поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.05.2011 Матбугат

“Алтын урта” клубы “Казан утлары” белән очрашты

Диния нәзарәтенең Яшьләр бүлеге оештырган “Алтын урта” клубы “Казан утлары” журналы белән очрашу оештырды. Кичәгә редакция хезмәткәрләре – Равил Фәйзуллин, Тәлгат Галиуллин, Гөлзадә Бәйрәмова килделәр. Чарага Казанның төрле вузларыннан 30дан артык яшьләр җыелган иде.

Очрашу “Алтын урта”да үтә торган чаралар турында хәбәр итү белән башланып китте. Аннан соң, беренче булып сүз “Казан утлары”ның баш мөхәррире Равил Фәйзуллинга бирелде.

 

– Дин – ул халыкның әхлагын, күңел байлыгын үстерә, аның киләчәгенә өмет уята торган чара. Халкыбызның ислам дине белән яшәү тарихын мең ел ярым дип карыйбыз икән, безнең әдәбиятыбызның туу тарихы да моннан аз түгел, – дип белдерде халык шагыйре.

 

Профессор Тәлгат Галиуллин исә имамнарның татар теле язмышына битараф булулары өчен борчылуын белдерде.

 

– Башка милләт кешеләре аңламый дип, вәгазьләрне русча уку белән килешмим. Мәхәлләләргә мулланы билгеләп куйганда, ике юнәлештә имтихан тапшыртыр идем: дин һәм татар теле буенча. Телебезне, әдәбиятыбызны элек-электән муллалар саклап килгән бит. Татарны милләт буларак та дин әһелләре саклап калган. Дин белән әдәбият беркайчан да аерылмаган, бик күп шагыйрьләребез мулла булган. Язучыларның да күбесе мулла нәселеннән. Әйтик, Г.Кандалый, Ш.Зәки (ул үзе сукыр булса да, Коръәнне яттан белгән), Г.Исхакый, Г.Ибраһимов... Алар – телне дә саклаучылар, әдәбиятны да үстерүчеләр. Әдәбиятыбыз бары тик дингә таянып кына аякка баскан. “Кыйссаи Йосыф”ны алыгыз – аның нигезендә дини мотив-сюжетлар. Төп вазифа – дин аша кешегә әхлак сеңдерү булган. Татар әдәбиятын дин күтәргән, үстергән, аңа кодрәт биргән, алар бер-берсенә ярдәм итешеп, туктаусыз үскәннәр. Шуңа күрә динне әдәбияттан, әдәбиятны диннән аерырга ярамый, – диде филология фәннәре докторы Тәлгат Галиуллин.

 

– Диндә бөтен өлкә яктыртыла, – дип башлады үз сүзен шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова. – “Татар исламы” дигән төшенчәне куштырнаклар эчендә генә булса да күрсәтә алабыз. Ул милли үзенчәлекләрне тануга, аларны саклауга кайтып кала.

 

Г.Бәйрәмова алдынгы карашлы, зыялы яшьләрнең дини уку йортларыннан үсеп чыгачагына ышанычын белдерде.

 

“Казан утлары” журналы хезмәткәрләре үз эшчәнлекләре турында да сөйләде. Журналга материалларның ни рәвешле сайлап алынуы, ничек бәяләнүе хакында әйттеләр. Равил Фәйзуллин исә гонорар мәсьәләсе яхшырачагын белдерде, китап чыгаручылар һәм язучылар өчен вәзгыять элекке еллардагыга якынаячак, диде.

 

Очрашуга килгән яшьләр кызыксынган сорауларын бирде, кунакларның җавабын ишетте. “Казан утлары”ның авторлары, яшь шагыйрьләр Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Булат Ибраһимов, Алинә Бикмуллина, Ләйсән Фәтхетдинова үз шигырьләрен укыды.

 

Яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов: “Киләчәктә милләтне саклап калу буенча төп вазифа мәчет-мәдрәсәләргә йөкләнәчәк. Бу шартларда милли интеллегенция имамнарны сүгүдән туктап, “татар исламы”н үстерүгә үз өлешен кертергә, мәчет-мәдрәсәләргә якныаерга тиеш”, – диде.

 

А.Солтанов: “Өлкән буын вәкилләреннән аермалы буларак, яшьләр динне яхшырак аңлый һәм бу күренеш яшьләр әдәбиятында да уңай чагылыш табачагына ышанам”,- дип белдерде.

 

Яшьләр исә килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен белдерде, “Казан утлары”на уңышлар һәм киләчәктә укучыларының саны артуын теләде.

 

Дин һәм милләтне бергә үстерүне максат итеп куйган Диния нәзарәте “Алтын урта” клубының активистларын “Казан утлары” журналына яртыеллык язылу белән бүләкләде.


Ильяс САФИН
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»