поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Гыйнвар
  • Ркаил Зәйдулла - язучы
  • Алсу Исмәгыйлева - журналист
  • Равил Галиев - җырчы
  • Альберт Кәримов - дәүләт эшлеклесе
  • Ринат Шәмсетдинов - регбичы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
19.05.2011 Җәмгыять

"Алёнка" шоколады да "хәләл" булачак

Безнең илдә аракы яки дуңгыз ите булмаган һәр нәрсә хәләл дип санала. Тик менә ислам динендә булганнарның бу мәсьәләгә карашы бөтенләй башка шул. Чөнки “хәләл” маркасы астында сатылучы әйбер дини яктан гына түгел, ә сыйфат ягыннан да бу тәлапкә туры килергә, натураль, кеше организмына зыян салмаслык кушылмалардан ясалырга тиеш.

Сыйфат дигәннән, хәзер барыбызга таныш “Аленка” шоколадына да “хәләл” билгесе кую өстендә эш алып барыла. Бу шоколадны мөселман иле булып саналган Малазиягә күпләп чыгару өчен дә кирәк дип белдерә белгечләр. Хәзерге вакытта малазиялеләр күпләп Бельгия шоколадын ала икән. Чөнки бу ил продукциясе рәсми рәвештә “хәләл” билгесен йөртә.

Хәер, малазиялеләр шоколадның гына түгел, хәтта Кытайдан кертелүче алмаларда да “хәләл” билгесе булуын тәлап итә. Чөнки алар бу билге астындагы товарның сатучыга барып җиткәнче “җиде иләк аша” тикшереләсен, бары тик сыйфатлысының гына сату чыгарыласын белә.

Хәләл индустрия бүгенге көндә ислам дәүләтләрендә генә түгел, ә дөнья буенча киң колач алган чак. Бразилия, Таиланд, Кытай халкы да “хәләл” билгеле товарны үз итә. Иң зур портлардан саналган Роттердамда да бүгенге көндә рәсми рәвештә “хәләл” билгеле товар белән бәйле операцияләр өчен махсус терминал бүлеп бирелгән. Киләчәктә, Роттердам Европаның хәләл продукциясе өчен төп “капка”га әйләнү нияте белән яши. Порт вәкилләренең сүзләре буенча, бер Голландиядә генә дә миллионнан артык мөселман яши.

Киләчәктә “хәләл” стандартлары бөтен дөньяны да колачларга мөмкин дип белдерә белгечләр. Бүгенге көндә генә җир шарындагы мөселманнар саны 1.5 млрд дип исәпләнә. Алар гына түгел башка дин вәкилләре дә сыйфат ягына карап, “хәләл”не үз итә. Бүгенге көндә хәләл стандартлары буенча эш итүче базары 500 млдр доллар тәшкил итә.

 


---
Kazanhalal
№ --- | 19.05.2011
Kazanhalal печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№19 (771409) / 24.05.2011 03:40:32

мулла хәзрәтләре,
\"Бу турыда күп кенә ислам гарәп галимнәре әйтте\",-дигәнсез.
Инде хәзер ярым-ярты мөшрики, ярым-ярты нәсари, ярым-ярты мөселманлыгында да көч-хәл белән генә яшәүче гарәпләр Татарстан һәм Рәсәйдәге мөселман өммәтенең рухый юлбашчыларына ук әйләнделәрме соң әллә?
Абау!
Ә бит пәйгамбәребез Мүхәммәд (с.г.в.) Аллаһы каршысында гарәбе дә әҗнәбие дә бер тора дип кисәтеп калдырган ич. Һәм менә нинди парадокс, гәрчә ТР белән РФ-дагы мөселманның күпчелеге ислам диненә яңа гына керә башлавына да карамастан, БЕЗНЕҢ ИЛДӘ ХАЛЫК ҺӘМ ӨММӘТНЕҢ ИСЛАМ ДИНЕ ЮНӘЛЕШЕНДӘГЕ ЯҢАРЫШЫ ДӨНЬЯГЫ БӨТЕН МӨСЕЛМАННАРДАН ДА РУХИ ЯКТАН ЧИСТАРАК ҺӘМ АЛДАРАК БАРА.- Бу аксима. Һәм шул ук вакытта бездәге мөселман өммәтенең абруе (авторитеты) узган дәверләрдә дә һәм хәзер дә бөтен ислам галәмендә бик тә югары торды һәм торачак Аллаһы боерса!
Ашамлык продуктларын җитештерүдә Рәсәйдә теләсә кайсы ислами дәүләтнең дә \"хәлали стандартыннан\" да югарырак дәрәҗәдә торучы санитария таләпләре һәм җитештерү технологияләре бар.

№18 (771289) / 22.05.2011 19:56:01

шоколад харам или хәләл булмый, аз или җитәрлек кенә була )))))))))

№17 (771165) / 20.05.2011 22:10:49

\\ Диннең бит вазыйфасы рух ныгыту, кешенең аңгыралыгыннан акча эшләү түгел\\күп кешеләрнең үзләренә ошый бит шулай муллага акча биреп аш үткәреп йөрүләр. Менә миңа ошамый мин үлсәм 3,7,40,51,елы дип мәет ашлары үткәрмәгез, намаздан соң дога кылыгыз дидем.5 ел элек кызым тугач та эшкә киткэнче исемне үзем кушып киттем.Аннан белегез кеше үлгәч ,аны юып, женаза укып соңгы юлга озату мулла эше түгел. Ә ТУГАННАРЫНЫҢ БУРЫЧЫ! Медицинаның да бит кешеләргә ярдәм итү, кешенең проблемасыннан акча эшләү түгел.Медицина работнигының миһербанлылык дигән әйбере булырга тиештер бит? Или:\\Бу икенче әйбер, бу бөтен җәмгыятьне каплаган, һәм киресенчә, акыллылык, хәйләкәрлек билгесе санала. Во как мы всех незаметно дурим!\\ дип котыласымы?

№16 (771134) / 20.05.2011 16:38:07

Соры корт! Җәмгыять өчен идарә итү авырлашкан елларда диннең авторитеты я бик арта, я төшә.Гадәти күренеш.

№15 (771133) / 20.05.2011 16:33:43

"диннең авторитеты нык кына киме"үе, "артист-мөфти"гә кадәр үк, халыкны ахмакка санап, төчкерсәң дә, битгать, дип, үзләренең сүзенә, фәнгә каршы килсә дә, мин әйттем, шул дөрес, тарафыннан башланган иде түгелме, соң?

№14 (771125) / 20.05.2011 14:26:53

Чыннан да, бездә яңа надан артист-мөфти килгәч, диннең авторитеты нык кына кимеде. Аңа кире Тинчурин исем. театрына эшкә керәсе иде, шунда гына мөфти ролен уйнар иде.

№13 (771109) / 20.05.2011 09:37:26

RIM,

син коррупция турында сөйләшәсең. Бу икенче әйбер, бу бөтен җәмгыятьне каплаган, һәм киресенчә, акыллылык, хәйләкәрлек билгесе санала. Во как мы всех незаметно дурим!

Ә монда ачыктан-ачык алдау! Чөнки дураклар тотынган корупциягә.

Диннең бит вазыйфасы рух ныгыту, кешенең аңгыралыгыннан акча эшләү түгел.
 

№12 (771081) / 19.05.2011 20:57:21

//.Дак панкреатин дуңгызның ашказаны асты бизеннән ясала бит дим. Юк, ул панкреатин, ди. тизрәк чабып чыгып китте. Ә бит панкреатин препаратлары дуңгыз панкреатин////Анан исламны дураклар дине дип хис итә башлыйм.// Больницга йөргән халыкны халыкны тыңлап кара син. МЕДИЦИНАны нәрсә дип уйлыйлар икән. Вод. праваның вакыты чыккач медосмотр үттем. Психиатр б\\н нарколог бер бүлмәдә.(1кеше) Обедтан соң килегез кешесе юк дип җибәрде бер ваемсыз гына бер юан түти. Обеттан соң шул ук түти кул куеп җибәрде. Башка чит ят кеше күренмәде.(бәлки күзгә күренми торган иптәше киләсе булгандыр.))))
ГАИ да:\"медосмотрны кем аркылы үттең \" дип бәйләнделәр. Мин әйтәм :\"мин медосмотр б\\н техосмотрны кеше аркылы үткәнем юк \" дим.Ачыклый торгач нарколог укырга киткән аның урынына икенче кеше кул куеп урыра икән. Кешегә генә карап фикер йөртсәң бездә здравохранение дә образование дә дураклар һәм акчалылар өчен дип уйлый торган. Ә дин мәсәләсенә килгәндә корьән ашлары үткәреп, муллаларга садәкәләр биреп, аш үткәргәндә генә башка яулык киеп ,аннан салып ташлап йөргән кешеләрдән минем дә күңел болгана башлый.Ләкин ислам дине андый дип уйламыйм. Безгә исламны өйрәнергә кирәк.Әнә бит бит нишлиләрhttp://www.youtube.com/watch?v=_VjXjU7nyf0&feature=related http://www.youtube.com/watch?v=DL3YigGyExc

№11 (771077) / 19.05.2011 20:35:24

Менә шушыннан соң, диннең бизнесның бер төре булмыйча, Хак тәгаләгә ышану икәнен исбатлап карагыз инде!!!
Халык! Дин-дин диючегә снең ышануың, ышанмавың мөһим түгел, сарык кебек, алар әйткәнне, бер сүзсез үтәвегез кирәк. Армиядә, уйлау сәләтен киметеп, командир сүзен, һич икеләнүсез үтәсеннәр өчен, строевой подготовка үткәргән кебек...

№10 (771054) / 19.05.2011 16:48:02

kaa, 

мин үземне дурак итеп хис сизә башлыйм. Ул шулай комачаулык итә. Мөселманнарны дурак дип хис итә башлыйм. Анан исламны дураклар дине дип хис итә башлыйм. Ничек шулай бөтен җирдә бабло гына күренергә мужыт.

№9 (771052) / 19.05.2011 16:42:08

Муллага

наданнарга наданнарча аңлатырга кирәк, ә акыллылар болай да аңлаячак.
Сиңа шоколадта хәләл дигән язу комачауламыйдыр бит? Ә кайберәләүләр аны хәләл язуы булган өчен сатып алачак.

№8 (771030) / 19.05.2011 11:40:40

Мулла)))) ә алма)))))?????

әйтәм бит беркөнне берәү, миңа желатин капсулалы панкреатин (мезим,фестал, креон,һ.б.) ярамый, богослов шулай дип әйтте, ди.Дак панкреатин дуңгызның ашказаны асты бизеннән ясала бит дим. Юк, ул панкреатин, ди. тизрәк чабып чыгып китте. Ә бит панкреатин препаратлары дуңгыз панкреатины!

Кыскасы, бу ислам руханиларының наданлыгы аркасында халык акылыннан яза бугай инде.Әле ярый акыллы булып калып мәчеткә йөрмиләр.

№7 (771028) / 19.05.2011 11:24:47

Нинди наданлык! Шоколадның бөтенесе дә хәләл, берничек тә хәрам була алмый, хәтта аның составында спирт булса да, чөнки алкоголе производствода эшкәрткәндә бетә, составы үзгәрә. Бу турыда күп кенә ислам гарәп галимнәре әйтте. Хәләл стандартын бирә торган оешмаларның акча каерырга теләге генә бу.

№6 (771025) / 19.05.2011 10:57:35

Хэлэл Алена-Эминэ Россиядэ дэ сатылачак.

№5 (771020) / 19.05.2011 09:56:51

Безнен илдэ тутыру турында суз бармый бит монда! Малайзиягэ чыгару турында бара. Анда безнен кебек подряд эйбер алмаслар. Бик сайланып кына алырлар шул. Сыйфаты Бельгиянекеннэн калышса, алучы бик булмас! Э сэудэгэрлэрне барысын да бер калыпка салып улчэмик эле! Бар бит гаделлэре дэ!

№4 (771016) / 19.05.2011 09:36:28

менэ авыздан тартып алдың!

№3 (771015) / 19.05.2011 09:35:29

Безнен ил сэудэгэрлэре алладан да мулладан да курыкмыйча "хэлэл" билгесе астында сыйфатсыз товар тутырачак

№2 (771014) / 19.05.2011 09:31:56

Матур хыял.

№1 (771010) / 19.05.2011 09:06:52

Хәләл булгач Алёека түгел ӘМИНӘ булыр инде ул.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar