|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2011 Мәдәният
Утыз өч хаталы зур бүләкХалкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай юбилееның иң югары ноктасы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күпсанлы кунаклар алдында нәкъ менә биредә чыгыш ясады. Кичәнең рәсми өлешеннән соң, кунакларга зур театраль премияләр алган спектаклебез – «Шагыйрь мәхәббәте» күрсәтелде. Шунысы гына кызганыч, тамашачы өчен түгел, ә бәлки, «чакырулы кунаклар» өчен генә дип тәгаенләнгән иде спектакль. Халык шагыйре Ренат Харис либреттосына танылган композиторыбыз Резеда Ахиярова язган «Шагыйрь мәхәббәте» операсы 2006 елда Тукайның 120 еллыгына ук куелган иде. Ул биш ел эчендә күпме уйналгандыр – төгәл әйтә алмыйм. Шунысы хак: күп уйналмады. Ә соңгы бер-ике елда төрле сәбәпләр аркасында бөтенләй күрсәтелмәде. Соңгы мәртәбә 2009 елда карау насыйп булган иде. Татарстанның халык артисты Мөнир Якуповның 60 яшьлек юбилеена куелган иде ул. Танылган җырчыбыз Мөнир ага Якупов Фатыйх Әмирхан партиясен башкарган иде. Сүз уңаеннан, Мөнир ага – җитмешенче елларда «Тукай» операсының концерт башкаруында (композитор – А.Бакиров, дирижер – Н.Рахлин) Тукай партиясен җырлаган шәхес.
Ниһаять, Тукайның чираттагы юбилеена спектакльне тагын бер карау насыйп булды. Дөрес, төп партияләрнең барысын да диярлек чакырулы артистлар башкарды. Татарстанның атказанган артисты, күп конкурслар лауреаты Владимир Васильев кына үзебезнеке. Аның Газраиле алыштыргысыз иде. Зәйтүнә ролен башкаручы буларак 2006 елны ук билгеләнгән Альбина Шаһиморатова да, ниһаять, беренче мәртәбә «Шагыйрь мәхәббәте»ндә катнашты. Шул көнне көндез Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган Альбинабыз ролен искиткеч итеп башкарды. Мариин театры солисты, ике арада йөреп, Санкт-Петербург белән Казан арасына «тузан төшермәгән», инде үзебезнеке булып беткән Әхмәт Агади да тыңлап туйгысыз иде.
Кыскасы, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бөек шагыйрь юбилеена искиткеч спектакль бүләк итте. Антракттагы бушлай бутерброд белән сокларны да өстәсәң... матур бәйрәм иде. Тик... залда тамашачыны утыртучы ханымнар бушка өләшкән буклет бөтен кәефне пыран-заран китерде. Буклет ике телдә чыгарылган. Татарчасы – русчадан уңышсыз тәрҗемә. Иң кәефне кырганы – Казан истәлеге итеп кунаклар өйләренә алып кайтасы буклет шыбыр хата белән басылган иде.
Мин өстән-өстән генә карап чыгып та 33 хата таптым. Әйтик, «музыкаль җитәкче» сүзтезмәсендә, Т хәрефенең төшеп калып, «җиәкче» дип язылуы, хормейстер Нурия Җураеваның «Татарстаның халык артисткасы» булуы бик күзгә бәрелеп тора лабаса. Тукайның «бөек» түгел, «бөәк» шагыйрь булуы, «үз»не «уз» дип язулары, «шагыйрь»нең «шайгырь»гә әйләнүе, бер үк текстта «сурәтләнә» сүзен У белән дә, Ү белән дә язу – бернинди кысаларга сыймастай хаталар. Өтер, сызык буталчыклыкларын әйтеп торасы да юк – алар хисапсыз. Буклетта бер битне бизәү өчен Тукайның кулъязмасы бирелгән булса кирәк, төгәл укып булмады, чөнки имза өлешен дизайнер яртылаш кисеп калдырган.
Буклетны әзерләүче редакторлар – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмзия Такташ, Анна Сокольская, Ольга Осипова дип күрсәтелгән. Күпме көч түгеп, буклет төзелгән, бизәлгән, типографиядә бастырылган. Кызганыч, корректорга тиешле барлы-юклы акчага экономия ясап, адәм көлкесе килеп чыккан.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры менә шундый «бүләк» ясады республикабызга. Халкыбызның горурлыгы булган М.Җәлил исемен гастрольгә йөртергә кирәксенмәгән театрдан тагын ни көтәсең!
Быел Казан театр училищесында сәхнә теле укытучы Инсаф Абдулладан интервью алган идем. Журналистларның сөйләм хаталары турында сүз чыккач: «Наданлык зур. Безнең илдә, әйтик, салым түләмәсәң, закон бозсаң, судка бирәләр, утырталар. …Тел турында да закон бар. Сөйләмне бозды исә, җәза бирелсен!» – дигән иде ул. Мондый тәкъдимне фантастика итеп кабул итсәк тә, уйланыр урын бар бит, җәмәгать. «Любовь поэта. Шагыйрь мәхәббәте» буклетында ялгыш кына киткән бер-ике хата түгел бит, ярылып яткан 33 хата! Тәҗрибәлерәк корректор, күзлеген киеп тикшереп чыгып, 33 түгел, ә 133 хата тапса да, гаҗәпләнмим...
Рузилә МӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|