поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.05.2011 Җәмгыять

Татарстан Республикасы прокуроры Кәфил ӘМИРОВ: Бозы эрер, салкыны калыр...

– Сезнең исемегез бик үзенчәлекле. Әти-әниегез тапканмы, мулла кушкан исемме?

 

– Әтием коммунист иде, колхоз председателе. Шуңа күрә нинди мулла катнашсын инде бу эшкә?! Ул вакытта партиянең көчле заманы, әти-әни үзләре тапкандыр. Аның мәгънәсе – башкаларны кайгыртучы.

 

– Кайбер сәясәтчеләребез дошман эзләү белән мәшгуль. Сез аларга ничек карыйсыз?

 

– Дошманны кем эзли? Эшләмәгәнен кемгәдер сылтарга теләгән кеше. Үзең яхшы эшләсәң, дошманың булмый инде.

 

– Әмма илебез яхшы яши дип мактана алмыйбыз...

 

– Аллага шөкер дияргә кирәк. Башкалар безгә караганда начаррак яши.

 

– Сезне Камал театрындагы барча премьераларны карап бара диләр. Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлары”н карадыгызмы? Гаяз Исхакыйның “Курчак туе” нинди тәэсир калдырды?

 

– Бөтен спектакльләргә йөри алмыйм, чөнки вакыт җитми. Янә шунысы бар: журналистларга үз фикеремне әйтмим. Чөнки минем сүзне прокурор бәясе дип кабул итүләре, борчылулары бар. Әле дә үземне битәрләп йөрим: Марсель Сәлимҗанов үз вакытында “Идегәй” дастаны буенча спектакль куйган иде. Ул миңа ошамады. Чөнки ул бик сузылган, төп фикере аңлашылмый кебек тоелды миңа. Чапаннарын җилфердәтеп йөгереп йөриләр шунда. Дөрес, декорацияләре бик яхшы, бик бай. Шулкадәр акча түккәннәр дип уйладым. Ләкин дастанның төп мәгънәсен залга җиткерергә камаллыларның сәләте җитмәде. Шул спектакльдән соң театр директоры белән яныма, кабинетыма килгән иде Марсель Хәкимович. “Ошадымы?”, – дип сорый. Мин әйтәм: дөресен әйтергәме , алдаргамы? “Дөресен әйт”, – ди. Ошамады, дидем. Шуннан соң ул ничектер сүрелеп, бөрешеп китте. Театрда сверхзадача диләр бит инде. Монда нинди сверхзадача куелган соң? Мин аны күрмәдем, дигәч, ул бик күңелсезләнде. Шул сөйләшүдән соң, тагын бер премьера карагач, начар булса да мактарга кирәк әле, дип күңелемә беркетеп куйган идем. Ләкин тормыш миңа андый мөмкинлек бирмәде. Ул бу дөньядан китеп барды. Бу очрактан соң, күңелдә бер төер калды. Бозы эрер, салкыны калыр, дип әйтәләр бит әле. Шуңа күрә үз фикеремне әйтмим.

 

– Чиновникларыбыз керемнәре хакында декларацияләрен тапшырып бетерде бугай инде. РФ Генпрокуроры Юрий Чайканың әйтүе буенча, 41 мең декларациядә төгәлсезлек күп икән. Хәтта чиновникларның кайберәүләре декларация тутыруны кирәксез эш дип исәпли ( “Известия” газетасы шулай дип яза). “Гаепле”ләрне җәзага тартмагач, төгәл генә әйткәндә, законнарда чиновникларның банк счетлары, күчемсез милекләре турында мәгълүмат алу мөмкинлеге тәгаенләнмәгәч, декларация тапшыру күз буяу гына булып чыга түгелме соң?

 

– Минемчә, декларация тутыру барыбер кирәк. Хөкүмәт эшендә эшләүчеләрне мондый таләп барыбер ниндидер кысада, дисциплинада тота. Аннары кеше шаяра икән, барыбер декларация буенча сизелә: фәлән миллионлык йорт сатып алгансың икән, моңа акчаны кайдан таптың, хезмәт хакың миллион ярым сум түгел бит. Ләкин икенче нәрсә бар: уйлап бетермичә, хата җибәрәләр. Декларация белешмәсендәге сораулар шактый четерекле язылган.

 

– Коррупцияне җиңә алмаган, откатлар, ягъни ришвәт 75-80 процентка җиткән дәүләтнең киләчәге бармы?

 

– Менә 75-80 процент дидегез. Кайдан алдыгыз бу санны?! Дөрес түгел бу. Вазыйфам буенча беләм: бик күп тикшерү эшләре минем аша уза. Иң зур откат, ришвәт 20 процент. Без мондый эшләр өчен җаваплылыкка тартабыз. Әгәр ришвәт 80гә җитсә, калганына бернәрсә дә эшләп булмый бит. Моны белмәгән кеше генә әйтә. 10-20 процент: чынбарлыкта шулай.

 

– Сезгә фотография җене кагылган диләр. Альбомыгызны да күрдек. Прокурорлыктан киткәч, җиң сызганып бу эшкә алынырга уйламыйсызмы?

 

– Җен кагылудан Алла сакласын. Минемчә, бу тискәре мәгънәдә әйтелә торган сүз. Дөрес, фотография белән шөгыльләнәм. Чөнки көн буе җинаятьчеләр, “усал” журналистлар белән очрашкач, өйгә кайткач, һаман эш турында уйлап утырмыйсың инде. Кайвакытта башка шөгыльгә алынасың. Фото сәнгате хакында шуны әйтә алам: төшерүчеләр күп ул. Ә менә иң кирәкле кадрны күрә белүчеләр аз. “Гадәти кеше” игътибар итмичә узып китә торган мизгелне фотохәбәрче тотып ала белергә тиеш. Яхшы сурәтне күргәч, фотоаппарат тоткан “гадәти кеше”, кара, мондый матурлыкны ничек күрми калдым икән, дип гаҗәпләнерлек булсын.

 

– Сез еш кына ТР Дәүләт Советы сессияләрендә Татарстан законнарының РФ законнарына туры килеп бетмәве турында белдерәсез. Шул ук вакытта РФ законнары үзләре дә каршылыклы. Әйтик, РФнең төп законы – Конституция буенча һәркем туган телендә гомуми урта белем алырга хокуклы. БДИ кертеп, дәүләт теле имтиханнарын урыс телендә генә тапшыру мәҗбүрияте, мәгариф стандартларындагы милли-төбәк компонентын юкка чыгаручы 309 нчы закон гамәлдә бу хокукны юкка чыгара. Нишләп РФ Конституциясе бозыла?

 

– Юк, бу сүзегез дөрес түгел. Әллә белеп тә Сез провокацион сорау бирәсез инде. Мин бу дәгъваны тикшердем. Бу хакта Президентка да яздым. Мәктәпләрдә урыс һәм татар телләрен укытуга сәгатьләрне бертигез бирәләр. Әмма бер үк вакытта мәгариф министры почмакта посып утыра. Мулла мәчесе кебек: “Анда сугышсыннар, без монда тыныч кына утырыйк” – диләр, күрәсең. Иң беренче чиратта министрлык халыкка аңлатырга, аңламаслар борчылырга тиеш. Аларның гамендә дә юк. Халыкка җитәрлек аңлатмаганга, сезнеке кебек сораулар туа.

 

– Сезне Казан шәһәре тарихы, башкалабызның күренекле кешеләре язмышы да кызыксындыра. Бу эшкә ничек алынырга булдыгыз? Моңарчы язылган китаплар канәгатьләндермәдеме?

 

– Бу сорау да дөрес түгел. Моңарчы язылган китаплар канәгатьләндермәде дип мин берничек тә әйтә алмыйм. Кеше ни өчен яза? Әүвәл кызыксынып китә, аннан үзе белгәнен башкаларга җиткерәсе килә. Мине хәтта хаталы китаплар да канәгатьләндерә. Чөнки кеше үзенчә тырышкан. Мин дә Казан тарихы, кешеләре белән кызыксынып китеп, шактый материал җыйдым. Бу хакта башкалар да белсен дип, белгәнемне китап итеп чыгардым.

 

– Язмаларыгызны беренчеләрдән булып укыган кешеләр нәрсә әйтә? Хата табуга, төзәтүгә ничек карыйсыз?

 

– Бик уңай карыйм. Мин башта үзебезнең хезмәткәрләргә күрсәтәм. Әгәр 5-6 җирдә хата таба яисә килешми икән, миңа андый кеше ошый. Әһә, бу яхшы кеше икән, язмамның яхшырак булуын тели икән дип уйлыйм. Бездә бер егет бар иде. Мин аңа бер язмамны бирдем. 20 минуттан 120 битле хезмәтне кире кертте бу. “Бик әйбәт, шәп булган”, – ди. “Чыгып китә аласың. Мондый тупас ялагайлану узмаячак”, – дидем. Шуннан соң ул егеткә карашым үзгәрде. Әгәр кеше күзеңә карап хатаңны әйтә икән, мин андый кешене зурларга тырышам. Беренчедән, ул курыкмыйча әйтә. Икенчедән, үз фикерен белдерә. Үз фикерен әйткән кешегә ышанырга, таянырга була. Әгәр күзеңә карап, күзеңнән җавап эзләп әйтәләр икән, андыйларга таянырга ярамый. Андый кеше – начар кеше. Бигрәк тә безнең профессиядә. Безнең эштә һәр кеше үз фикерен әйтергә, үз сүзендә торырга тиеш. Җыелыш уздырганда, мин әүвәл башкаларның фикерен сорашам, аннан соң гына үз фикеремне әйтәм. Кем беләндер килешергә, килешмәскә мөмкин, әмма үз фикерен әйтү – кешенең бик яхшы сыйфаты, минемчә.

 

– Сезнең “Сәйдәш аланы” дигән буклетыгыз да дөнья күрде.

 

– Бу шәхес бик талантлы кеше булган. Авыр тормыш кичергән. Әгәр дә үз заманында аңа үсәргә мөмкинлек биргән булсалар, аны хәзер бөтен дөнья белер, зурлар иде. Дөрес, хәзер дә зурлыйлар. Тик белмичә. Әйе, аның музыкасы, маршлары даими яңгырап тора. Бигрәк тә парадларда аның музыкасы яңгырамый калмый. Ләкин даими кырын караганга, җәберләп торганга ул әллә-ни үсеп китә алмаган. Шулай да аның талантына чын бәя бирелмәгән әле. Мин аның улын белә идем. Ул судта эшләде, юрист иде. Без аның белән яхшы мөнәсәбәттә булдык, кайвакыт ачылып китеп сөйләшә идек. Гөнаһ шомлыгына каршы, андый очрашулар күп булмады. Аның иҗатына сокланып, мин ул ял итәргә яраткан Кызыл Байрак авылына барам. Шуның өчен журналистлар белән ул китапчыкны чыгардык та.

 

– Бер Казан газетасында, суверенитет турында сүз чыккач, Питрәч районы Татарстаннан аерылып чыга алмаган шикелле, Татарстан да Рәсәй Федерациясеннән аерылып башка чыга алмый инде, дигәнрәк фикер әйткән идегез. Мин тагын да кечкенәрәк масштабка төшеп, мондыйрак мисал китермәкче булам. Үз вакытында Елховой авылы Чирмешән районыннан чыгып Әлмәт районы составына кергән иде. Дөньяда булмастай эш юк, минемчә.

 

– Шәкүр каракның туган авылы Чүти 1924 елга чаклы Чуашстанда иде. Әмма 1924 елны Татарстанга күчте. Сез әйткән очрак та гадәти бер хәл, минемчә. Сез ул язмадагы минем фикерне дөрес аңламагансыз икән. Сорауны болай бирү дә дөрес түгел. Мондый сорау-дәгъваларны журналистлар миңа еш бирә. Сез Татарстан законнарын нигә ватасыз, кыркыйсыз, янәсе. Әгәр Чүпрәле районы Татарстан законнарына буйсынмый торган карар кабул итә икән, нишлибез? Ул карар юкка чыгарылырга тиеш, дибез. Шул ук Питрәч районы, без үз законнарыбыз буенча яшибез, Татарстан законнарына буйсынмыйбыз, дисә, район җитәкчеләрен тәртипкә чакырабыз. Ни өчен законнарны үзгәртәбез соң? Әгәр Татарстан матур, тату яшәсен дисәк, барча районнары бер законга буйсынырга тиеш. Шулай ук илебездә дә бөтен субъектлар Рәсәй законына буйсынырга тиеш. Закон дөрес түгел икән, сораулар, дәгъвалар куеп үзгәртегез аны. Конституция андый мөмкинлек бирә.

 

– Хокук саклау, иминлек җәһәтендә мәкаль-әйтемнәрне җыеп, бер китап чыгарган идегез. Шунда үзегезгә иң ошаганы кайсысы булды?

 

– Ул сүзне миңа әни әйткән иде. Улым, синең эшең кеше алдында чыгыш ясый торган. Сүзне әйтер алдыннан чәйнәп тәмен бел. Әгәр әчесе тел төбендә кала икән, ул фикерне әйтмә. Аны кеше дә шулай кабул итәр, сиңа хәтере калыр, дигән иде ул. Шуңа күрә мин әйтер алдыннан сүзнең тәмен тоеп карыйм. Кешеләр, моның фикере таралып китте ахыры, әйтер сүз таба алмый, дип уйларга мөмкин. Ә мин ул вакытта, тәмен белер өчен, сүзне чәйнәп карыйм.

 

– Дошманнарыгыз бармы?

 

– Дөнья. Дошмансыз кеше булмый ул. Ни өчен дисәгез якын дусларым бик сирәк. Мәктәптә, институтта бергә укыган дуслар. Ә инде эшли башлагач, әллә ни дуслашып булмый. Таныш кешеләр – ярты республика. Алар белән яхшы мөнәсәбәттә. Очрашабыз, сөйләшәбез. Аннары минем профессиям дә шундый. Дус булырга теләүчеләр күп. Шактый кеше якынаерга тырыша. Ләкин андыйларны бик якын җибәрергә кирәкми. Чөнки чиста күңелле, ихлас булмавы бар. Минемчә, дошманы булган кеше – бәхетле кеше. Чөнки тагын да тырышырга, яхшырак эшләргә мәҗбүр буласың. Дошманнарга бирешмәскә, аларны сөендермәскә кирәк дип уйлыйсың. Ә дошманы булмаган кеше йоклап йөри, иренә.

 

– Булган мөмкинлекләрегезнең, потенциалыгызның ничә процентын тормышка ашырдым дип уйлыйсыз?

 

– Бик әзен. Бу мактанып утыра дип уйламагыз. Машинада барганда радиода музыка уйнаганын тыңларга яратмыйм мин. Машина йөртүчеләр белә: радионы сүндереп куя. Чөнки ул вакытта мин уйланып барам. Әйтик, җыелыш ничегрәк узар, ниләр әйтермен. Тормыш ахырына якынлашып бара: ниләр кылдың, ниләр булдырдың, нәрсә булдыра алмадың?! Минемчә, әле күп нәрсәне булдыра алмадым. Вакытым җитмиме, башка сәбәпләр бармы... Яшьлегең, көчең булганда, акылың, тәҗрибәң булмый. Ә менә картайганда сәламәтлеккә туймый башлыйсың, көч җитеп бетми. Шуңа күрә, аһ, тегене, моны эшләргә кирәк, дип уйлыйсың. Иҗат өлкәсендә дә шулай. Шуңа күрә мин бер дә читенсенмичә әле эшлисе эшләр – дөнья, дим.

 

– Башкалабызда, бигрәк тә шәһәребез үзәгендә йорт янына йорт салалар. Балаларга уйнар урын калмый. Кечкенә бакчалар юк ителә. Әйтик, “Идел-пресс” нәшрияты янәшәсендәге Солдат урамындагы кечкенә бакчаны юк итеп ун катлы йорт салып куйдылар. Волгоград урамындагы агачлык юк ителеп, машина кую урынына әверелдерелде. Инде Черек күлне бетереп, машина кую урыны ясамакчылар дигән сүз йөри. Прокуратура бу башбаштаклыкка чик куя аламы?

 

– Кайвакыт халыктан, яныбызда үскән агачларны кисәләр, бакчаларны бетерәләр, дигән дәгъвалар килә. Андый зарларны без район, шәһәр җитәкчеләренә юллыйбыз. Проект-план бозылмасын дигән теләгебезне җиткерәбез. Ә менә Черек күл җәһәтендә мин бу дәгъваны Президентка җиткердем. Нигә машина кую урыны ясамакчылар икән? Ул – шәһәр үзәгендәге бер яшел урын. Аны да бетерергә җыеналар икән, ишеттегезме, дип сорадым. Президент минем алдымда күрсәтмә бирде. Шәт ул бакчага кагылмаслар. Сезнең бу соравыгыз дөрес булды. Чынлап та, күп ваталар, җимерәләр, юкка чыгаралар. Мондый кешеләр – шәһәрне яратмаучылар. Алар – маңкорт. Чыңгыз Айтматовның бик мәгънәле сүзе бу. Узар вакыт – һәр нәрсәгә тиешле бәя бирелер. Ул чакта, хәзерге көннәрне искә төшергәндә, шушы матур Казаныбызны бетерүче, аның йөзен үзгәртүче кешеләрне дошман дип чутларлар, минемчә. Әгәр дәүләт тарафыннан сакланырга тиешле тарихи биналар җимерелә, ватыла икән, закон бозыла дип, без “кысылабыз”, дәгъва белдерәбез, җавапка тартабыз. Былтыр шул җәһәттә җиде эшне судка җибәрдек. Ләкин прокуратура бөтен нәрсәне хәл итә алмый. Гөнаһ шомлыгына каршы, безнең мөмкинлекне кисеп кенә торалар. Шуның өчен кешеләр үз фикерен, кухняда, ишегалдында гына әйтмичә, шәһәр җитәкчеләренә, Дәүләт Советына, Президентка җиткерсә, тәртип күбрәк булыр иде, минемчә.

 

– Нурлатта 500 кешелек ТР Эчке эшләр министрлыгы гаскәре 3 кешене юк итүе җәмәгатьчелеккә аңлашылып бетмәде. Аларны юк итмичә, кулга алып, бөтен серләрен әйттереп, телләрен чиштереп булмый идемени?

 

– Була иде. Әгәр Сез беренче рәттә, милицияне артта калдырып, алар янына барсагыз, егетләр, автоматларыгызны куегыз, милициягә бирелегез, дип үгетләсәгез. Хәзер, аларны үтермәскә, кулга алырга кирәк иде, дип әйтүе җиңел ул. Үзләре аткан вакытта, ничек аларга атмыйсың инде?! Атышуны алар үзләре башлады, милиция түгел. Сугыштан соң йодрык болгамыйлар, диләр. Коралыгызны ташлап, бирелегез! дип әйтелде бит аларга. Алар моңа ату белән генә җавап бирде. Монда милицияне гаепләргә бернинди дә нигез юк. Алар үз вазыйфасын үтәде. Бер битеңә сукканда икенче битеңне куеп торып булмый бит. Җәмгыятебезнең иминлеген кайгыртырга кирәк. Алар урамга чыгып, гади кешеләрне ата башласа?!

 

– Минтимер Шәймиев, яшь чагымда прокурор булырга хыялланган идем, дип язган иде. Сез балачакта кем булырга хыялландыгыз? Тормышка ашмаган хыялыгыз бармы?

 

– Башта үсәргә, балигъ булырга хыялландым. Аннан соң иң рәхәт көннәрем артта калган икән дип уйладым. Мәктәптә укыганда тарих укытучысы буласым килгән иде. Ул вакытларда күп кеше шулай уйлый иде. Аннан соң, газеталарда яза башлагач, журналист булырга ниятләдем. Аннары, имтихан тапшырып, театр училищесына кердем. Ләкин тормыш төзәтмәләр кертте – юрист булдым. Әгәр кабат һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, кем булырга теләр идегез, дип сорау бирә гадәттә журналистлар. Мин бу эшне беләм инде. Мөгаен, башка тармакны белү өчен, бүтән юнәлеш сайлар идем. Дөрес, мин бер институтта укытам. Еш кына мәктәпләрдә укучылар белән очрашам. Мәктәп укучылары өчен дәреслек тә яздым. Алар хәзер шул дәреслек буенча укый. Үзеңчә тормышны үзгәртергә, кызыклырак итәргә тырышасың инде. Гомумән, мин мәктәпкә бик рәхмәтле. Мәктәп мине кеше итте. Укытучылар бу зур дөньяга чыгарды. Әгәр әти-әнием тапкан, баккан икән, укытучылар югары дәрәҗәгә күтәрде. Укытучыларны иң изге, иң күркәм кеше дип исәплим. Укыту бер дә җиңел түгел. Хәзер күрәм: үскән, акыллы кебек күренгән егетләр дә тәртип боза, иренә, дәрескә, имтиханга әзерләнми килә. Кечкенә балалар исә әле олы тормыш юлына аяк кына баскан. Ходай укытучыга сәламәтлек, түземлелек бирсен. Быел мәктәпне тәмамлавыбызга 45 ел тула инде. Мин үзем мәктәпне Удмуртиянең Алнаш районында тәмамладым. Без үз укытучыларыбызны эзләп табып очрашып, булдыра алганча ярдәм итеп торабыз.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 91 | 24.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»