поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.05.2011 Җәмгыять

“Онытма, туган авылым, батыр балаларыңны!”

дип уелып язылган 7 майда Красный Яр районының Яңа Кызылсу авылында Бөек Ватан сугышында һәм башка бәрелешләрдә катнашучылар хөрмәтенә ачылган һәйкәлдә.

Бу көнне әлеге игелекле гамәлне хуплагандай моңа кадәр болытлар артына качып торган кояш та чыкты. Олысы, кечесе авыл тарихы өчен үтә дә әһәмиятле булган тантанага җыелды. Күрше Мулла, Губанкүл, Тупли авыларыннан килүчеләр дә бихисап иде. Ә иң алдагы рәттә – хөрмәтле ветераннарыбыз. Кызылсу авылында бүген исәннәрдән аларның берсе – Ибраһим ага Минсафин гына. Калганнары – Мулладан Миннегәрәй Вәлитов, Габдрахман Салюков, Туплидән Лотфулла Латыйпов, Яңа Буяннан Николай Милошедченко, Самара шәһәреннән Фатыйх Шәрәпов, Гомәр Хәлиуллов кунак булып килгәннәр.

 

Орден-медальләр таккан, парад костюмнарын кигән сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре бәйрәмдә иң кадерле кешеләр булып, ямь өстенә ямь өстәделәр. Аларның күпләре Дәүләт гимны белән башланып киткән тантананың ахырына кадәр яңарган хатирәләреннән күз яшьләрен тыя алмадылар.

 

Әйе, күпме сагыш, күпме хәсрәт, күпме корбан китергән каһәр суккан бу сугыш! Кызылсудан фронтка киткән 59 ир-егетнең унтугызы өенә әйләнеп кайтмаган. Ә менә сугышта катнашкан авылдашлары арасында бердәнбер хатын-кыз Сәрия Тимербулатовага (Садыйкова) Аллаһы Тәгалә озын гомер биргән, һәм ул аны лаеклы кичереп, берничә ел элек вафат булган.

 

Бәйрәмдә Самара мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин һәм Кызылсу авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самара Җәмигъ мәчете имамы Габделәхәт хәзрәт Мингачев Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар, тыныч тормышта вафат булган ветераннар, тыл хезмәтчәннәре рухына Коръән сүрәләре багышлап, изге догалар кылдылар.

Һәйкәлне ачып җибәрү мизгелләре бәйрәмдә иң тантаналы, иң дулкынландыргыч минутларга әйләнде. Бу хокук илебезне саклаучыларның варисларына – Зиннур Садыйковка һәм Хәсибулла Ягъфәровка бирелде. Анда 94 исем язылган. Димәк, 94 язмыш... Шушы ачы язмышлар арасында төрлеләре бар. Берәүләр сугыш кырларында ятып калса, икенчеләре 1944 елдагы септик ангинадан үлгән. Мәсәлән, Кызылсуда яшәүче Гыйльметдин Гайнетдиновның әтисе фронтта һәлак була, ә әнисе шушы эпидемия вакытында якты дөнья белән хушлаша.

 

Кызылсу авылында һәйкәл кую идеясе бер-ике ел элек барлыкка килгән. Аны төп иганәчеләр Әлфия Ибраһимова, абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Йосыф Мингачевлар шунда ук хуплап алалар. Шулай ук бик күп кызылсулылар да бу игелекле гамәлдә катнашырга теләп, хәлләреннән килгәнчә булышалар: Мәдинә Билданова, Миннегаян Ситдыйкова, Фаизә Мингачева, Фәния Грачева һәм башкалар. Ә эш тәмамланган чорда “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлеге дә ярдәмгә килә. Шулай итеп, Кызылсуда туып-үскән кешеләр – туган авылында һәйкәл кую идеясен тәкъдим иткән һәм аны тормышка ашыруга күп көч куйган оештыру комитеты җитәкчесе Шамил Галимов, абыйлы-энеле Әмирхат һәм Әхтәм Ситдыйковлар җиң сызганып керешкән эшләрен ахырына кадәр җиткерәләр.

 

Һичшиксез, бу гамәлнең әһәмияте әйтеп бетергесез. Илебез иминлеге, халкыбыз тынычлыгы өчен көрәшкән батырларыбызның исемнәре буыннан-буынга күчеп килеп, мәңге яшәргә тиеш. Бәйрәмдә чыгыш ясаган Красный Яр районы башлыгы Владимир Моглячев та, “Бердәм Россия” партиясенең район оешмасы секретаре урынбасары Александр Ганин да нәкъ шундый фикер белдереп, җыелучыларны шушы зур вакыйга белән тәбрикләделәр. Ә шулай ук сәхнәдән чыгыш ясаган Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин ветераннарга бүләкләр дә алып килгән иде.

 

Ә Казан кунагы – танылган татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисткасы Зөһрә Сәхабиева, Самарадан Украинаның атказанган җырчысы Николай Мороз, һәвәскәр җырчы Линар Абсаттаров, Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, оста гармунчы Рәшит Нурмөхәммәтов катнашындагы зур концерт бәйрәмгә җыелучылар өчен тагын бер зур бүләк булды.

 

Кызылсуда ачылган һәйкәл авылдан чыгып китә торган юлга караган. Шул сукмактан кайчандыр ата-бабаларыбыз, туган авылын, Ватанын, якыннарын дошманнан яклар өчен һәм 60 елдан артык вакыт үткәч, таш белән гранитка уелып, рәхмәтле балалары-оныклары хәтерендә мәңгелеккә калыр өчен, фронтка юл тотканнар...

 

 

 

 

Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары - Лотфулла ЛАТЫЙПОВ (сулдан уңга), Миннегәрәй ВӘЛИТОВ, Вагыйз хәзрәт ЯРУЛЛИН, тыл ветераны Сәлимгәрәй ХИСАМЕТДИНОВ.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»