поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.08.2008 Җәмгыять

БЕР РӘХӘТНЕҢ МЕҢ МИХНӘТЕ

Үз тормышында кредит алмаган кеше сирәктер, мөгаен. Газеталарда: “Бурычка бирәм”, “Тиз арада зур сумма табарга булышам” кебек игъланнар тулып ята. Алар телевидение, радиоларны да “басып” алды. Гомумән, кредитлар артуга таба йөз тота. Кредит шаукымы татарстанлыларны да бөтереп алды.

 

Аеруча “Хоум кредит”, “Русский стандарт” банклары бу эштә өлгерлек күрсәтә. Алар 50000 сумга кадәр кредит алу мөмкинлеге барлыгы хакында хатлар язып, халыкны шул рәвешле үз сазлыгына “батыра”. Мин үзем дә төрле банклардан елына 8-9 тәкъдим хаты алам. Белгечләр фикеренчә, “Хоум кредит” – иң кыйммәтлесе, анда процентлар бик югары. Аның чоңгылына күпләр төшеп батты инде. Минем танышлар арасында да әлеге афәт упкынына чумучылар байтак.

 

МӘХӘББӘТ ЛАКАН КОЧТЫРА...

 

Шуларның берсе – Елена Красина, аңа 35 яшь. Эчкече ире белән аерылышканнан соң, ул яңадан бәхетен сынап карарга уйлый. Максим өйләнешергә тәкъдим иткәч, Лена шатланып риза була. Егетнең шәбе эләкте аңа: эчми, тартмый, 10 яшьлек улын да үз итте. Акчасын да тиеннәренә хәтле алып кайтып тапшыра. Өй эшләрендә дә булышырга өлгерә, куллары “алтын” егетнең. Хатынын өрмәгән җиргә утыртмый...

 

Максим төзелештә эшли, хезмәт хакы 30 мең тирәсе. Ул хатынын кредитка машина, җиһаз, дача алырга күндерә. Ире теләгенә каршы килми Лена. Банктан 450 мең сум бурычка алып, Максим теләгәнчә эшлиләр. Кредитларны Елена исеменә яздыралар. Лена шатланып туя алмый. Хәзер эшкә дә кысан транспортта йөрми, рәхәтләнеп машинада элдерә. Җәен дачада яшәп кинәнделәр...

 

Тик бәхетнең гомере озакка сузылмый. Ике ел бергә яшәгәннән соң, Максим эчүгә сабыша. Егет дәваланган булган икән, “кодировка”дан ычкынган...

 

Тиздән аны, салгалап килгәне өчен, эшеннән дә җибәрәләр. Ә бер айдан, авариягә очрап, Максим хастаханәгә эләгә. Аңа күпме акча сарыф иткәнлеген Лена бер үзе генә белә. Ярты ел таптый ул больница юлын...

 

Бурычларын каплау өчен, Лена икенче банкта тагын бер счет ачтыра. Үзенең эшләп алган хезмәт хакы бармак арасыннан “шуып”, кредитлар капларга китеп бара. Л.Красина өстәмә эш эзләргә мәҗбүр була, каравылчы булып эшкә урнаша. Тик бу суммалар да җитми. Шул рәвешле Лена төрле банклардан 7 кредит ала. Кредитларында буталмас өчен, суыткыч ишегенә түләүләр чираты язылган исемлек элеп куя. Туган-тумача, дуслары да шактый суммада акча биреп тора. Бурычлар “тишеге” барысын да ашый...

 

Бурычларны вакытында түли алмау сәбәпле, процентлар котырынып үсә. Кайбер банклар аны судка бирү белән куркыта, телефоннан шалтыратып, эзәрлекләп интектерә, өенә килеп йөри башлый...

 

Аптырагач, Лена, өч бүлмәле фатирын берлегә алыштырырга карар кыла. Менә шул рәвешле барлык кредитларыннан котыла. Хәзер ул бөтен дусларын, якыннарын, танышларын беркайчан да кредит алмаска өнди. Пеште аның авызы, ай, каты пеште...

 

БУРЫЧЛАР УПКЫНЫНДА

 

Икенче бер танышым Тамараның ире автоматларда уйнарга бик ярата иде. Беркөнне аңа аеруча мач килә: Гена бер-бер артлы 10ар мең сум ота. Биш минут эчендә аның кесәсе 30 меңгә калыная. Бәхетеннән күзләре тонган Геннадийда тагын да күбрәк акча эшләү теләге туа. Дусларына барып, 65000 сум бурычка ала. Һәм шул кичне барлык акчасын җилгә “очыра”.

 

Дусларга бурыч тапшырыр көн дә килеп җитә, тик Генаның кесәсендә җилләр уйный. “Хоум кредит” банкыннан бурычка ала Сергеевлар гаиләсе. 100 меңлек кредитны биш ел дәвамында түләргә килешү төзиләр. Ходай Тәгалә бер бирсә, кызганмый: я шатлыкка күмә, яисә кайгыга чумдыра. Күп тә үтми Сергеевларның чыгарылыш сыйныфында укучы кызлары Дарьяның балага узганлыгы ачыклана. Аяз көнне яшен суккандай килеп ирешкән әлеге яңалык гаиләне авыр хәлдә калдыра. Кредит түләргә дә акча юк, туйга кайдан аласы?! Өстәвенә, Геннадий да эшләми, өч ай инде өйдә диван кочаклап ята. Дөрес, аңа пенсия килеп бара, тик ул кредит капларга да җитми.

 

Тамара “Русский стандарт”тан тагын 50000 сум ала. Бурычлар “диңгезендә” йөзә ул. Фатир өчен дә 20000 сум түләргә җыела. Ханым дүртенче банкка чаба...

 

Ә беркөнне аның сабыр канатлары сына: бер кап дару эчеп, бик авыр хәлдә хастаханәгә эләгә. Ярый әле вакытында кызы килеп өлгерә. Аңына килгәндә беренче сүзләре:

 

– Яшисем килми, ник терелттегез... Минем үләсем килә, үтерегез мине, зинһар! – була.

 

Әлеге фаҗигане ишетеп, Тамараның Краснодарда яшәүче әнисе килеп төшә. Хастаханәдән терелеп чыгуга, ул кызын һәм оныгын туган якларына ияртеп алып китә. Бөтен туганнарын аякка бастырып, акчалар туплап, бурычлардан коткара Тамараны әнисе...

 

Күптән түгел Тамарадан хат алдым. Ул анда: “Ипи генә ашап булса да яшим, тик башка беркайчан да бурычка алмыйм”, – дип яза.

 

АФӘТ УПКЫНЫ ТАРТА...

 

Күршем Иринаның ире Алексей өч ел юньләп беркайда да эшләмәде. Хуҗалар аны ике-өч ай тирәсе тота да тизрәк котылу ягын карый. Әлеге дә баягы шул “яшел елан” аркасында инде. Ирина ирен берничә мәртәбә дәвалап та карады, тик файдасы гына булмады.

 

Беркөн Алексей шатланып кайтып керде. Ул, ниһаять, эшкә урнашкан. Тиздән хатынына 3 мең сум акча да алып кайтып тоттырды. Моңа аеруча чыгарылыш сыйныфта укучы кызы сөенде: мәктәптә акча сорап интектереп бетерделәр, югыйсә...

 

Озак та тормый Иринаны ире ишек төбендә кулын йодрыклап каршы алды:

 

– Минем акчаны кая куйдың? – дип ябырылды Алексей хатынына.

 

– Нинди акча турында сөйлисең син? Алай да күпме иде соң анда? – дип кызыксына Ирина.

 

– 10 мең сум дигәч, хатын һушы китеп егыла...

 

Алексей хатыны һәм кызына төне буе йокы бирми, акчаны таптыра. Ниһаять, иртән акча залдагы келәм астыннан килеп чыга.

 

– Тагын кредитмы? Әйдә, илтеп тапшырыйк банкка! – ди Ирина.

 

– Акчаларны бирмәсәң, хәзер суеп үтерәм, – дип пычак алып килә ул, хатыны муенына кадый тәмам котырынган ир.

 

Ирина көчкә өйдән чыгып качып котыла. Шул көннән башлап, ул иреннән котылырга ниятли. Болай да законлы рәвештә аерылганнарына өч ел бит инде. Ташларга кызганып кына бергә гомер кичерделәр.

 

Соңрак шул аңлашыла: Алексей өч төрле банктан 150 мең сум кредит алган булган... Ул хәзер башка шәһәрдә әнисендә яши. Ә банк хезмәткәрләре Иринага килеп, Алексейны таптыра, шалтыратып аптырата, ишек төбенә килеп сагалап тора...

 

Мондый мисалларны тагын бик күп ишетергә мөмкин булыр иде. Тик кредит алырга теләүчеләр шуны онытмасын: акчаны бурычка кешенекен, ә биргәндә үзеңнекен, тир түгеп эшләп алганны кайтарасы була. “Җиде кат үлчә, бер кат кис!” – дип нәкъ менә шушы хакта әйтелгән диярсең...


Мәдинә НУРУЛЛА
Безнең гәҗит
№ 32 | 13.08.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»