|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2011 Мәгариф
Үзе дипломлы, үзе наданБүген югары белем дипломы алган яшь белгечләр һәм илдәге кадрлар сәясәте өлкәсендә җитди упкын барлыкка килде. Мәгарифкә нинди бәя бирергә була? Мәгариф турында сөйләшкәндә иң элек мондый сорау куярга кирәк: үзенең бурычларын үтиме ул? Ә җавапны белер өчен белгеч, эксперт булырга кирәкми. Аның өчен шәһәрдәге ресторан-кафеларга, электроника җиһазлары, кәрәзле телефоннар сата торган кибетләргә кереп чыгу да җитә. Шунда эшләгән югары белемле яшь егетләр һәм кызлар армиясе илдәге һәм шулай ук безнең республика күләмендәге мәгарифкә дөрес бәя бирә.
Проблема нәрсәдә соң? Беренчедән, яшьләр бүген үзләренә туры килгән һәм шулай ук җәмгыятьтә ихтыяж булган һөнәрләрне сайламыйлар, менеджер, юрист, икътисадчы кебек белгечлекләр белән алданалар. Моның өчен аларны гаепләп тә булмый. Нәкъ менә шушы һөнәрләр зур казанышларга китерә дигән стереотип яши бүгенге җәмгыятьтә. Ә сәнәгать тармагы өчен кирәкле булган белгечләрнең хезмәт хакы исә түбән. Шуңа күрә күп кенә программистлар, инженерлар, химиклар, физиклар чит илгә китәргә мәҗбүр булалар һәм инде башка илләр файдасына хезмәт куялар. Безнең дәүләт хезмәт хакын фәнни, иҗтимагый әһәмиятне күздә тотып билгеләүче төпле программа булдырмыйча, бу проблема хәл ителмәячәк.
Икенчедән: әйе, алды ди студент дипломын. Ләкин ул моңа үз көче белән ирештеме? Хаклы рәвештә ияме ул аңа? Күпчелек вузларда, факультетларда зачетлар, имтиханнар, кагыйдә буларак, студентларның кесәсен бушата, ә мөхтәрәм мөгаллимнәрнекен, яшь буынга юл күрсәтүче данлыклы профессорларныкын исә калынайта. Әлбәттә, ришвәтчелекне берничек тә аклап булмый, тик шулай да моңа китерүче төп сәбәпкә дә күз йомып булмый. Ул – хезмәт хакының түбән булуы. Кызык, Казанда кайбер рестораннардагы официантлар да вуз укытучыларыннан күбрәк акча ала. Шундый шартларда мөгаллимнәрнең ничек ачуы чыкмасын һәм алар ришвәттән ничек баш тартсын?! Хезмәт хакы күләме исә турыдан-туры хакимияткә бәйле. Күрәбез ки, җаваплылык бер баскычтан икенчесенә күчә. Димәк, бу мәгариф дигән олы машинаның бер деталенең ашалуы гына түгел, ә тулаем бер механизмның эштән чыгып килүе. Ә мәгарифнең «йөртүчесе» – хакимият үз машинасын тиешле дәрәҗәдә карамый, аңа җитәр¬лек игътибар бирми. Нәтиҗәдә безнең арабызда дипломлы, ләкин зачет-имтиханнарын сатып алган, белемсез «белгеч»ләр күбәйгәннән-күбәя. Алар, үз белгечлекләре буенча эш таба алмыйча, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләргә мәҗбүр булалар. Ә мондый эш кешегә бернинди үсеш тә вәгъдә итми.
Өченче мәсьәлә. Әлбәттә, мәгарифнең артта калуы дәүләт сәясәтенең гаебе генә түгел. Бездә студентлар үзләре дә укуга тиешле игътибар бирмиләр. Бу аларның дәресләргә «галочка» өчен генә йөрүләрендә һәм шул ук имтиханнарны сатып алуларында яхшы чагыла. Югыйсә югары белем – киләчәгеңнең юнәлеш бирүчесе. Җилне кайсы якка истерәсең, үзең дә шул якка китәсең. Әле безнең илдә югары белем алуның бәясе чагыштырмача түбән, тырышучылар өчен бушлай уку мөмкинлекләре дә зур, моның да кадерен белергә кирәк. Чит илдәге университетларга, студентларга шаккатып карап торасың. Андагы вузларда аерым бер тормыш кайный. Студентлар, тырышып укудан тыш, дәресләрдән соң калып, укытучылары белән бергә төрле проектлар өстендә эшлиләр, яңа фикерләр, идеяләр кертәләр. Юк, алар барысы да күзлекле «ботаник»лар түгел. Ул студентлар шулай ук ял итәргә, күңел ачарга, төнге клубларга йөрергә дә яраталар. Ләкин югары белем алу – алар өчен иң әһәмиятлесе. Киләчәк тормыш нәкъ менә югары белемнән башланганын яхшы аңлый алар. Бездә андый нәрсә әлегә күзәтелми, университет үз ролен тулы рәвештә үти дип тә әйтеп булмый.
Гомумән алганда, бүгенге шартларда мәгариф илне төрле яклап үстерүгә юнәлтелгән яңа кадрлар әзерләү функциясен үтәми, ә күбрәк наданлыктан арыну дәрәҗәсендә генә эш итә. Әлегә аны терелтеп була, ләкин бу өлкәдә вакытында тиешле чаралар күрелми, җитди үзгәрешләр булмый икән, илнең якты киләчәге шик астында кала.
Илдар ГАБИДУЛЛИН |
Иң күп укылган
|