|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2011 Авыл
Чыбыркы бәясе ничә сум?Җәй көне авылны көтүсез күз алдына да китереп булмый кебек. Тик, ни кызганыч, республикабызда андый авыллар саны бар. Хәзер кеше җәфаланып мал асраганчы кибеттән әзер продукция алуны кулайрак күрә. Сөте, каймагы, күңелең нәрсә тели – барсы да бар бит. Халыкны әзергә-бәзер яшәргә кибетләр тәмам өйрәтеп бетерде. Ләкин үзең әзерләгән продукцияне курыкмыйча куллану бу бөтенләй икенче нәрсә икәнен һәр авыл кешесе аңлый. Шуның өчен печәнен, саламын сатып алып булса да асрый ул малларын. Ә җәйләрен көтү каршылаудагы рухи күтәренкелекне авыл халкы бернәрсә белән дә алыштырмаячак. Мал кермәгән капка да үксез бала кебек тоела аңа. Иртән чыбыркы шартлау тавышына капкадан тезелеп чыккан маллар авыл халкы өчен зур байлык.
Бездә чиратлап көтәләр...
Авыл җирендә язын көтүче хезмәте барлыкка килә. Бу эшкә бары тик тәҗрибә туплаганнар гына ялланганын да беләм. Тик соңгы вакытта авылларда терлек саны нык кимегән. Өстәвенә кайбер хуҗалыклар терлекне көтүгә чыгару яклы түгел, арканлап куюны хуп күрә. Шулай булгач, малларны көтү чират буенча, йорттан-йортка булырга охшап тора. Кайбер авылларда инде күптәннән шулай. Ялланган көтүчегә бер сыер башыннан ай саен 150 сум тирәсе акча җыеп бирәләр. Чират буенча булганда, йортта яшәүчеләр үзләре көтү көтә, кеше яллыйсы булганда, балта остасының көнлек бәясе түләнә. Бу сумма төрле авылда төрлечә. Уртача алганда 1 мең сум тирәсе.
"Һәр иртән көтү чыгару күңелле. Шул мизгелне күрү өчен генә дә йокыдан торырлык!" – ди авыл апалары. Үләннәрдә әле чык тамчылары да кипмәгән. Ә инде авыл башыннан, иртәнге тынлыкны бозып, чыбыркы шартлаткан тавышлар ишетелә. Көтүче һәр сыерны таный, аларга хуҗасының исеме белән эндәшә. Чыбыркы тавышы ерагая төшкәч, сарыклар юлга кузгала. Басуда да сыерлар печәнне рәте белән ашап барса, сарыклар таптап кына чыга, диләр.
Бер сыер һәм дүрт сарык асрап чыгу өчен генә дә елына дүрт тонна печән, ике тонна салам һәм ике тонна фураж кирәк икән. Моңа тагын кул көчен дә өстәсәң... Хәер, авыл халкы эштән курыкмый ул, шуңа күрә файдасы хакында хисаплашып тормаска тырыша. Бер сыердан, ким дигәндә, елына 20-25 мең сумлык сөт саварга була. Ә үз хуҗалыгыңда җитештерелгән каймак һәм эремчеккә берни дә җитми инде. Әле сыерың бик яхшы булып, ел саен берәр бозау да алып кайтып куйсамы? Сыер бозаулату да авыл кешесе өчен бер бәйрәм кебек...
Юлия Билалова. Кукмара
Ә бездә марилар яллана...
Безнең якларда көтүне күрше Мари Республикасыннан килеп көтәләр. Көтүне кабул итүчеләр бер атна алдан килеп бер сыерга күпмедән түләнүе, кайда торачагын, нәрсәләр өстәп биреләчәген сөйләшеп китәләр. Мәсәлән, быел бездә көтүгә чыккан һәр сыер башына 1500 сум акча түлисе. Аны авыл халкы җәй буе әз-әзләп түләп бара. Көтү чыга торган атнада читтән килгән көтүче белән авылдан бер вәкил йорт буенча кереп көтүгә чыгучы мал санын алалар. Ә йорт хуҗасы үз чиратында көтүчегә зур өметләр баглап, аның малларны исән-имин йөртүен теләп, йомырка бирә. Шулай итеп, ул үзенең хәер-фатихасын, ризалыгын белдерә. Көтүнең беренче көнендә болын нәкъ Сабантуйдагы кебек була, һәр кеше үз малын күзәтә.
Тумышым белән Саба районыннан булганга миңа Әтнә районындагы көтүне читтән килеп көтүләре сәер тоелган иде. Чөнки Сабада чират буенча һәр йорттан үз кешеләре көтә иде. Бу көн чират буенча көтүгә чыгучы гаиләдә үзенә күрә бер бәйрәм төсе ала. Кечерәкләргә әниләре, әбиләре теләкләрен әйтеп, пакет белән ашарга бирәләр. Өлкәнрәкләргә игътибарлы булырга, уен белән мавыкмаска өндиләр. Шулай итеп, сумкаңны асып, чыбыркыңны өстерәп китәсең, сызгыра-сызгыра авыл буйлап. Кечкенә генә йөрәгең синең бүген зур җаваплы эш башкарачагын аңлап, лепер-лепер килә. Ә авыл эченнән җыелып чыккан малларның болынга таралуын күзәтү үзе бер кызык. Тора-бара мондагы тәртипләргә дә өйрәндем. Бер караганда, көтү көтеп азапланып йөргәнче, өеңдә үз эшләреңне эшлисең. Ә кичен көтүчене өстәл әзерләп каршы аласың. Авыл җирле идарәсеннән махсус йорт бирелмәгән булса, үз чиратыңда көтүчене кундырып чыгарасың. Ә шулай да энекәш белән көтү көткән чаклар сагындыра. Бигрәк тә аның беренче тапкыр көтүгә чыгып, көне буена дип алып чыккан ризыкны ярты көндә ашап бетерүе, көтүдән өйлә вакытында ук кайтып: "Әни, андагы ачлык", – диюләре искә төшә дә, күңелем кабат туган якларга оча.
Райлә Галиева Әтнә
|
Иң күп укылган
|