поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.05.2011 Җәмгыять

Әллә алар сәер, әллә без... яки Югары белемле табигать балалары – 2

Газетабызның 13 май санында чыккан "Югары белемле табигать балалары" мәкаләсендә шәһәр тормышыннан бизеп, карьераларыннан һәм байлыкларыннан ваз кичеп, Кама Тамагы Антоновка авылына күчеп яшәүчеләр турында язган идек. Баксаң, Татарстанда шундый ук тормыш рәвеше алып баручы кешеләр яши торган авыллар берничәү. Шуларның берсенә – Яшел Үзәннең Малые Ключи авылына барып, әлеге хәрәкәтнең ничек килеп чыкканын һәм безгә йогынтысын ачыкладык.

Бер танышымның КАИ тәмамлаган, бер дигән эше һәм үз бизнесы булган улының бар эшен, Казан янәшәсендәге коттеджын ташлап, бер ташландык авылга күчеп китүе, анда чын Табигать баласы булып яшәве турында ике ел элек үк ишеткән идем инде. Сер бирмичәрәк сәйләсә дә, абзыйның тавышында ниндидер шөбһәләнү дә, борчылу да бар иде. Узган ел очрашкач, ул бу факт белән килешүе, карап, танышып кайткач, тәмам тынычланып калуы турында әйтте. "Бәлки, ул хаклыдыр да, без бит барыбыз да – Табигать балалары, бәлки, нәкъ менә без дөрес яшәмибездер", – дип икеләнү дә белдерде әле. Егетнең никадәр акыллы, зирәк, ипле икәнен, әти-әнисен бик тә хөрмәтләвен, яратуын белгәнгә, мин ул вакытта Маратка үземчә рәнҗеп, ә әти-әнисе өчен үпкәләп тә куйган идем. Менә, ниһаять, Марат Галиев белән Яшел Үзән районының алар яши торган Малые Ключи авылында кунак булырга форсат чыкты.

 

Ташландык авылларның миллионынчысы

 

Казаннан 40-45 чакрымдагы, Раифа тыюлыгыннан ерак та булмаган Малые Ключи кайчандыр гөрләп торган йөзләп хуҗалыклы авыл булган. Инде бакыйга күчкән авыл картлары аның элек татар авылы булып, Изге Чишмә дип аталуы турында да сөйләшә торган булганнар. Күрәсең, Явыз Иванның кабахәт сәясәте вакытында алышынгандыр авылның менталитеты.

 

Хәзер инде авыл "үлгән", халкы кайсы кая таралышкан. Кышларын биредә бары 7-8 хуҗалыкның морҗасыннан гына төтен чыга. Хәер, мәктәбе, кибете, элемтәсе, иң мөһиме – юлы булмаган авылда кем яшәсен? Әнә шул сигезнең дә бишесендә авылның "сәер кешеләре" яши. Яз-җәйләрен авыл җанлана-җанлануын: "дачниклар", кайчандыр шушы авылда туып үсеп, кайсы кая таралган, ләкин ата-ана нигезен җәй көне генә булса да тергезүчеләр кайта. Биредә берничә шәп кенә коттедж да бар.

 

Шуларны исәпкә алмасаң, дөресен әйткәндә, авыл димәсәң, хәтере калырлык бер җир бу. Йорт­лар чәчелеп урнашканлыктан, без күнеккән урам да юк, кешеләр дә, тавык, кәҗәләр дә анда-санда гына күренә, кыскасы, кыргый табигать биләмәсе. Берничә урында күл җәелеп ята, тегендә бер, монда бер кишәрлектә суган, кишер, кыяр, кавын түтәлләре, бәрәңге бакчалары күренә. Умарталар бик күп. Һәм һәр тарафта – рәт-рәт утыртылган матур гына үсеп килүче агачлар.

 

– Ел саен өч мең агач утыртабыз, – ди юлдашым Марат. – Аларны Табигатьне үз кыргый матурлыгы белән саклау өчен дә, юл кырыйларына да, авылны җил-давыллардан ышыклау өчен дә утыртабыз. Кызганыч, узган елгы корылык кайберләренә үсеп китәргә мөмкинлек бирмәде, авыл кешеләре арасында да аларны махсус сындыручылар, казып ташлаучылар бар.

 

Табигать балаларымы, сектантлармы?

 

– Авыл халкы кабул итеп бетерми, ахры, үзегезне? – дим, бу сүзләрне ишеткәч.

 

 – Бар шундый берничә кеше. Безне сектантлар дип милиция, прокуратурага да язып бирделәр хәтта. Милиция дә, прокуратура да килеп тикшерде, үз билгелә­мәсен чыгарды. Алар безнең яшәү рәвешендә дә, үз-үзебезне тотышыбызда да бернинди криминал да, җәмгыять кануннарына каршы килә торган гамәлләр дә тапмады. Таба да алмыйлар, без бит беркемгә дә начарлык эшләмибез, киресенчә, авыл карт-карчыкларына бөтен эшләрендә ярдәм итәбез, табигатьне, социаль инфраструктураны кайгыртабыз. Бөтен "гаебебез" – үзебезчә, табигать белән гармониядә яшәргә тырышуыбыз. Шуңа ирешергә теләп, тирә-юньдәге Табигатьне чистартабыз, корыган агачларны кисеп яндырабыз, алар урынына яңаларын утыртабыз, кырыйларына канаулар казып юл күтәр­тәбез, кирәк урында күперләр төзибез. Узган ел бер күлнең суын агызып торып, төбен чистартып, яңадан чиста су тутырдык. Махсус техникабыз юк, болар барысы да әнә шул 7-8 кешенең кул көче белән: көрәк, балта, пычкы ярдәмендә эшләнә. Дөрес, бер атыбыз бар. Төп "техникабыз" шул.

 

Марат ялгыша, бар аларның үз-үзләрен тотышларында үзгә­лек: алар тыныч, сабыр, гәүдә-сыннарында да ниндидер бер горурлык бар. Ирләрнең һәммәсе сакал-мыеклы, озын чәчле, хатын-кызлары косметика кулланмый.

 

Юынулары кыш та, җәй дә урамда. Мунча да ягалар-ягуын, ләкин җәй көне күбрәк күлдә коеналар. Киенүләре дә җиңелчә, чөнки Табигать кочагында кеше чирли алмый дигән фикердә.

 

Бәйрәмнәре дә үзләренчә, кыш көне 22 декабрьдә "Кышкы кояш торгынлыгы" (зимнее солнцестояние), җәй көне шулай ук "Җәйге кояш торгынлыгы" (22 июньдә), тагын язын һәм көзен көн һәм төн тигезләшкән көнне (равноденствие) зурлап бәйрәм итәләр. Кич белән зур учак ягып, барысы бергәләп аның янында гәпләшеп, җырлашып утыру да – алар өчен бәйрәм. Шулай ук кыш көне чаңгыда, тимераякта шуу, яз-җәй-көз футбол, волейбол, шахмат уйнау да аларга зур шатлык, канәгатьләнү бирә. Аллаһыны бар һәм бер дип белсәләр дә, аңа Табигатьне, Җирне, кешеләрне яралтучы Бөек Зат дип кенә карыйлар, дин тотмыйлар, дини бәйрәмнәр үткәрмиләр. Алар өчен милләт аерымлыклары да юк. Гәрчә араларында татар, урыс, мордва, мари кешеләре булса да, үзләрен бер милләт – Табигать балалары дип саныйлар.

Табышуның башы

 

"Малые Ключи җир биләүчеләре җәмгыяте"нең (рәсми документларда шулай дип теркәл­гән) җитәкчесе Владимир Зайцев –элеккеге спортчы. Зур спорттан киткәч, Йошкар-Оладан Яшел Үзәнгә күчеп, янгын сакчысы булып эшләгән. Үзен ул тумыштан Табигать баласы дип саный. Кечкенәдән үк бөтен гаиләләре белән ел буе походка йөрергә яратканнар. "Мари Республикасында без булмаган елга, күл, урман калмады бугай, – дип сөйли ул. – Шул вакытларда ук урман уртасына китеп яшәргә хыяллана идем. Хыялымны Яшел Үзәнгә күчеп килгәч тормышка ашырдым: Идел буенда дача сатып алдым да ел әйләнәсе диярлек шунда яшәдем. Җирдә казына идем, кәҗәләр дә асрадым. Ләкин берзаман мине бу гына канәгатьләндерми башлады, кыргый табигать кочагына, буш яткан кырларга, урманга китәсем килде. Дачадагы күршем ул вакытта район хакиме урынбасары булып эшли иде, бу авылны ул күрсәтте. Килеп карадым да шунда ук гашыйк булдым һәм 2002 елдан бирле шушында яшим. Башта без хатынымның әнисе белән килдек бирегә, аннары улларым Владимир һәм Федор (биредә исемне бозып-кечерәйтеп сөй­ләшү юк) белән хатыным, аның әби-бабасы күчеп килде.

 

Берничә ел элек бирегә Владимирның апасының кызы Катерина да кунакка килә һәм, ошатып, яшәп кала. Йошкар-Ола пед­институтында укучы кыз баштарак бу төр тормышны кабул итеп бетерә алмый, бер ел яшәгәч кире кайтып китә, яңадан институтта укый башлый. Аннары инде бөтенләйгә күчеп килә. Сәер кызларның икенчесе – янә бер Катеринаның да үз тарихы.

 

Азнакай егете Альберт Сабитов исә Казанда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән. Югары белемле авыл хуҗалыгы белгече буларак, берәр колхоз авылында эшләп яки фермер буларак та ул, бәлки, начар яшәмәгән булыр иде. Ләкин егет фикердәшләрен, мәсләктәш­ләрен нәкъ менә биредә тапкан.

 

Без аның участогына килгән­дә, Альберт үзе казып ясаган күлдән түтәлләргә торф чыгару белән мәшгуль иде. Безнең белән эшеннән бер генә минутка да туктамый гәпләште. Минем: "Шундый чибәр, гөрнәдирдәй егет башың белән биредә ни югалттың?" – дигән соравыма: "Киресенчә, таптым, мине аңлаучы дуслар, фикердәшләр таптым, – дип җаваплады. – Яңа елда әти-әни янына кайтып килдем, шулкадәр жәлләдем шәһәрдә яшәүчеләрне: чабышалар, йөгерешәләр, һаман нидер җитми. Ә биредә берни дә кирәкми: акча да, байлык та, төрле күңел ымсындыргычлар да – рәхәт!"

 

Николай Карпов – музыка училищесының баян классын тәмамлаган мордва егете. Ул да башкалар кебек бу җәмгыятьне интернет аша тапкан. Бирегә җәйләрен биш ел килеп йөрсә дә, төпләнеп яшәвенә бер генә ел әле, әмма кире китәргә җыенмый. Әле шушы көннәрдә генә Саранск янындагы авылдан, кәҗәләрен, умарталарын төяп, абыйсы Сергей килеп төшкән.

 

Яшәү фәлсәфәсе

 

Ир-егетләр, кызлар белән аларның яшәү рәвешләре хакында озак сөйләштек без. Бәхәс­ләшеп тә алдык. Мәсәлән, мине 9 һәм 11 яшьлек малайларның мәктәптә укымавы гаҗәп­ләндерде.

 

 – Белемне мәктәптә генә бирмиләр бит, – ди Владимир. – Аларны укырга-язарга үзебез дә өйрәтә алабыз. Укый-яза, уйлый-фикерли, математиканы белсәләр, белемле булу чыганаклары күп ләбаса. Китаплар бар, компьютер, интернет, телевизор бар. Кирәк кадәрен шуннан алырлар. Ә болай миңа аларның мәктәп аттестатлары, дипломнары мөһим түгел, шушындагы эшемне, Табигатьне саклауны дәвам иттерүләре, картайгач, мине кайгыртулары кирәк. Ә бер мәртәбә мәктәпкә барырга талпыныш ясадык без. Ишек төбендә мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасарының (!) тәмәке тартып торганын күргәч, кире борылып кайтып киттек. Балаларны укытырга кирәк ансы, мин килешәм, ләкин илдәге мәгариф системасының бу рәвешендә түгел.

 

Озын чәч, сакал-мыек йөртү­гә дә аларның үз фәлсәфәсе: чәч ул ниндидер көчкә, сыйфатка ия, кешенең энергия чыганагын саклаучы әгъза-антенна ролен үти, димәк, аның белән теләсә ничек кыланырга ярамый, диләр.

 

Тукланулары да үзләренчә: ит, балык ашамыйлар, аракы эчмиләр, тәмәке тартмыйлар, ипине дә сирәк кулланалар. Авыл буйлап сүгенешеп тә йөрмиләр. Бар ашаганнары: кәҗә сөте (аларны ике-өч хуҗалыкта асрыйлар, сыер-сарыклар юк), эремчек, әчегән сөт, чи йомырка, бал һәм үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, табигатьтә үскән төрле-төрле үләннәр, гөмбә, төрле боткалар, яшелчә ашлары. Чәйләре дә төрле – үлән кушылмаларыннан. Төрле җиләк-җимешләрне әчетеп шәраб ("наливка" дип йөртәләр) ясыйлар, аны бәйрәм­нәрдә, кунаклар килгәч кулланалар.

 

– Тәнебез сау-сәламәт, акылыбыз камил булсын өчен Табигать-ана безгә барысын да бирә: белеп куллан гына. Ә шәһәр-авылдагылар, акчага сатып алып, ясалма, ягъни агулы ризык ашый, агулы су эчә, һава сулый. Хәзер бит бер генә натураль ризык та калмады, хәтта игенне дә агулап үстерәләр, пешергәндә нинди генә өстәмәләр кушмыйлар. Ите-тавыгы-балыгы да шул, колбасасы, конфеты да. Гомумән, табигый геннары үзгәртелгән ризык – чын агу ул. Шуңа күрә кемне генә алма – авырый, ир-атларның күбесе пенсиягә дә чыга алмый үлеп китә. Адым саен агу сатучы даруханә. Ә без исә натураль ризык кына ашыйбыз. Күрүегезчә, арабызда симезләр дә, авыручылар да юк. Малайлар да әнә төп кебек. Алар чын Табигать балалары: кайда нәрсә үсүен биредә гомер иткән карт-карчыклардан да шәбрәк беләләр.

 

Анысы хак, барысының да энергиясе ташып тора, кыяфәт­ләре тере, күзләре нурлы, карашлары мәгънәле.

 

– Безнең бер генә проблемабыз бар, ул да булса – юл, авылның инфраструктурасы мәсьә­ләсе, – диләр алар. – Асфальттан соң авылга кадәрге өч чакрымга сузылган басу юлын яз-көз айларында үтүе мең газап. Кыш көннәре исә дөньядан бөтенләй аерылып яшибез. Ярый әле телевизор, интернет, кесә телефоны бар. Берәрсе авырып китә калса, кычкырып үләрлек. Безнең бит әле бер яшьлек бәләкәчебез дә бар. (Авылда барысы өч кенә бала. – Л.Ф.) Менә шул мәсьәләдә авыл җирлеге житәкчеләре белән килешә алмыйбыз.

 

 Бу уңайдан Большие Ключи авылы җирлеге советы башлыгы Валентина Когогина белән элемтәгә кереп, аның фикерен дә ишеттек.

 

– Җаны теләгән елан ите ашаган дигәндәй, җирле халыктан бераз аерылыбрак торсалар да, ул Табигать балалары белән үзара дус яшәргә тырышабыз. Кайбер аңлашылмаучылыклар булгалый үзе. Узган ел, мәсәлән, авыл халкы белән бераз тарткалашып алдылар. Авылныкылар чия, алмагач, слива кебек җимеш агачлары үстерү яклы, алар өрәңге, чыршы утырта. Җимеш агачлары үссә, балалар өчен дә әйбәт бит инде, чит кеше бакчасына кермиләр. Юл мәсьәләсенә килгәндә, анысы – авыррак проблема. Республика менә берничә ел инде авылларны асфальтлы итү белән шөгыль­ләнә, киләчәктә, бәлки, бирегә дә килер.

 

Алар күбәү

 

Баксаң, фикерләү, яшәү рәвешләре буенча ялгыз түгел икән алар. Россиядә бу төр иҗтимагый хәрәкәт узган гасырның 90 нчы елларында үсеш ала. Аеруча Владимир Мегреның тайгада яшәү­че Анастасия турындагы "Россиянең чыңлый торган кедрлары" исемле китаплар сериясе басылып чыккач тарала ул. Хәзер инде андыйлар Украинада, Белоруссия, Кырым, Себер, Удмуртия, Мари Илендә, Белгород, Орел, Чиләбе, Оренбург, Пермь край-өлкәләрендә киң таралган.

 

Безнең Татарстанда да шактый киң җәелгән бу хәрәкәт. Мәсәлән, Алабуга районындагы "Красная горка" дип аталучы экологик бистәдә, Кама Тамагының Антоновка авылында (бу хакта газетабызның быелгы 13 май санында язылды), Әлмәт, Чаллы, Питрәч районнарында да шундый тормыш рәвеше алып баручылар бар. Безнекеләр шулай ук Мари Иленең Звенигово тирәсендәге экобистәне дә үз иткән.

 

Владимир белән Марат әйтүенчә, табигатьне яратучы бу сәер кешеләр, ел саен үз конференцияләрен оештырып, шунда аралаша-фикерләшә икән. Шулай ук кечкенәдән Табигать кочагында яшәргә хыялланып үскән Марат алар белән әнә бизнес эшләре буенча Түбән Новгородка семинарга баргач очраклы рәвештә танышкан. Быелгы конференция декабрь аенда Менжинский исемендәге клубта уздырылып, "Возрождение" дип аталачак. Шулай ук Россиядә дә бу төр конференция-очрашулар еш булып тора. Бүген алар, бер­ләшеп, нәсел биләмәләре турында Россия күләмендә закон кабул иттерүгә ирешмәкче. Үзләре турында Россия Президенты Д.Медведевның уңай фикерен ишеткәннәр инде.

 

Барыбыз да – Җир-ананыкылар

 

Дөресен әйткәндә, кайчандыр авылдан китеп, инде аны сагынып-саргаеп яшәүче, дача булдырып, 5-6 сутый җирдә казынучы, шәһәрдә яшәп-эшләсәк тә, авылга кайтып йорт җитке­рүче, ял көннәрендә генә булса да шундагы табигать белән хозурланып яшәүче, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче без үзебез дә сәер кешеләр түгелме соң? Табигать белән чып-чынлап берегеп яшәүчеләрдән аермабыз шунда гына: авылдагы йортта да безгә шәһәрдәге кебек уңайлыклар кирәк, туклануыбыз да, яшәү рәвешебез дә шәһәрчә. Ә алар Табигатькә якынрак, аның белән "син" дип сөйлә­шәләр, шуңа күрә дә безгә сәер булып тоелалар.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 95-96 | 27.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»