|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2011 Мәдәният
“Гашыйк Кәриб” тагы юлга җыена30 майда Казан шәһәрендә төрки халыкларның X “Нәүрүз” халыкара театр фестивале ачыла. Әлеге чара Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Россия һәм Татарстан Театр эшлеклеләре берлекләре, “Тюрксой” халыкара оешмасы ярдәме белән үткәрелә. Унынчы фестивальгә Россиянең тугыз төбәгеннән 550 катнашучының килүе көтелә. Фестивальдә утыз өч спектакль күрсәтелә. Әлмәт театры фестиваль кысаларында 1 июнь көнне Камал театрының зур сәхнәсендә “Гашыйк Кәриб” спектакле белән чыгыш ясаячак. “Гашыйк Кәриб”не уйнаучы артистлар төркеме фестивальнең беткәнен дә көтмичә, 1есе көнне үк Саратов өлкәсенә юл ала. Анда исә 2 июнь көнне Балаково шәһәрендә Россиянең кече шәһәрләр театрларының IX фестивале ачыла. Артистлар 5есендә “Гашыйк Кәриб” спектаклен уйный. Фестивальдә Росиянең төрле шәһәрләреннән килгән 12 театр чыгыш ясаячак, 7есе көнне җиңүчеләр билгеле булачак.
Хәерле сәфәрләр, матур чыгышлар телибез!
|
Иң күп укылган
|