|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2011 Юмор
Телефоннан сөйләшү
– Туфан абый, хәлләрең ничек?
– Путинныкы кебек.
– Ягъни мәсәлән?..
– Патша буласым килә.
– Нәҗибә апа ничек?
– Лукашенко сыман.
– Ягъни?..
– Рәсәйгә буйсынырга да теләми, Рәсәйсез яши дә алмый.
– Кызың Әлфия нихәлләрдә?
– Шәймиев шикелле.
– Ничек алай?
– Татарстан да кадерле, Рәсәйне дә якын итәргә кирәк.
– Оныгың Диләрә?
– Рамзан Кадыйров инде. Яраттыра белә.
– Ачыграк әйтә аласыңмы?
– Мин Путин булгач, аңлашыладыр, шәт.
– Ә Данияр?
– Коеп куйган Назарбаев.
– Назарбаев?!!
– Әйе, күп сөйләшми, үз эшен эшли.
– Диләрәнең кызы бар бугай.
– Әйе, исеме – Сәйдә.
– Ул ничек?
– Балетмейстер Моисеевны беләсеңдер инде.
– Әлбәттә.
– Моисеев вафат булгач аны алыштырды. Барыбызны да биетә.
– Ә мин?.. Мин кем синең өчен, Туфан абый?
– Бәйләнмә әле, Саакашвили.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|