поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.05.2011 Медицина

Авылча авыру

Тиздән илнең сәламәтлек саклау өлкәсе янә үзгәрешләр кичерәчәк. 2013 елда бу өлкәдә башланачак реформа “Россия Федерация­сендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында”гы закон проектында тәфсилләп язылып, шушы көннәрдә Дәүләт Думасына кертелгән.

Узган елда ук эшләнә башлаган закон проекты, алдагы программа һәм законнардан аермалы буларак, беренче мәртәбә, медицина оешмаларын медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатына һәм кү­ләменә карап турыдан-туры финанслауны күздә тота. Чөнки моңарчы аларга акча төрле инстанцияләр аша килде һәм шактый өлеше кайдадыр “утырып” калды. Нәтиҗәдә поликлиника, хастаханәләрнең кү­бесе хан заманыннан бирле ремонт күрмәгән, җиһазлар, аппаратуралар иске, даруларны үзең белән алып киләсе, операция кичерсәң, хирургка да, шәфкать туташларына да түлисе, кайбер төр тикшеренүләрне башка хастаханәгә барып үтә­се булды. Яңа закон гамәлгә кергәч, имеш, бар да үзгәрәчәк.

 

Яңа проектның иң төп яңалыгы: системага сәламәтлек саклау стандартлары керт­мәкче­ләр. Алар меңнән артык булыр дип фаразлана. РФ сәла­мәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары В.Скворцова аңла­туынча, бу ке­шегә медицина ярдәме күрсәтүдә адымлап һәм һәр этапны бәйнә-бәйнә анализлап эш итү дигән сүз. (Тагын кәгазь боткасына чумып, кеше онытылмаса!)

 

Элеккеге законнардан аермалы буларак, монысында беренчел медико-санитар ярдәм һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүне финанслауда да яңалык бар. Моңарчы бу төр ярдәм күрсәтүдә медицина оешмаларын җирле үзидарә органнары аша финансладылар, хәзер инде бу эш белән турыдан-туры төбәк министрлыклары шөгыльләнәчәк.

 

Яңа законда төп юнәлеш авыруны дәвалауга түгел, ә профилактикага, ягъни чирне кисәтүгә юнәлдерелә. Принципта начар идея түгел бу үзе. Ләкин без бу җәһәттән ким дигәндә егерме елга соңга калдык бугай. Табиблар үзлә­ре үк бүген халыкның 90 проценты чирле дип әйтеп торганда, ул азган чирләрне ки­сәтү ни рәвешле булыр, билгесез. Тагын бер яңалык: хәзерге кебек хастаханәгә керә башласаң, йөз төрле анализ бирдертеп, аннары, стационарга яткач, шул ук анализларны яңадан тикшереп тинтерәтмәя­­чәк­ләр, ә шунда ук дәва­лый башлаячак­лар. Шул сә­бәпле, хастаханәдә яту срогы да кыскара. Гомумән, табиб авыруга больничныйны 15 көннән дә ар­тыгракка бирә алмый. Әгәр бик тә кирәк икән, моны социаль иминият фонды белгече дә кергән махсус комиссия хәл итәчәк. Тик менә шулкадәр фонд белгеч­ләрен каян алып бетерерләр?

 

Закон проектында беренче мәртәбә “түләүле медицина” дигән термин кертелгән. Бәйсез экспертлар моны “әкрен шартлый торган бомба” дип бәяләп тә өлгерде инде. Алар әйтүенчә, бу төшенчә әкрен­ләп дәүләт гарантиялә­рен кысрык­лап чыгарырга, яңа техно­ло­гияләр кулланабыз ди­гән булып, медицина­ның бар төрлә­рен дә түләү­легә әйләнде­реп бетерергә мөмкин. В.Скворцова, закон проектында бу хакта конкрет әйтелгән, стационарда бик шәп шартларда дәва­лану, косметик ярдәм, пластик хирургия, стоматологиянең кайбер төрләре генә түләүле булачак, ди­сә дә, моңа һич тә ышанасы килми. Министр урынбасары яңа закон проектында табибларга һәм шәфкать туташларына бүләк һәм күчтәнәч би­рүне тыю турында да конкрет әйтелгән дип бара. Янәсе, мондый фактлар махсус эзәрлеклә­нәчәк һәм җәза каты булачак.

 

Бала тудыруда суррогат аналар куллану практикасы тагын да киңрәк җәелде­ре­ләчәк. Шулай ук донор мә­ниеннән файдаланучы ананың баласының әтисе нинди милләттән булуы турында белү хокукы булачак.

 

Һөнәри авырулар белән чирләүчеләргә экспертиза уздыру тәртибе дә үзгәрә. Юкса моңарчы аларның һәрбер­сенә диярлек инвалидлыкны “гомуми авыру буенча” бирделәр, шул сәбәпле алар компенсация түләүләреннән коры кала иде.

 

Зарарлы һәм куркыныч шартларда эшләүче медицина хезмәткәрләрен социаль яклауны оештыру – психиатрия хастаханәләрендә һәм туберкулез диспансерларында, ВИЧ-инфекцияле авыруларны дәвалау белән шөгыль­ләнүчеләрнең эш сәгатьләрен киметү, өстәмә отпуск бирүне регламентлаштыру да яңа законның уңай ягы.

 

Закон проекты безнең реаль тормыштан читкәрәк китеп, күбрәк алга киткән чит илләрдәге практикага нигезләнеп әзерләнсә дә, күрүебез­чә, уңай яклары да шактый. Дәүләт Думасы депутатлары да аны тикшерүгә формаль карамаслар, бүгенге тормышыбызны һәм халыкның менталитетын күз алдында тотып үзгә­решләр кертерләр һәм кабул итәрләр дип ышаныйк.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 88 | 17.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»