|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2011 Авыл
Катмыш, Аюкөйдергән һәм… Пролей-КашаРеспублика буйлап йөргәндә кызык атамалы авыллар аша узарга туры килә. Кайберәүләренең татарча яңгырашларына аптырап калсак, икенчеләренең тәрҗемәләре гаҗәпләндерә. Мәсәлән,... Барҗы-Омга, Варкләд Авыл, Кыдрылы, Ташлы, Касай, Кондызлы, Кырынды, Түбән Көек, Кәтем, Күк Тәкә, Сәпәй, Чәкән, Чубар Абдул, Түбән Татар Майнасы, Иске Татар Әдәмсуы, Такталы, Шомыртлы, Бурсык, Качкын, Тыңламас, Ташкабак, Олан, Теләнче-Тамак, Катмыш, Сатмыш, Баскан, Чирү, Кер-Хайван – Корайван, Көтек, Печмәнтау, Сикертән, Штерә, Пүскән, Яңгырчы, Үгез Куагы, Коркачык, Чыпчык, Яңа Кәкәрле, Татар Шатрашаны, Төги, Бакырчы, Борындык, Сазтамак, Керкәле Тукмагы, Гөлек, Дәвек, Тау асты Байлар, Яту, Колмакчы, Түбә, Кычытканлы, Ләшәү Тамак, Иске Теләнче, Каргалы, Аюкөйдергән, Татар Баганасы... һәм Прости, Пролей-Каша, Перцовка кебек рус авыллары да бар әле.
Кайбер авылларның исемнәре никадәр генә ятышсыз яңгырамасын, шул төбәктә яшәүчеләр, әлеге исемнәрнең әйтелешенә исе китмәүләрен әйтәләр. Буа районының Черки-Кильдураз авылы җирлеге хезмәткәре Фәния Нигъмәтуллина белдергәнчә, күп вакыт "черки" сүзен кызык ясап кына әйтәләр икән. Бу авыл җирлегенә караган Үгез Куагы авылы инде таралган, атамасы гына түгел, авыл үзе дә юкка чыккан. Җимерелеп беткән җиде нигез генә калган, авылның искиткеч табигать почмагында урнашуын сагынып сөйләргә генә кала. Тукай районы Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Розалин Хәбибуллин, гомумән, исемгә аптырамауларын белдерә. Авылның атамасы Теләнче исемле кешегә бәйләп аңлатыла. Ул елга ярына килеп урнашкан, елга тамагы белән кушылуыннан Теләнче-Тамак дигән атама килеп чыккан.
Бер үк вакытта елга, күл, чишмә сүзе белән бәйле авыл исемнәрен дә санап чыгарга була. Кәкре Күл (Аксубай); Яңа Баллы Күл (Әлки); Мөгезле Елга, Үгез-Елга (Әлмәт); Ташчишмә (Әтнә), Якты Елга, Якты Күл (Баулы); Буаз Күл, Кызылкүл, Каракүл (Биектау); Куш Елга, Суык Чишмә (Зәй); Кара Елга, Кызыл Тау, Салкын Чишмә, Ташлы Елга, Тәмле Чишмә, Чишмәбаш (Кукмара); Кече Елга (Лаеш); Ак Чишмә, Көмеш Күл, Күк Чишмә (Мамадыш); Шикәрле Каен (Минзәлә); Калатау (Саба), Буралы Чишмә (Сарман). Аннан кеше исемнәренә бәйле авыллар да күп безнең: Илтимер, Илчебай, Ирмәш, Зөбәер, Хәсән. Шулай ук хайван исемнәре дә авыл исемнәре булып килә – Колын, Куян, Арслан.
Авылларның русчага-татарчага, яки татарчадан русчага тәрҗемәсе дә еш кына аптырашта калдыра. Казанга терәлеп диярлек урнашкан авылларның берсе – Лаеш районындагы Хәербине телгә аласым килә. Татарча "Ә" хәрефен русча "А" га әйләндерсәң дә җиткән кебек. Тик монда тәрҗемәчеләрнең осталыгына шаккатырга гына кала: "Хәерби" "Хаерби"га түгел, ә Кирбига әйләнгән. Гадәттә, тәрҗемә барышында аерым хәрефләрнең билгеле бер башка хәреф белән алыштырылуы мәгълүм бит. Соңгы елларда авыл җирлекләрендә атамаларга карата тагы бер революция булды. Компьютерлаштыруга бәйле рәвештә, бөтенесенә русның -ево, -ово сын кушып чыктылар. Моңарчы бөтен документларда кушымчаларсыз гына теркәлгән кайбер авыл исемнәрен хәзер ике вариантта укырга туры килә.
P.S.Сезнең якларда нинди кызыклы авыл исемнәре бар, алар ничек аңлатыла, сезгә ошыймы алар – бу хакта сездән хәбәрләр, язмалар көтеп калабыз.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|