|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2024 Җәмгыять
Синоптиклар Татарстанда температура аномалияләре турында кисәтте
Алдагы 10 көндә Татарстанда һава температурасы климат нормасыннан 6 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге кисәтә. 11 февральдән 20 февральгә кадәр Татарстан Республикасы буенча температура нормасы -11 градус тәшкил итә, Казан буенча — 10 градус.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген төбәктә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә -28 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
Көндез -10дан -15 градуска кадәр, урыны белән бераз кар явачак. Һава торышы болытлы, аязучан булачак. Урыны белән 13 м/с кадәр җил фаразлана, юлларда бозлавык булырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|