|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2011 Шоу-бизнес
Илназ Сафиуллин русча да җырлый – яңа альбомны тәкъдим итү кичәсеннән ФОТОрепортажШушы көннәрдә генә Илназ Сафиуллинның өченче (!) альбомы дөнья күрде. “Ышанма, матурым!” исемле альбомны тәкъдим итү кичәсе 18 май көнне “Корстон” сәүдә-ял итү комплексының “Rockabilly Club” караоке-клубында үткәрелде. Кичәгә Илназның иҗатташ дуслары, якыннары, инде җырчы егетнең бөтен җырларын ятлап бетергән фанатлары җыелган иде. Яңа төрле, акустик альбомда Илназның башлангыч иҗат чорыннан да берничә җыр бар, яңа һәм ретро-җырлар да урын алган. Традиция буенча һәр альбомда бер рус телендәге җыр бар, бу юлы альбомда “Дождь” җыры урын алган. “Юксыну” исемле икенче альбомы чыкканга 2 ел узган икән инде, шуңа Илназның яңа альбомын халык бик көткән иде һәм җылы кабул итәр дип ышанабыз. Презентациядә музыкаль инструментлардан бары тик ике гитара, флейта һәм ирен гармуны гына бар иде. Барлык җырлар да тере тавышка башкарылды. Илназ һәрбер җырын бөтен күңелен биреп, хисләнеп җырлый, иң якын дусты – гитарасы да, бу кичәдә дә кулыннан төшмәде, икенче гитарада шулай ук Илназның иҗатташ дусты – Альберт Исмаил, флейтада – Альбина Миргасимова, ә ирен гармунында – Виталий Павлов булдылар. Илназ үзе җырлады да, кичәне алып та барды. Иске җырлар белән яңаларын чиратлаштырып, елатты да, биетте дә, залдагы халык та бөтен җырларга кушылып җырлады. Илназга көч-куәт биреп торырга “Сәләт” яшьләр үзәгеннән, “Шәрык” татар яшьләре клубыннан иң якын дуслары килгән иде. Шулай ук Илназның әтисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Зиннур Сафиуллин көйләренә язылган җырлар яңгырады, “Мәхәббәтем калды адашып” һәм “Син генә” җырлары тамашачы күңеленә аеруча хуш килде. Илназ үзе кичә беткәч, хис-кичерешләре белән бүлеште: - Кичә бик тә ошады, халык җылы кабул итте, җырларыма кушылып җырлауларын күрү дә күңелне күтәрә, әлбәттә. Мондый акустик альбомнар бик кирәк, минемчә. Моңа мисал итеп Илназарның һәм Зөлфәт Хәким альбомнарын китереп буладыр, мөгаен. Шулай итеп, альбомның тәкъдим итү кичәсенә килгән барлык тамашачылар да канәгать калгандыр дип уйлыйм. Сер итеп кенә шуны әйтеп китәм, киләсе елга Илназ рус телендә альбом чыгарырга җыена әле. 1
2
3
4
5
6
--- |
Иң күп укылган
|