• 20.02-20.01 17:00. "Утка очкан күбәләктәй..." (Премьера), Тинчурин театры
  • 28.02 "Хикмәт әкиятләре" (6+). Кариев театры. 18:00
  • 06.03-08.03 "Ак чәчәкләр кебек..." (12+) ПРЕМЬЕРА! Кариев театры, 18:00
  • 10.03 Әлмәт Татар дәүләт драма театры гастрольләре. "Кибет" (18+). Кариев театры, 12:00 һәм 18:30
  • 18.03 Айдар Галимов. Ленин клубы. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Февраль
  • Раил Гатауллин - җәмәгать эшлеклесе
  • Шәмсия Җиһангирова - шагыйрә
  • Камил Сәгъдәтшин - журналист
  • Юныс Әхмәтҗанов (1927-1984) - аш-су остасы
  • Хөснулла Вәлиуллин (1914-1993) - композитор
  • Казанда Дементьево урамы 31дэ булмэ арендага бирелэ хакы 8000сум.89178593518 ватсапка языгыз.
  • Актанышта тозелеш объектына монолитчиклар, каменщиклар хэм торле эшкэ кешелэр кирэк. 89376209888
  • Актанышнын узендэ/якын-тирэ авылларда 6 айга торырга квартира яисэ ой эзлим. Чисталык хэм вакытында тулэп баруны гарантиялим. 89376209888
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Продаю земельный участок (ИЖС) площадью 4.47 соток в поселке Вознесение на ул. Вишневая. Кадастровый номер: 16:50:270238:293 Все коммуникации: газ, вода, электричество. Центр поселка, рядом остановка 68 автобуса, асфальтированная дорога до участка, развитая инфраструктура - поликлиника, детский сад, магазин, дом культуры. Улица жилая, заселенная. Хорошие, добропорядочные соседи. Участок проверен на красные линии, охранные зоны и обременения. Все документы готовы. Продажа от собственника. 8-9173-9597-53
  • Казан шэхэре Приволжский районы,Дубравный 2Д урамында бер булмэле квартирга озак вакытка, начар гадэтлэре булмаган кеше кертэбез шалтыратыгыз 8:00-22:00 кадэр!!89274289028
  • Казанда грузчик,Газель хезмэте курсэтэбез. 24/7.89196271171
  • Актанышский район. с Актаныш продается 2-х комнатная квартира в экологически чистом районе. На 2-м этаже 2-х этажного панельного дома.Квартира просторная и светлая. Уютный двор. Замечательное месторасположение дома, рядом рынок, баня, множество магазинов. тел: 89872134146
  • Апас районы Иске Энэле авылында йорт сатыла. Тел. 89393045137 Рамиля.

 
 

 
Архив
 

               

23.05.2011 Җәмгыять

Гонорар – карар, китап - пиар көтә...

Татарстан Язучылар берлегенең әдәби ел йомгаклары кысаларында “Балалар әдәбиятының торышы һәм үсеш перспективалары” дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырылды. Төп игътибар балалар әдәбиятына юнәлтелде. Бер үк вакытта чарада катнашучылар язучыларны борчыган гомуми проблемаларны искә төшерергә дә җай таптылар.

“Каләм хакы” кайчан артыр?

 

Шагыйрь, язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов берлекнең 2010 елның маеннан алып, хәзерге вакытка кадәрге эшчәнлеге белән таныштырганда “каләм хакы” мәсьәләсен читләтеп узмады. Хөкүмәтнең гонарарлар турындагы карар кабул итүен инде каләм әһелләре түземсезләнеп көтә. Әдәби басмаларда эшләүчеләр, язучылар, шагыйрьләр арасында гонарар арта икән, дигән сүзләр күптән йөри. Алар Шигърият бәйрәмен акча проблемасы берникадәр хәл ителү шатлыгы белән каршы алырга җыенганнар иде. Әмма, берлек рәисе сүзләреннән аңлашылганча, әлегә бу яңалыкны көтеп кенә иҗат итәләр. Әлбәттә, еллар дәвамында язылган китап яки бүгенге рухи байлыгыбыз сагында торучы әдәби журналларда, газетларда дөнья күрүче әсәрләргә түләнә торган “каләм хакы” иҗат итәргә этәргеч бирүдән бигрәк, кимсенергә мәҗбүр итә. Казан уртасында туп типсен өчен генә безгә әллә кайлардан, миллионнар түләп спортчылар табып алып кайталар. Каләм әһелләрен, әйтерсең, шушы үз җиребез, халкыбыз өчен тагын да канатланып иҗат итсен, рухый байлыгыбызны кайгыртсын өчен баетырга куркалар. Ә бит монда баю турында сүз алып барылмый да. Аларга акча бүген, баерга түгел әле, иң беренче чиратта бераз ныгыр һәм мескенләнмәс өчен кирәк.

 

Шушы ук мәсьәләгә язучы, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү бүлегенең баш белгече Галимҗан Гыйльманов та үз чыгышында тукталды. Аның сүзләре өметне арттырды һәм көтү озакка сузылмауга ишарә булды кебек.

 

Ул: “Язучы җәмгыятьтән аерым яши алмаган кебек, әдәби иҗади процесс та хакимият ихтыярыннан һәм сәяси вәзгыятьтән башка үсә һәм үзгәрә алмый”, - дигән хакыйки сүзләрне җиткерде. Хөкүмәт тарафыннан иҗат әһелләре көткән карарга шушы көннәрдә кул куелачагы һәм гамәлгә керәчәге турында хәбәр әйтте.

 

Онытып бетермәсеннәр дисәк...

 

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин берничә сәгатьтән Сингапурга эшлекле чарада катнашу өчен очарга тиеш булса да фәнни-гамәли конференциянең башында катнашты. Әлбәттә, ул язучыларны ахырга кадәр тыңлап бетерергә өлгермәде. Аның каравы үзе алар алдында иң зур сорауны калкытып – шуңар җавап биреп киткәндәй булды. Ул җиткергән фикерләрдән чыгып чамалаганда, сөял мондыйрак: “Нигә язучыларны һәм аларның әсәрләрен белмиләр?”

 

Министр фикеренчә, моңар беренче сәбәп – җитәрлек дәрәҗәдә очрашулар үткәрелмәү. “Мәктәп еллары искә килеп төште. Мәктәптә укыганда җырчылар, язучылар һәм бүтәннәр киләләр, без аларны белә идек. Бу форма минем өчен икенче мәктәп булды. Миңа бик күпләрне белергә һәм аларның әсәрләрен өйрәнергә этәрде. Хәзер мәктәп укучыларыннан, туганнарымнан сораштырам, андый очрашулар юк дип әйтергә була. Әсәрләрне, язучыларны сорыйсың - белеп бетермиләр. Очрашуларны күбәйтсәк яхшы булыр иде. Җыелышлар, конференцияләр дип әйтимме, барысы да кирәк. Безне бит онытып бетерәчәкләр”, - диде ул.

 

Икенче сәбәп – “Китап чыга, әсәрләр басыла, җыентыклар дөнья күрә, ә без аларны күрсәтә белмибез шикелле. Нишләптер, соңгы елларда яңгырарлык китап чыккан турында сүз ишетмәдем, бәлки читтәрәк йөргәнмендер”.

 

Әлеге сүзләр татар язучысына, китабына реклам, махсус оештырылган пиар җитмәгәнне тагын бер кат искә төшерү булды. Чит илләрдә яңа китапны укытыр өчен чыкканчы ук зур акчалар түгелеп, әллә нинди акцияләр уздырыла. Ә бездә китап басылу укучылар өчен вакыйга буларак тәкъдим ителми, ул язучының иҗат биографиясен тулыландыра торган бер пункт кебек кенә кабул ителә. Тик реклам, пиар оештыру эшен каләм иясенә мәҗбүри тагып булмый, гарчә ул төп рольне башкарса да. Татар китабын, язучысын таныту уңаеннан “Яңа гасыр” каналында, аннары газет-журналларда, интернет сайтларда татар әдәбиятына, китабына багышланган махсус финансланган яңа тапшырулар, рубрикалар йөзәрләгән ачылса да урынлы гына булачак.

 

Министр залда өлкән язучыларыбыз белән бергә шактый санда яшьләр күренүенә игътибар юнәлтте. Очрашулар, таныту дигәннән, менә шуларны төрле төбәкләргә, чит шәһәрләргә бер-ике көнлек кенә түгел, иҗади материал туплар өчен атналык командировкаларга юлларга кирәк. Иҗатларында тормыш күрмәгән каләм эзе тизрәк җуелыр, язарлык “запас”лары да артыр иде. Миңа калса, алар иҗатына моннан да зуррак теләктәшлек булмастыр.

 

Җыелышта министрның үзенә сорауларны бирергә өлгермәгәнгә артык кайгырырга кирәкмәс. Берлек кулга-кул тотынышып эшли торган орган бит ул, соңгы очрашулары түгел.

 

Һәр язучының үз энергетикасы

 

Бүгенге көндә йөзләгән татар китаплары дөнья күрә, шуңа күрә зарланып утыру әллә ничек, сәер тоела. “Шулай да бер теләк сүз әйтәсем килә. Коллектив җыентыклар белән бергә аерым авторларның да китапларын күбрәк нәшер итәсе иде. Чөнки һәр авторның үз йөзе, үз сүзе, үз энергетикасы”, - диде язучы Ркаил Зәйдулла. Моннан тыш ул үз чыгышында әдәбият белгечләрен барлады. “Татарстан китап нәшриятының әдәби мираска мөнәсәбәте сөендерә. Соңгы бер-ике елда Х. Туфанның - 5, Һ. Такташның - 3, Г. Камалның - 3, Н. Исәнбәтнең - 3 томлыгы, М. Гафуриның сайланма әсәрләре дөнья күрде. Тукайның 6 томлыгыннан 2 се кулга килеп иреште. Сугышка кадәрге язучыларның әсәрләре “Каһарман каләме” дип аталган китапка тупланды. Бай мирасыбызның халыкка кайтуы сөендерә, билгеле. Бу сөенечкә күләгә төшерәсе дә килми. Ләкин әйтмичә дә ярамый. Бу басмалар, Хәсән Туфан томлыкларыннан кала, күптәнге гамәлләрнең нәтиҗәсе. Бүген безнең Тукайны яңача шәрехләрлек белгечләребез дә юк. Әдәбият институтында берничә текстолог утыра. Алар нәрсәгә генә өлгерсен?! Шул ук вакытта бездә дистәләгән фән кандидатлары бар”, - диде ул. Димәк, язучы әдәбият белгечләреннән яңа сүз, анализ, караш, әдәби-фәнни эш көтә. Аның теләге шунда ук “тормышка ашты”.

 

Конференциягә тел, әдәбият белгечләре килгән иде, берничәсенә сүз бирелде. Тик чыгышын “җитди сөйләмим” дип башлаган яшь галимәдән ни көтәсең?! Аның чит ил әдәбияты казанышларын ярты сәгать данлавын тыңларга мәҗбүр булган язучылар ничарадан бичара калып утырдылар. Чит илнең “былтыргы” казанышлары аша бүгенге татар балалар әдәбиятына күз салу үзе үк мантыйкка сыймый бит. Хет хәзерге казанышлары белән чагыштырсын иде. Ә Ркаил Зәйдулла китаплары чыгуны зур вакыйга буларак телгә алган Гүзәл Мөхәммәтшина, Лилия Гобәйдуллиналарны укыганы бармы икән аның?! Алар “Пинокио маҗаралары”н язмасалар да үзебезнекеләр бит. Яшь галимнәргә чыгыш ясар алдыннан бераз сүзне кыскарак тотарга, әдәбиятыбызга чит ил язучыларының иҗатлары аша түгел, киресенчә, башкаларга үзебезчә карарга өйрәнү кирәктер инде.

 

Ә менә тәнкыйтьче Равил Рахмани сүзләрен күпләр колакларына чорнап утырганнардыр дип ышанасы килә.

 

Язучылар җыелышында яңгыраган фикерләргә көтелгән кайтавазларны киләсе көннәр алып килер. Алда хәл ителмәстәй мәсьәләләр тормый. Гонарар - бары карар, китап – тәнкыйть һәм пиар көтә. Укучыларга – иҗади очрашулар, язучыларга – тизрәк басылу кирәк.

 

Ә бүген исә, чарага нәтиҗә ясап, ул иң беренче чиратта балалар әдәбиятына күрсәтелгән игътибар белән истә калачак дип, авыз тутырып әйтә алабыз. Махсус конференция оештырылуы Язучылар берлегенең бу юнәлешкә җитди карашын күрсәтте.


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Интертат.ру
№ | 22.05.2011
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№17 (776018) / 23.07.2011 16:13:58

БЕР ШӘМ КУЛЛАН

\"Төнне сүккәнче фонарьга ут эл\",
Кун Фу цзының шушы сүзләре
Төрле халыкларга барып җиткән
Рухларына ятыш үзгәреп...
\"Төнне орышканчы бер шәм кабыз!\"
Фонарь үги, шәм үз урыска,
Ә мазлум татарга чырагъ тиеш,
Урыска кермәсә бурычка...
Бәгъзе каләмдәшләр Конфуций ди
Шул әйткән дип ора нәгърәне,
Күз төпләре фонарь сорый юкса,
Ә бер шәм кабыз,дип дәгъвәли...
Шәмәрдәндә шәм кабызыйм дисәң,
Бер нәни чиркәү бар барлыкка...
Татарның шәмпәрәст әдипләрен
И, ходаем үзең ярлыка...
Парта арасы, татфак скәмиясе
Редакциядәге урындык,
Татар әдибенең гомер юлын
Тәгаенли шушы маршрут.
Арты тигән шул яссылыкларда
Башыннан кичкәндер күпме уй ;
..Көчәнүле иҗат - котылгысыз
Ильһамчысы булгач геморрой...

№16 (776015) / 23.07.2011 15:46:48

Фәндәс ага Сафиуллин алынгач, драматургия бәйгесендә тәртип урнаша башлады бугай.

№15 (776012) / 23.07.2011 15:17:20

Әдәби журналлар үзләрендә эшләүчеләрнең чүп-чарын дөньяга чыгара. Янә килеп, Тәлгат Нәҗми мәзәгендә әйтелгәнчә, "берсен -берсе бастырышу" хут ала.Әдәбиятта "бабайчылык" хөкем сөрә. Беркем укымый торган су буе озынлыгындагы романнар, урыс телле татарның әсәрләрен татарчалаштыру ярдәмендә татар әдәбиятен үстерү өчен бүленгән саран, юка гонорар фондын ялмап бару җайга салынган. Таланты барлар бер-ике талпынып карый да , бу эргәдән китә.Драматургиядә бәйге ясап бер үк кешеләрнең премия ялмап барулары да сару кайнаткыч күренеш. Әдәбиятны кайгыртучы битлеге кигән "олпатлар" аны бетерү юнәлешендә казганалар. Аларның зарурсызлыкларын Матбугат ру ачык күрсәтә, язган мәкаләләре берәүне дә кызыксындырмый. Куйсыннар әсәрләренең иң шәп дигәннәрен, беркем укымаячак. Гонорар артса эш харап, яза белүчеләргә әсәр бастыру мөмкинлеге гомумән калмаячак.

http://rustemzaripov.blogspot.com/

№14 (771420) / 24.05.2011 08:29:36
№13 (771406) / 24.05.2011 00:19:21

Чупне хатадан читкэ чыгарганнар язучылар. Аларга да акча житми икэн лэбаса, дан-хормэт тэ житми икэн аларга...
Ижатка бэя (ценник) тагарга уйлаганнар инде берлектэ. Болай булса эдэбият соючелэр бермэ-бер кимиячэк инде, болай да вакланып беткэннэр иде....

№12 (771405) / 24.05.2011 00:16:03

нур-улы, Язучыларны хава ашап яши дисезме сон эллэ? аларнын да гаилэлэре, балалары бар. ни житэкчелэргэ , ни халыкка язучы кирэкми,э китап кирэк. э берсе дэ язучы хэленэ керу ягында тугел.

элек ул-уткэн заман. хэм ул уткэн заманда язучылар совет маенда йозгэннэр хэм моны алар узлэре дэ яшерми. хэм ижат иту очен шартлар булганга хэтта шул чор сэясэтеннэн качмыйча да шэп эсэрлэр язганнар. буген - ботенлэй башка заман.бугенге эдэбият бик бай, эмма анын халыкка бары тик бер бик кечкенэ олеше генэ барып житэ.Айзирэк эйткэннэр бик урынлы.

Мэдинэ апагызнын язучы буларак нинди хэлгэ тошуен курсэгез - елар идегез.

№11 (771400) / 23.05.2011 22:59:13

Мәрьям, Рүзәл Мөхәммәтшин Гүзәл Мөхәммәтшина булып ишетелгәч, гарәпчә сөаль сөял булып ишетелә инде ул... Белемен күрсәтергә теләгәндер.

№10 (771397) / 23.05.2011 22:24:44

Нур-улы,гонорар көтеп ятмаучылар да бар. Мисалы - Мәдинә Маликова. Аның ысулы белән акча ясаучыларга бер буш бүлмә кирәк. Бастырган китапларын саклап тотарга. Аннан акрынлап китап кибетләренә илтеп торасы гына кала. Тәҗрибәсе белән уртаклашты бит монда да. Пиарлауны шушында оештырырбыз - бушлай. Әнә Мөхәммәдиевне ничек күкләргә чөяләр - бүген үк күптомлыгын бастыра башласа бик вакытлы булыр, пока укучылар барда.

№9 (771395) / 23.05.2011 21:46:41

***Гонорарият***

Гонорарны алабыз,
Сай кесәгә салабыз.
Кесәбез сай булгангадыр
Машинасыз калабыз.

Булмагач машинабыз,
Сәфәргә ашкынмабыз:
Авыл мәктәбен онытып,
Казанда кашынабыз.

Кашынабыз, дигәндә, -
Тел кашыйбыз, бигайбә!
Тел кашуның гонорары
Була икән бик әйбәт!

Балаларга депутат
Язып тормый ич китап:
Бармакка бармак сукмыйча,
Байый ич, чәйнәп ботак.

Шул хәлне белә торып,
Ник язарга, котырып.
Әсәрләр язу эшеннән
Читләшербез отыры...

Юк! Язылды бик коры!
Башкачарак ич чоры:
Әдип "әйбәт", әгәр торса
Авызга су тутырып...

...Кайда чын язучылар -
Күзләрне ачучылар?!
Калдымени тик гонорар,
Артыннан куучылар?!

№8 (771382) / 23.05.2011 20:47:57

Админ, мәкалә исемен төзәтергә кирәкмиме? Дөрес әйтмәсәм, гафу...

№7 (771380) / 23.05.2011 20:42:51

Админ,! "Мәдәни җомга"дан " Сикәлтәле
татар юлы"н элегез әле.Кызыклы фикерләр бар...

№6 (771358) / 23.05.2011 18:01:34

нескладно килеп чыккан исеме.
складносы:

ганарар - карар...

№5 (771350) / 23.05.2011 17:05:38

Да Айзирәк! яшьтәшләрегезне дә бутагач,өлкәнрәк әдипләр турында ни беләсез инде сез?

Элек китапка пиар да юк иде. Чират торып укый идек.

№4 (771342) / 23.05.2011 16:19:11

УФФФФФ!!!!

№3 (771339) / 23.05.2011 16:00:23

И өстәп: "Ул җиткергән фикерләрдән чыгып чамалаганда, сөял мондыйрак: “Нигә язучыларны һәм аларның әсәрләрен белмиләр?”"... Нинди СӨЯЛ?!!!! Мәгънәсез.

№2 (771338) / 23.05.2011 15:55:18

Ай.

№1 (771337) / 23.05.2011 15:47:35

Сез китабы чыккан шагыйрь хакында язганда анын исемен булса да белсэгез иде. Гузэл Мохэммэтшина дигэн шагыйр бездэ ботенлэй юк икэнен белмисезме эллэ? Гузэл дигэнегез ул бит Рузэл Мохэммэтшин!!! Журналистлар да китап укымагач инде........

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar