поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.05.2011 Мәдәният

«Бәрәкалла!»

Безнең кызлар!

 

Эстрадабызның абыйлы-сеңелле җырчылары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар ел да яңа концерт программасы тәкъдим итә. Быелгысын «Җырчы тормышы» дип атаганнар. И кызык булды да соң!..

 

Дилә тамашачыларына гел сюрпризлы дуэт әзерли. Былтыргы «Бәхет ачкычы» программасында ире Марат Мухин белән парлап җырлаган иде. «Быел миңа Татарстанның халык артисты Резеда Галимова белән чыгыш ясау насыйп булды. Аның тавышын бик күптәннән ошатам. Студент елларында консерваториягә классик концертлар тыңларга йөргән чакларда аны ләззәтләнеп тыңлый идем», – дип сөйләде Дилә. Яраткан җырчысы белән парлап җырлау хыялын быелгы программада тормышка ашырырга уйлаган Дилә Резедага шалтыратып карый, әмма элемтә тоташмый. Концертларына бер атна кала, Дилә төшендә Резеда Галимова белән «Аккошлар» җырын башкаруын күрә. Моны югарыдан төшкән билге дип кабул итеп, аны тагын эзли башлый. Һәм таба! Резеда тәкъдимне кабул итә. Резеда Галимова белән Дилә «УНИКС» сәхнәсендә «Кайту» исемле ретро-җырны искиткеч итеп башкаралар.

 

Айгөл туташ Төркиядә нишләп йөри?

 

Эстрадада Айгөл туташ буларак билгеле Айгөл Зыятдинова 2009 елда Сафран-Болу шәһәрендә үткәрелгән «Алтын Сафран» Халыкара фестивалендә катнашкан. Татар халык көенә үзе сүзләр язган «Сәлам» дигән җырны башкарган ул. Җырның бер өлеше татарча, икенче өлеше төрек телендә икән. Төркиядә аны ошатып калганнар, хәзер төрле чараларга чакырып торалар. Күптән түгел генә Анталиядә оештырылган, «TRT» каналының турыдан-туры эфирында күрсәтелгән концертта җырлап кайткан, чая кызны «Йәни Гөн» тапшыруына да чакырганнар. Биш яшеннән үк бию һәм вокал буенча иң яхшы мөгаллимнәрдә тәрбияләнгән, «Сөембикә варислары» фестивалендә өч ел рәттән катнашкан туташыбыз беркайда да югалып калмый. Татар кызларының өлгесе буларак, сәфәр кылган һәр җирдә Татарстан турында сөйләп, гореф-гадәтләребез белән таныштырып йөри. Бүгенге көндә Айгөл туташ КФУның икътисад бүлегендә укый, тиздән әлеге уку йортын тәмамлаячак.

 

Иделиядән яңа клип

 

Иделия Макарованың Америкага күченеп китүен белми калганнар сирәктер. Ул анда IDELIA MARS псевдонимы белән иҗат итә. Шушы көннәрдә «The road before me» дигән җырына төшерелгән клип әзер булган. Әлеге клипны Майкл Джексонның якты истәлегенә багышлаган ул. Видеоны Казанда һәм Питрәч районы Татар Казысы авылында, әнисенең туган нигезендә төшергәннәр. Төп геройны Мәсгуть ага Имашев уйный. Клипта гомер буе иңне-иңгә куеп яшәгән, картлыкны да матур итеп бергә каршы алган пар сурәтләнә.

 

Тагын бер татар туды!

 

Журналыбызның даими авторы, «Матбугат» сайты хуҗасы Данил Сәфәровның улы туды. Аңа Сабир дип исем куштылар. Сабир Данил улы Сәфәров – яңгырый бит, ә! Сабыйга исәнлек-саулык, киләчәктә энекәшләр һәм сеңелкәшләр телибез. Данил һәм Әдилә! Котлыйбыз сезне!

 

Ләйлә бәйрәме

 

Ләйлә Дәүләтова чираттагы китабын чыгарып, аны тәкъдим итү кичәсен оештырды. Кичәгә чакырылган җырчылар Ләйлә сүзләренә язылган җырларның күбесен шул китапка карап җырладылар. Ник карап җырламаска ди... шундый матур рәсемле китапка.

 

Ике, юк... өч куян ату

 

Җырчылар Лилия Муллагалиева һәм Айгөл Бариева яз башында гаиләләре белән Мексикага барып, матур гына ял итеп кайтканнар иде. Алар анда тик кенә ял итеп ятмаганнар, клип та төшергәннәр. Бу хикмәтле илдәге ял шактый кыйммәтле булу сәбәпле, Рәсәй туристлары Төркиядәге кебек бик күп түгел ди анда. Кайтуына кызларның берсен – Айгөл Бариеваны тагын бер шәп яңалык көтеп торган – аңа «Татарстанның атказанган артисты» исеме биргәннәр. Шулай итеп Айгөлнең язын аткан «куян»нары өчкә тулды.

 

 

Татарстанда Фатих Кәримгә багышланган фильм күрсәтеләчәк

 

Җиңү көне уңаеннан әби-бабайларыбыз батырлыгын хәтердә яңарту максатыннан «Татаркино» республикабыз кинотеатрларында Бөек Ватан сугышына багышланган фильмнар күрсәтәчәк. Тамашачылар яратып өлгергәннәренә өстәп, тагын дүрт документаль фильм тәкьдим ителәчәк. «Сигез бизәкле сөлге», «Минем фронт сызыгым», «Бөек Җиңүгә Татарстанның керткән өлеше», «Фатих Кәрим – солдат шагыйрь» фильмнары тамашачыны битараф калдырмас. Халкыбызның фидакарь улына багышланган «Фатих Кәрим – солдат шагыйрь» документаль фильмын тәкъдим итү тантанасы «Мир» кинотеатрында булды. Фильмда шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова әтисе турында истәлекләр сөйли. Фатыйх Кәримнең яшәү көче, халкына булган мәхәббәте, нахакка дүрт ел төрмә газабы кичереп тә иленә бернинди үпкә сакламавы, үз теләге белән фронтка китүе, анда йөз илледән артык шигырь, сигез поэма, ике повесть, бер драма язуы чын соклану һәм горурлык уята.

 

Бибинур Мамадышта

 

Моннан утыз еллар элек авылларга килеп кино күрсәтү бик популяр иде. Шундый матур традицияләрне истә тотып, «Татаркино» оешмасы үзенең районнардагы филиалларында Татарстанда төшерелгән фильмнарны күрсәтә башлады. Мондый очрашулар Балтач, Актаныш, Азнакай, Мамадыш районнарында булып узды инде. Әлеге чараларда фильмнар күрсәтелүдән тыш, сценарий авторлары белән түгәрәк өстәлләр дә оештырыла. Ул очрашуларга «Бибинур» фильмының төп каһарманы Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова да еш бара. Әлбәттә инде аңа сорауларны да иң күп яудыралар, кызык хәлләр хакында сөйләтләр. Әйтик, Бибинур әбинең суга егылу тарихын үзеннән сөйләтү кызык бит. Ә ул ялындырып тормый, сөйли:

 

– Минем урынга суга дублер егет сикерергә тиеш иде. Гәүдәгә минем кадәр генә. Күлмәкләремне кидерттек тә, сикерде бу. Әмма шундый итеп сикерде – әби кеше алай сикерә алмый инде. Шуннан мин үзем сикерергә булдым. Күлмәкләрне тиз генә үтүк белән киптерделәр дә, «начали» дип әйтүгә сикердем мин. Үзем үк сиздем инде – әйбәт килеп чыкты. Бераздан кычкыралар миңа, дөрес сикермәдең дип. «Начали» дигәч түгел, «начали, мотор» дигәч сикерергә кирәк булган икән. «Мотор»ны көтеп тормый сикергәнмен бит.



Сәхнә
№ 5 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»