык укучыларны җыеп алып чыгып киткән иде. Укытучысы зарланырга дип безнең өйгә килгәч, әткәй абыйны агач тукмак белән кыйнады. Мескен укытучы ник әтигә әләкләгәненә үкенде…

 

— Сез бит яшьтән бик шук булгансыз...

 

— Шук кына түгел, хулиган идем. Әмма мәктәптә яхшы укыдым. Бары алгебра фәнен генә яратмадым. Укытучым Сария апага: “Сез минем аттестатны “3” ле куеп бозмагыз инде. Яратмыйм алгебрагызны, аның миңа кирәге дә булмаячак!” — дигәч, “4” ле куеп чыгарды. Куймый кала алмый, кемнең минем әти белән сүзгә керәсе килсен?! Һәм чынлап та, миңа ул фән гомерем буе кирәк булмады.

 

— Яшьлек елларыгыз да бик шаулы булган, диләр...

 

— И, мәзәк хәлләр сөйлим әле сезгә. Сәнгать институтында укып кайткач, Апас районы мәдәният сараенда эшли башладым. Район судьясын сайлаган көнне мине сайлауга бармаган өчен Апастан кудылар. Райком секретаре әтигә: “Нинди малай үстердең син, үзе халыкны әйдәп йөрисе урында сайлауга да килми!” — дип зарланган. Шулай итеп, миңа районнан җыенып чыгып китәргә 24 сәгать вакыт бирделәр. Ә бит мин сайлауга бардым, бары иртәрәк килгәнсең, соңрак тагын бер кереп чык, дипме шунда мине борып кайтардылар. Ә мин, билгеле, соңыннан бу хакта онытып җибәргән идем...

 

Шуннан Болгаер авылы мәктәбенә физкультура укытучысы итеп җибәрделәр, әмма анда мине озайтылган көн (продленка) группасына тәрбияче итеп билгеләделәр. Әйтсәң, кеше көләр, билләһи!

 

Ярты елдан Әлмәндәр авылына клуб мөдире булып урнаштым. Беренче көнне: “Ник килдең безнең авылга?” — дип авыл егетләре тотып кыйнады үземне. Әмма аларга үпкәләмәдем, шул егетләрне җыеп, авыл клубында спектакль куйдым. Акча табып, авылда дискотека оештырып җибәрдем. Гөрләп эшләп яткан җирдән, юктан гына партком бәйләнә башлады. Районның мәдәният бүлеге мөдире мине Казанга укырга җибәрмәкче булган иде, ә партком, бармыйсың, дип карышты. “Мин мәдәният бүлегенә генә буйсынам, сезнең миңа катышыгыз юк!” — дип карыйм, юк, бармыйсың булгач, бармыйсың, янәсе. Ну, минем дә нервлар тимердән түгел бит, моны аты-юлы белән бик ерак җиргә “олактырдым”...

 

Шуннан авылның баш бухгалтеры, умартачысы (алар кайсы яклап бу хәлгә кагылышлы булгандыр, әле һаман аңлап бетерә алмыйм), милиционер, парторг, мәдәният бүлеге мөдире җыелыш җыеп, мине гафу үтенергә кыстый башлады. Бигрәк тә умартачының кысылып маташуы ачуны чыгарды. Тордым да: “Мин 97 сумга авылның мәдәниятен күтәрмәкче булып тырышам, сезнең кебек колхоз балын урлап көн күрмим!” — дидем дә чыгып киттем. Шул китүдән Казанга ук юл тоттым...

 

— “Нигә болай (сусыл бодай) —

Соңлап кына өлгердем соң?!

Сөйрәлдем мин ничә еллар,

Ачылдым тик кырыктан соң...”

Бу юллар шәхси тормышка кагыламы, әллә иҗат турындамы?

 

— Иҗатта да, тормышта да мин үземне әле генә шәхес итеп тоя башладым. Яшем кырыкны узгач, үземнең язарга тиешлегемне, халкыма кирәклегемне аңладым. 30 яшьтә генә беренче шигыремне чыгардым, шуңа кадәр беркая басмадылар аларны. Илдар ага Юзеев: “Язма әле шул елак шигырьләреңне!” — дия иде. Нишләмәк кирәк, шигырьләрне үземә авыр вакытта гына яза алам, бәлки, шуңа да алар елак тоелгандыр... Пьесаларым да 40 яшьтән соң гына куела башлады. Аеруча халык театрларының әсәрләремне үз итүе сөендерә, чөнки алар халыкчан булмаган әйберне куймый. Мин үзем халык театрлары фестивалендә жюри әгъзасы, һәм шуны ассызыклап әйтәсем килә — бездә чын халыкчан драматурглар аз! Мин, Данил Салихов, Зөлфәт Хәким, Рәдиф Сәгъдиләргә алмашка бердәнбер Илгиз Зәйни килә. Без мәңгелек түгел, драматургиянең аның срогы бар. Әнә иң талантлы драматургыбыз Туфан абый Миңнуллин да соңгы елларда пьесаларында кабатлана башлады. Ул үзе дә бервакыт: “Миңа туктарга вакыт җиткәнен беләм!” — дигән иде. 70 яшьтән соң язучы мемуарлар яза башларга тиеш.

 

— Бүген 20 дән артык әсәрегез сәхнәләштерелгән, әмма нишләптер мәртәбәле Камал сәхнәсе сезне үз итми...

 

— Үзем дә шул хакта бер уйланып, Фәриткә (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев — Э.Җ.) шалтыраткан идем, “Димәк, әле синең вакытың җитмәгән!” — дигән сыманрак җавап ишеттем. Мин инде илле яшьне узган драматург, белмим, минем вакыт кайчан киләдер?! Юк, һич кенә дә үпкә сакламыйм, “Әткәем 93 яшенә кадәр яшәде, миңа да шундый гомер бирелсә, вакытым күп икән”, — дип көлеп кенә куйдым...

 

Театрларга элек акчаны дәүләт бирә иде, алар теләсә нинди спектакль куеп, эксперимент ясап ятты. Ә хәзер кинәт кенә автономиягә күчереп куйдылар да, алар үз көннәрен үзләре күрергә, ягъни билет саткан акчага яшәргә калдылар. Театрлар халыкны ничек җәлеп итәргә дип уйлана башлады. Менә хәзер аларга Хәбир Ибраһимовның халыкчан әсәрләре кирәк! Димәк, минем вакыт, һичшиксез, киләчәк!

 

— Сез хәзер ирекле иҗат кешесе. Беркайда эшләмичә, иҗат белән генә шөгыльләнеп тормышны алып барып буламы?

 

— Озак еллар “Идел” журналында 5-6 мең сумга журналист булып эшләп йөрдем. Яңа мөхәррир килгәч, күп кеше эштән китте. Дөресен әйтәм, ул кеше белән беребезнең дә эшлисе килмәде. Башта, билгеле, эшләмәгәч, яшәп булыр микән дигән шөбһәле уйлар килгәләде. Аллага шөкер, кирәк булгач, табыла ул акча — үзебезнең якларда театрларның гастрольләрен оештырам. Шуннан миңа процент түлиләр. Хәзер журналист булып йөреп, күпме вакытны юкка әрәм иткәнмен дип үкенәм. Иҗат кешесе гомер буе ирекле булырга тиеш ул.

 

— Шул иректән колак кагудан куркып, утызга кадәр өйләнми йөрдегезме?

 

— Әле бөтенләй 40 та гына өйләнәсе булган... Хатын белән бер көнне таныштым да, икенче көнне кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым — ашыкканмын бугай... Хәер, ул үзе ир кешенең бәхете саналган ашарга пешерү мәсьәләсендә бик уңган, өе дә һәрчак чиста. Әмма иҗатны аңламый, бәлки, аның кирәге дә юктыр...

 

Ике бала үстердек, улым Артурга 21 яшь, кызым Азалиягә 18, дизайнерлыкка укып йөри. Анысы әнисенә охшаган, киенергә бик ярата. Хатын да ай саен яңа кием ала, өстәвенә берәр мәҗлескә бара башласаң, “Кияремә бернәрсәм юк!” дип, тагын кибеткә чыгып китә. Шулай итеп миңа банкет-бәйрәмнәр бик кыйммәткә төшә (көлә)...

 

Хәзер еш кына, бу гаилә миңа бөтенләй кирәк булды микән, дип уйланам. Шуларны ашатып-эчертәм дип ярты көчем китте, иҗатка дигән күпме вакытым әрәм булды. Киләчәктә авылда төпләнергә уйлап торам. Фатир балаларга калыр, картлык көнемдә кияү-киленнәр, оныклар белән чиләнү минем планнарга керми. Башымны катырмасыннар, үз балаларымны үзем үстердем — бурычым үтәлде. Хатынга да: “Кайтасың килсә, кайт минем белән, кайтмасаң, берәр сыер савучыга өйләнермен дә куярмын!” — дидем.

 

— Сезгә, бәлки, чынлап та законлы никах түгел, ирекле мөнәсәбәтләр генә кирәк булгандыр?

 

— Авылдан куылып, Казанга чыгып киткәч, үземнән күпкә олы җырчы Римма Хәсәнова белән яшәгән чакта миңа чынлап та бик җиңел иде. Аның фатирында яшәдем, ул мине сәнгатькә дә тартты, интим тормышта да күп нәрсәгә өйрәтте. Римма инде 2 тапкыр кияүдә булган, балалары була алмый иде. Мин аңа өйләнергә уйладым. Әткәй бишкуллап риза: “Безнең җүләргә бик яхшы хатын инде ул!” — дип кенә тора. Абый исә: “Өйләнергә ашыкма әле син, ныклабрак уйла, үзеңнән шактый өлкән бит бу хатын!” — ди. Әнкәй дә каршы. Шулай да, ЗАГСка гариза бирдек. Римманың законлы ире булырга бер атна вакыт калгач, авылга кайтып киттем. Язылышу көне якынлашкан саен курку арта, шулай авылда качып калдым, ЗАГСка бармадым...

 

Бу хәлдән соң да ярты ел тордык әле Римма белән, хатынны очраткач кына араны өздем. Ул бу хәлне бик авыр кабул итте: “Танылган җырчыны бер авыл кызына алыштырасыңмыни?!” — дип үртәлде.

 

 Еллар үткәч, без аның белән күршеләр булып яши башладык. Бервакыт фатирда йоклап ятам, хатын: “Карале, кемне очраттым!” — дип мине уята. Карасам, ишек катында этен күтәргән Римма Хәсәнова басып тора. Аның турында хатынга сөйләгән бар иде. Болар танышканнар, сыйланып утырганнар (минем хатын аның ишене бик ярата инде ул), аннары миңа сюрприз ясарга уйлаганнар. Әмма шулчак көтелмәгән бер хәл булды: Римманың эте минем хатынның кулын бик каты тешләп алды. Шунда “эт тә кемнең кем икәнен аңлый!” дип уйлап куйдым...

 

— Мин сезнең геройларыгызның һәрчак нәүмиз булуына аптырый идем, хәзер аңлый башладым кебек...

 

— Әйе, мин үзем дә шундый нәүмиз кешедер, мөгаен... Тууым да дөрес булмаган, әткәй дә яратмады мине. Гаиләмдә гел тукмап килделәр...

 

Үзем шундый булганга, миңа нәүмиз геройлар якын. Тормышның ачысын татыган, фаҗигале язмыш кичергән кешеләрне, ә кайчак исәрләр, бераз ычкынганнарны да язам. Геройларым арасында бар кешене гашыйк итеп, үзе беркемгә бернинди хис кичермәүче “стерва”лар да очрый. Тормышымда мине кыек юлларга алып кереп киткәннәре дә булды андыйларның... “Йокыга талган гүзәл” дигән хикәямдә үзем белән булган бер вакыйга ачык сурәтләнә.

 

“Газап ул иртән өйгә кайтулар, газап. Хәләл җефете алдында үзен бик гаепле сизгән ир йорт ишеген курка-курка гына үз ачкычы белән ачып керде. Тик хатыны уянган, балалар да йокыдан торып, чабышып йөриләр иде инде... Ни хикмәт, хатыны аңа бернинди үпкә белдермәде, ә киресенчә, рәнҗешен, ачуын тирәнгә, эчкә яшерергә тырышып, тыныч кына:

 

— Син ипи алып кайтмагансыңдыр? — дип сорап куйды.

 

Габделфәт шатлыгын, хатынына булган якынлыгын яшерә алмыйча, Нәсимәне бер кочаклап үпте дә, аңа башка хыянәт итмәскә сүз биреп, ипи кибетенә йөгерде...”

 

Иҗатта да мин нәүмиз бугай, 20 дән артык пьесам куелган, ә миңа юбилей уңаеннан да “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен бирмәделәр. Нәүмиз язучыга анысы да бик җиткән дип, чиләк төбендә калган “Казанның 1000 еллыгы” медале белән бүләкләделәр. 2005 елда үткән башкалабыз юбилееның 2008 елда минем юбилейга ни катышы бар икән, баш ватасы гына калды...

 

— Төшенкелеккә бирелгән чакта кулдан каләм төшмидер бит?

 

— Каләмнән башка яши алмыйм, язмасам, чирли башлыйм. Бер япон язучысы: “Язмасам, йә кеше, яисә үземне үтерер идем!” — дигән. Гади кешеләрдән көнләшәм: алар эш сәгатен төгәлләп, өйләренә кайталар да, дөньяларын онытып ял итәләр. Ә минем гел баш эшләп тора — яңа идея, илһам килә. Тәүлек буе ял юк миңа! Язарга утырганда әсәрем уйланып беткән була, шуңадыр инде күләмле әсәрләрне дә тиз язам.

 

— Сөйләшүебезне “Ялгыз тәкәрлек” белән башлаган идек, әңгәмәбез ахырында укучыларыбызга аның язылу тарихын бәян итегез әле...

 

— Бу әсәрнең нигезенә яткан вакыйганы миңа сөйләгәннәр иде. 60 нчы елларда мондый хәлләр бик еш булган. Зәйнәп исемле кыз баланың үги әнисе белән яшисе килмичә, мәктәпне бетергәч, шәһәргә китәсе килүеннән авыл советы рәисе файдалана — кызны әрәм итә. Бу кадәресе булган хәл, калганы минем фантазия нәтиҗәсе. Туктале, Зәйнәп әлеге гөнаһның җимешен — бала тапсын дип уйладым, интрига барлыкка килде. Аннары озак еллардан соң авылга кабат әйләнеп кайткач, авыл советы рәисенең малае белән Зәйнәпнең кызы очраша башласын, дидем — конфликт туды. Дөресен генә әйткәндә, миңа әсәр язуга караганда, җыр иҗат итү авыррак бирелде. Инде кино төшерелеп ята, ә җырны ерып чыга алмыйм. Бик интегеп тудырган текстымны бер композиторга биргән идем, ул аңа ниндидер ресторан җырлары көе язган, ошамады бу миңа. Ул үпкәләп калды, мин җыр текстын төп героиням Гөлнара Исмаевага күрсәтеп карарга булдым. Ул язган көй күңелгә ятышлы тоелды. Шуннан соң без Гөлнара белән тагын “Апа-сеңел”, “Соң шул инде” җырларын иҗат иттек. Икесе дә уңышлы булып чыкты. Гомумән, безнең аның белән иҗади гармония иде. Хәзер генә каядыр югалып йөри, ул да бер сәер бәндә — иҗат кешесе инде...

 

— Хәбир абый, бүген нинди уй-теләкләр белән яшисез?

 

— Бу сорауга үземнең шигырь юллары белән җавап бирәм, хәлемә кергәннәр мине аңлар:

 

“Әйттеләр гел: “Алгы сафның

Син артыннан атлап барчы!

Җитешәсе иде... тук башакның

Бөртекләре коелганчы...”


Эльмира ҖӘЛИЛОВА
Ирек мәйданы
№ 21 | 27.05.2011
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»