поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Лилия, син Марат белән очраша башладың мәллә?
    – Әйе.
    – Хәерче бит ул!
    – Аның каравы, аның “кредитный историясе” яхшы.
     
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
28.05.2011 Бәйрәм

Соңгы саны булмасын!

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе бинасында “Азан” милли газетасы үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантанага басманың якын дуслары, элеккеге хезмәткәрләре, дин әһелләре, татар милли хәрәкәте җитәкчеләре һәм активистлары, башкорт, украин, азәрбайҗан оешмалары вәкилләре җыелды. Шулай ук Тольяттидан, Камышлыдан, Мулла, Гали авылларыннан да күп кеше килгән иде.

1996 елда милләттәшебез, эшкуар, “Град” финанс-төзү компаниясе идарәсе әгъзасы, Җәмигъ мәчетен төзү буенча Попечительләр советын булдыручы Зөлфәт Сәлахов өлкәбездә рус телендә милли-рухи газета оештыру инициативасы белән чыга. Кызганыч ки, Зөлфәт Сәлахов басманың ике санын гына күреп кала, 27 яшендә ул аянычлы рәвештә билгесез явыз дошман кулыннан һәлак була. Ә менә аның “баласы” – “Азан” газетасы озын гомерле булып, бүгенге көндә дә оештыручысы Зөлфәт Сәлаховның якты истәлеген саклап яши.

 

Беренче көннән алып басманы Шамил Хәйдәр улы Галимов җитәкли. 15 ел бит - ул кеше өчен генә әле яшьлек чоры. Газета өчен исә бу инде озын-озак гомер юлы. Ә “Азан”ның юлы, чыннан да, төрле вакыйгаларга, төрле кичерешләргә бай. Матди авырлыкларга бирешмичә, бөтенләй сулып бетәргә торган чакларда да аягына басты ул.

 

Бу, әлбәттә, газетаның редакторы Шамил Хәйдәр улы Галимовның хезмәте. Тәҗрибәле оештыручы, югары профессиональ сыйфатларга ия буларак, ул елдан-ел “Азан” газетасының абруен үстерә, дәрәҗәсен күтәрә бара. Шуңа күрә дә яше-карты бу басманы яратып укый. Ә андагы кызыклы, эчтәлекле язмалар, дөрестән дә, мактауга лаек.

 

“Азан” газетасы татарлар һәм, гомумән, башка мөселман милләтләре тормышындагы вакыйгаларны вакытында яктыртып, проблемалардан читләшмичә, халык белән гел аралашып эшли. Моңардан тыш, Шамил Галимов - Самара ягы тарихы турында дүрт китап авторы да.

 

Алай гына да түгел, редакция үз канаты астына төрле милләт газеталарын да алган. Әйтик, аның техник ярдәме белән украин, үзбәк, казах газеталары, шулай ук медицина университетының “Медик” газетасы чыгып килә. Башкортларның “Ыргыз” газетасы да Шамил Галимов инициативасы белән чыга башлап, үз юлын “Азан”да башлап җибәргән иде. Кыргызларның “Эне тил” газетасының беренче саннары да әлеге редакциядә дөнья күрде.     

  

Юбилей тантанасына килгән кунаклар газета, аның редакторы Шамил Галимов хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Алар арасында Самараның Малый Тупик урамында урнашкан мәчет имамы Талиб хәзрәт Яруллин, Самара губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитов, “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, өлкәнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Вазыйх Мөхәммәтшин, шәһәребезнең татар автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары Равил Галимов, Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәшит Нурмөхәммәтов, Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов, Камышлы районы башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов, Мулла авылыннан халык мәгарифе ветераны Юныс Зөлкарнаев һәм башкалар бар иде.

 

Гомумән, биредә әйтерсең лә бер зур дус гаилә җыелды. Матур теләкләрнең чын күңелдән әйтелүе сизелеп торды. Әлеге тантанага бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигъри юллары бик тә туры килә дияр идем: “Бар күңеллелек дөньяда, бар бер ямь бүген”. Бәйрәм, чыннан да, туганнарча аралашып үтте һәм күркәм хисләр тудырды.

 

Ә иң матур күренеш кунакларның музыкаль бүләк алып килүләре иде. Казах кызы Мольдир Солтанованың, башкорт “Ләйсән” ансамбленең нәфис биюләре, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы Айсылу Әбдиеваның, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге кызларының, Тольяттидан бөтен Россия конкурслары лауреаты Хатиҗә Гыйниятованың моңлы җырлары бәйрәмне аеруча ямьләндереп җибәрделәр. Ә “Идел” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Мидхәт Әминовның оста итеп төрледән-төрле зурлыктагы гармуннарда, флейтада уйнавы барлык тамашачыларны сокландырды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары һәм укытучылары исә аерым тамаша куйдылар: Әлсинә Дәүләтбаева, Асия Дәүләтова, Альбина Мингалиева һәм Алинә Мөхәммәдиева юбилярга матур җырларын бүләк иттеләр.

 

Ә менә тагын бер оста гармунчы, Елховка районының Мулла авылыннан килгән Наил Сәйфуллов өздереп уйнап җибәргәч, күңелләр аеруча нечкәреп китте. Ул гади кунак түгел, ә “Азан” газетасында бастырылган язмалар геройларының берсе. “Слепой музыкант” дип аталганында сукыр Наил абыйның тормышы чагыла. Тантанада ул Шамил Галимовны редактор буларак кына түгел, аны әле егет чагыннан ук белүен әйтте.

 

- Ул һәрвакыт безне тәмәке тартырга, аракы эчәргә ярамый, дип, тәртипле булырга өнди иде, - дип елмаеп исенә төшерде Наил абый яшь чакларын һәм Шамил дустына багышлап гармунын сузып җибәрде.

 

“Азан” яшәде, ул яши һәм яшәячәк, дип әйтәсе килә язма ахырында. Бу, һичшиксез, шулай булырга тиеш тә, чөнки ул халыкка кирәк. Шушы күркәм юбилейда яңгыраган барлык изге теләкләр, ә иң мөһиме – газета мөхәррире Шамил Галимовның: “Мин исән чакта, “Азан”ның соңгы саны булмаячак!” - дигән сүзләре кабул булсын иде. Моңа каршы, бездән соң да “Азан”ның “тавышы”, бернигә дә карамастан, гел яңгырап торсын диясе килә.

 

 

 

"Ыргыз" газетасы мөхәррире Сәлимә КРАСНОВА-ИГЕНБЕТОВА, Самара шәһәре башкорт корылтае рәисе Фәридә САФИНА, азәрбайҗан җәмгыяте рәисе урынбасары Рамиз ГАСАНОВ, "Проминь" украин үзәге рәисе Иван КАПЛИЕНКО һәм Шамил ГАЛИМОВ.

 

Югарыдагы фотода Наил СӘЙФУЛЛОВ.

 

Автор фотосурәтләре.

Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ 22 | 28.05.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы