|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2011 Мәдәният
Шамил Закиров: “Нәүрүз” театр фестиваленең дөньякүләм дәрәҗәдәге вакыйгага әйләнү мөмкинлеге бар”Быел Төрки халыкларның X халыкара “Нәүрүз” театр фестивале 30 майдан алып 3 июньгә кадәр вакыт аралыгында уза. “Нәүрүз” театр фестивален яратучылар бик күп. Төрки илләрдә аны бик хуплыйлар. Вакыт узу белән, аның дөньякүләм дәрәҗәдәге вакыйгага әйләнү мөмкинлеге бар”, - дип белдерде матбугат очрашуында Г.Камал исемендәге дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров.
Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев сүзләренә караганда, әгәр бу фестиваль моңа кадәр оешмаган булса, аны, һичшиксез, менә хәзер тормышка ашырырга туры килер иде. “Чөнки бүген халыкара этник элементлар Россиядә һәм бөтен дөнья күләмендә аеруча әһәмияткә ия. “Нәүрүз” театр фестивале халыкларның иҗади багланышлар гармониясен раслый, төркиләрнең милли үзенчәлекләрен җимермичә, театраль үсешен халыкара фестивальләр дәрәҗәсенә күтәрә”, - ди ул.
Төрки халыкларның халыкара “Нәүрүз” театр фестиваленең юбилей җыены - сәхнә сәнгатенең дөньякүләм зур театраль вакыйгасы. Унынчы фестивальдә төрки дөньяның күренекле драма, курчак һәм урам театрлары спектакльләреннән торган төп программадан тыш катнашучы кунаклар исемлеге артачак, киң халык катламнарын җәлеп итүгә зур басым ясалачак, фестивальдә катнашучы һәр төрки халыкның милли үзенчәлеген һәм иҗади хәзинәләрен чагылдырган театраль концертлар оештырылачак дип көтелә.
Фестивальнең төп максаты Россия Федерациясендә һәм аннан читтә яшәүче төрки халыкларның иҗади элемтәләрен ныгыту һәм театр мәдәниятларын үзара баету. Фестивальне Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге, төрки халыкларның мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү буенча “Тюрксой” халыкара оешмасы гамәлгә куйды.
Быел “Нәүрүз” театр фестиваленә 550 артист һәм кунак киләчәк. Алар арасында Германия, Япония, Төркия, Казахстан, Төркмәнстан, Молдова, Әзербәйҗан, Кыргызстан һәм Россиянең Якутия, Алтай, Тува, Дагыстан, Хакасия кебек өлкәләреннән театр труппалары бар. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый фестиваль башка бер җирдә дә уздырылмый.
Фестивальнең режиссеры Радик Бариев хәбәр иткәнчә, X “Нәүрүз” театр фестивале 30 майда Казанда төрки халыклар театрларының бәйрәм парады һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәйданында узачак зур концерт белән ачылачак. “Фестиваль Казан һәм Татарстан тамашачысы өчен оештырыла. Күпчелек тамашачы күрә алсын өчен, аның ачылышын ачык һавада уздыру максатка ярашлы булачак”, - дип хәбәр итте ул. Ачылышта һәр театр коллективы чыгыш ясаячак, алар Г.Камал театры янындагы мәйданда үз флагларын күтәрәчәк. Шулай ук анда дөнья музыкасы вәкиле, сихри тавыш иясе, якут җырчысы һәм артисткасы Степанида Борисова чыгыш ясар дип көтелә.
Фестивальгә махсус кунаклар - Лев Додин җитәкчелегендәге “Кече драма театры – Европа театры” (Санкт-Петербург ш.) һәм дөнья музыкасы вәкиле, сихри тавыш иясе, якут җырчысы һәм артисткасы Степанида Борисова чакырулы. Фестиваль тамашачыларын кырыктан артык драма һәм курчак театры спектакльләре, ачык һавада урам театрлары тамашалары, күренекле музыкантлар концертлары, дәрвишләр биюләре һәм күп кенә кызыклы театраль тамашалар көтә.
Шамил Закиров сүзләренә караганда, фестиваль спектакльләре видеоязмалар эксперт советы сайлап алган. “Бу фестиваль бөтен төрки дөньяның үзенә генә хас байлыгын күрсәтәчәк”, - дип саный оештыручылар. Татарстанның да барлык театр коллективларын фестивальдә катнаштыру максаты куелган. Фестивальне оештыруда республика дәрәҗәсендә ярдәм зур булган.
Фестивальгә билетлар моннан ике атна элек сатыла башлаган. Алар якынча 80-300 сум тора. Лев Додин җитәкчелегендәге “Кече драма театры – Европа театры” (Санкт-Петербург ш.) спектакльләренә билетларны мең сумга кадәр алып булачак. “Безнең максат – акча эшләү түгел, Казан халкына төрки халыкларның спектакльләрен күрергә мөмкинлек тудыру”, - диде театрның әдәби-драма өлеше җитәкчесе Н.Игъламов.
Спектакльләр постановкаларны куючыларның туган телендә барачак, рус теленә тәрҗемә ителәчәк.
Фестиваль ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мирный бистәсендәге базасында тантаналы рәвештә ябылачак. Бу уңайдан театраль Сабантуй үткәрелеп, көрәштә җиңгән батырга автомобиль бүләк ителәчәк.
Римма ГАТИНА |
Иң күп укылган
|