|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2011 Мәдәният
Үткәннәрдән хәбәр...
Мәскәү татар театры эшчеләр арасында // Эшче. – 1930. – 1 июнь.
Мәскәү дәүләт татар театры 14 нче майда эшли башлады. Ул ике ай ярым буена Уралның эшче районнарында спектакльләр бирәчәк.
Свердлов шәһәрендә строительләр клубында, 26 нчы майда «Пищевиклар» клубында «Козгыннар оясында» пьесасы куелды. Бу пьеса Казан татар театры техникумын бетерүче яшь артистларның бенефисы рәвешендә куелды.
Бу спектакльләр зур уңыш белән үттеләр. Билетлар җитми калды. Яшь артистларның үз рольләрен гаять зур осталык белән башкарулары эшчеләр һәм профсоюзлар активы тарафыннан зур алкышлар белән каршы алынды.
Мәскәү дәүләт театры Урал янындагы «Машинострой» эшчеләренә ике спектакль, «Хромпин» заводында бер спектакль куйды. Бу спектакльләр татар артистлары белән татар эшчеләре арасында чын элемтә төсенә әйләнде.
29 нчы майдан бу театр Асбестовский руднигына китте.
Спектакльләр бу ел материаль яктан кирәгенчә тәэмин ителгәннәр, чөнки профсоюзларның культура бүлекләре белән гарантийный договорлар төзелде.
Татар күчмә эшче театрының социаль составы пролетарлаштырылды һәм яшь эшче көчләр белән ныгытылды. Театр составында 7 эшче, 12 крестьян, 2 батрак, 4 хезмәтче, 2 интеллигенция эшли.
Театрның составында үткән елда бер генә партия әгъзасы, 3 кенә комсомол булса, хәзер труппа составында 2 партиец, 13 комсомолец эшли. Артистлар арасында партиясезләр 14 кеше.
Мәскәү татар дәүләт эшчеләр театры бу ел җәйдә ни эшли // Эшче. – 1930. – 21 май.
Бу елга кадәр Мәскәү татар театры кышын Мәскәүдә эшләп, җәй көнендә гастроль белән Донбасс кебек эшче районнарына чыгып, эшчеләр арасында эшләп килә иде. Үткән елгы гастрольләрендә татар дәүләт эшчеләр театры «Шәңгәрәй» хәтта «Таһир-Зөһрә» кебек эшчеләр сыйныфына ят булган әсәрләр белән эшчеләр арасына чыгып, гастрольләр ясап йөрсә, бу елда елдагы куела торган әсәрләр хәзерге сорауларга җавап бирерлек дәрәҗәдә яңартылды.
Бу ел җәйге программага карт язучыларыбыз да: Шәриф Камалның революциягә кадәр булган шахтерлар тормышыннан алып язылган Казан, Мәскәү эшчеләре арасында уңыш казанган «Козгыннар оясында» дигән әсәренең бирелүе, әлбәттә, бөтен программага зур үзгәреш, зур яңалык кертте.
Тагын «Гудок», «Шлем» һәм «Организатор» кебек эшчеләр тормышыннан алынып язылган яңа әсәрләр һәм «Урман кызы», «Ут», «Зәңгәр шәл» әсәрләре кертелделәр. Шул югарыда күрсәткән яңа программа белән театр үзенең тулы составында Уралга гастрольгә дип чыгып китте.
Уралдан соң Кизел, Губаха, Осва, Калат, Асбест, Карабаш, Чиләпкоп, Дигарка, Нижний Тагил һәм Надежда завод копьяларында эшләүче татарлар өчен постановкалар куелачак.
Яруллин. Мәскәү театры Ивановода // Эшче. – 1931. – 6 февраль.
Мәскәү татар эшчеләр театры Иваново шәһәренә гастрольгә килүе уңае белән, беренче тапкыр «Козгыннар оясында» дигән әсәрне куйды.
Иваново шәһәрендә яши торган татар пролетариаты Мәскәү театрының килүен зур шатлык белән каршы алды. Безнең Иваново өлкәсенә моңа кадәр һичбер җирдән татар театры килмәве, татар эшчеләре арасында театрга зур сусау тудырган иде. Шуның өчен Мәскәү татар театрының башлангыч адым атлавына зур рәхмәт әйтәбез.
30 нчы гыйнварда куелган «Козгыннар оясында» һәм 31 ендә куелган «Урман кызы» әсәрләре икесе дә сыйнфый көрәш тарихын чагылдырган тотнаклы әсәрләр.
Аларның геройлары, хан кызлары, вәзирләр түгел, азатлык өчен көрәшүче шахтерлар, кызыл каһарманнар.
Уйнаучыларның уеннарына килгәндә, яхшыдан башка бер сүз дә әйтеп булмый. Артистларның күбесе яшь булуларына карамастан, уенда осталык, труппада бердәмлек көчле.
Фотода: Казан Шәһәр театры
Архив материаллары буенча Рәйсә ШӘРӘФИЕВА әзерләде |
Иң күп укылган
|