|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2011 Авыл
Рәхмәт әйтәсе урындаАвылда мул тормышта яшәр өчен шартлар бар хәзер. Тик берәүләр бар мөмкинлектән файдаланып, күпләп терлек асраган, йорт тирәләрен, абзар-кураларын яхшырткан бер вакытта, кемнәрдер үткәннәрне сагынып, заманны сүгә-сүгә эшсезлектән аптырый бугай. Ахыр килеп, югарыга хатлар яза башлый. Бу турыда сүз чыккач, 24 ел дәвамында Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авыл Советы җитәкчесе булып эшләгән хезмәт ветераны Рамис ага Галиев кыска гына итеп: “Элегрәк эшләгәннәр хәзер дә тырыша. Кайберәүләр булмаса – бирә алмый, булса – күрә алмый”, – дип куйды.
“Куркыныч кешеләр”. Кемнәр алар?
Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылындагы фаҗига турында элегрәк “Сүнгән мичтәге мәет” дигән мәкалә язган идем. Байтак еллар узгач, янә шул якларга барып чыгарга туры килде. Сәбәбе – соңгы вакытларда әлеге авыл халкы исеменнән республиканың төрле оешмаларына, шул исәптән “Ватаным Татарстан” редакциясенә җибәрелгән шикаять хатлары. Хатның кыскартылган эчтәлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
“Безнең Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Минһаҗева Римма тәмам азды. Пай җирләрен хосусыйлаштырабыз дип, һәркемнән икешәр мең акча җыйды. Ул акча кая китте? Беркем белми.
...Уфада ике бүлмәле фатиры бар. Киявенә җиңел автомашина алып бирделәр.
...Өч сыер асрыйлар. Крепость кебек өйләре бар, терлек абзарларын өр-яңадан төзеделәр.
...Куркыныч кешеләр. Ялган документлар ясыйлар, пенсиягә документлары да дөрес түгел. Хәлләреннән килсә, бөтен авылны сатып бетерерләр иде һ.б, һ.б.” .
Бу ирле-хатынлы Римма һәм Фирдәүс Минһаҗевларның хат авторлары санап чыккан “гөнаһларының” бары бер өлеше генә әле. Бәлки шуңадыр, мин бу гаиләне бөтенләй башкача күз алдына китергән идем. Авыл башында безне каршы алган Мамадыш -Әкил авылы җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллинның, киресенчә, әлеге гаиләгә хөрмәте бик зур икән. Моңарчы күрше Татар Танае авылындагы “Кызыл Шәрык” берләшмәсе терлекчелек комплексында эшләгән Фәнис Фәрит улы җирле үзидарәдә әле биш ай гына. Һәр эштә Римма апа белән киңәшләшәм, ди.
Үзенә кадәр чирек гасырга якын авыл Советында эшләгән Рамис ага Галиевне дә әңгәмәгә ул чакырды. Ил агасы белми сөйләмәс, янәсе.
– Пай җирләре бирелгәч, авыл халкы җирләрне межалау, рәсмиләштерү артыннан йөри башлады. Бу эшнең никадәрле мәшәкатьле, никадәрле авыр икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Район үзәгенә дә ничәмә-ничә тапкыр барасы. Теләсә кемнең хәленнән килә торган эш түгел бу. Римма бу эшкә, ягъни авылдашларның җир пайларын, йорт-җирләрен хосусыйлаштыруда ярдәм итәргә, кабат-кабат сорагач кына ризалашты. Аның бит законнары да гел үзгәреп тора. Һәр документ өчен түлисе дә бар.
Халыктан җыелган икешәр мең акчаның исәбен тиенен тиенгә алып барды Римма. Кая күпме түләнгән – рәсми квитанцияләре бар. Халыкныкына кагыла торган кеше түгел ул. Аңа күпме йөрергә туры килгәнен бик яхшы беләм. Рәхмәт әйтәсе урында, кемнәрдер хәзер шикаять язып ята,–ди Рамис ага.
Римма Минһаҗева бүген Мамадыш-Әкил авылы җирлегендә башкарма комитет җитәкчесе булып эшли. Бу вазыйфага әле яңарак кына билгеләнгән. Без килеп кергәндә өстәл тулы кәгазь өеме иде. Соңгы вакытларда районнан да, республика күләмендәге оешмалардан да тикшерүләр шактый булган.
Кайчандыр кемнәргәдер ярдәм итәргә дип алынганыма вакыт-вакыт үкенеп тә куям, ди Римма ханым. Аны да аңларга була. 275 пай һәм йорт-җирләрнең бүген инде 155е тулысынча рәсмиләштерелгән. Калганнарының да документлары эшләнеп беткән дияргә була. Шушы чорда авылда 46 пай җиренең хуҗалары вафат булган. Бу кадәрлесе тагын өстәмә мәшәкать.
Римма ханым, чыннан да, чыгымнарның тиенен тиенгә исәпләп бара. Квитанцияләрен аерым-аерым күрсәтә. Бусы – 850 сум, пай җирләренең чиген билгеләү өчен, бусы – 450 сум, каралты-кураларны, йортларны хосусыйлаштырган өчен, болары – 850 сум, техник инвентаризация өчен... Санаган белми, тураган белә дигәндәй, чыгымнар шактый җыела икән шул.
Республикада икенче
– Безнең авыл җирлегенә дүрт авыл керә. Татарлар, руслар, чуашлар – меңнән артык кеше бер гаилә булып яшибез. Авылларны бер йөреп чыгар өчен дә вакыт кирәк. Пай җирләрен дә, йорт-җирләрне дә рәсмиләштереп бетереп киләбез,– ди Римма ханым.
Римма Нурулла кызы тумышы белән нефть чыккан яклардан. Лениногорск шәһәрендә яшәүче әтисе мәрхүм булганнан соң, аның ике бүлмәле фатиры кала. Кызлары тормышка чыккач, шуны сатып, Уфада бер бүлмәле фатир алганнар. Бүген дә баларына ярдәм итеп яшиләр.
– Римма белән Фирдәүснең кызы Гөлшат та, улы Илшат та – минем укучыларым. Тәүфыйклы, тәрбияле балалар. Яхшы укыдылар. Римма үзе дә бик кешелекле,– ди Мамадыш-Әкил авылының ак әбие, 45 ел мәктәптә балалар укыткан орденлы укытучы, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы Люция апа Ризванова. Һәм бер тарихны искә ала. Берчак шулай мәктәптә математика укытучысы авырып китә. Алмашка кеше таба алмагач, югары белемле икътисадчы буларак, Римма Минһаҗевага мөрәҗәгать итәләр. Шунда гына мин аның Казанда – техникум һәм Мәскәүдә институтны кызыл дипломга тәмамлавын белдем,–ди Люция апа.
– Шулкадәр тырышып эшләп күрсәтте ки, хәтта озак еллар укыткан тәҗрибәле укытучыларыбыз шаккатты. Кыска гына вакыт эчендә мәктәп укучыларын республика күләмендәге олимпиадада җиңәрлек итеп әзерләү җиңел эш түгел бит ул.
Хәер, хезмәт дигәндә, Римма ханым бу эшендә дә сынатмый анысы. Әле яңа гына Мамадыш-Әкил җирлегенең республика конкурсында икенче урынны яулавы да шуны раслый.
Яши белеп яшәсәң...
Мамадыш-Әкил авылы урамнары, чыннан да, төзек һәм матур йортлары, каралты-куралары белән аерылып тора. Булдыклы, эш сөючән кешеләр яши икән биредә. Элек-электән күпләп терлек-туар асраганнар. Хәзер дә шулай. Авыл җирлегенең “аяклы энциклопедиясе” Розалия апа Ярхәмова әйтүенчә, соңгы бер ел эчендә генә дә авылларда сыерлар саны 47 башка арткан! Хәйруллин Әхәт кебек уңганнар өчен хәзер биш сыер асрау да гадәти хәлгә әйләнеп бара. Сөткә бәя кимемәсә, сыерлар тагын да күбәячәк, диләр. Сарыклар, атлар, башка төрле малларны да күпләп асрыйлар бу якларда. Кош-корт турында әйткән дә юк. Умарта тотучылар да байтак икән. Кыскасы, яшәргә тырышып яшиләр.
Эшлим дигәннәргә “Кызыл Шәрык”та да начар түгел бугай. Хезмәт хакын вакытында биреп баралар. Фермаларга заманча техника һәм технологияләр кертелә. Язгы чәчүне дә районда беренчеләрдән булып тәмамлаганнар.
Ә инде “башка” чыгып, фермер буласың килә икән – бу кадәрлесенә дә үтә алмаслык киртәләр юк. Әнә Илсур Гатауллин белән Рәис Закиров озак уйлаганнан соң, тәвәккәлләп, шул эшкә алынган. Кыскасы, тырышып эшлә дә, матур итеп яшә генә. Ә инде үзең булдыра алмыйсың икән, башкалардан күпсенеп яшәү беркемне дә бизәми. Дөреслек бит, иртәме-соңмы, барыбер ачыклана.
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|