|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2011 Экология
Кәҗә гөмбәсе артыннанЯл көннәрендә, язгы май бәйрәмнәрендә барысы да шәһәрдән чыгып, урманга, елга янына барырга тырыша, яки дачасында эшләрен дә эшли, берүк вакытта саф һава да сулый. Шәһәрдә яшәүчеләр табигатьтәге үзгәрешләрне базарда күрә алалар: башта умырзая бәйләмнәре, аннары беренче гөмбәләр... Соңрак җир җиләге, кура җиләге, урман чикләвеге, балан, миләш, шомырт җыеп сатучылар пәйда була. Көз көне башка урман бүләкләре - төрле гөмбәләр сатыла башлый. Халык юкка гына: “Урман үстер, ачлык күрмәссең”, - димәгәндер. Сугыш вакытында да кешеләрне үлемнән саклап калучы шушы урман булган.
Көн аяз, кояшлы...Без дә электричкага утырып, шәһәр читенә, урманга чыгырга булдык.
Гаиләбездә гөмбә җыю инде күптән традициягә әверелде. Аеруча шушы кәҗә гөмбәсе (сморчок) безгә бик ошап китте. Яз көне урманга барсак, без шул гөмбәсез кайтканыбыз юк. Тормыш иптәшем гөмбә үскән урыннарны яхшы белә, ә аңа аның мәрхүм әтисе күрсәтеп калдырган.
Кәҗә гөмбәсенең җыерчыклы манаралары былтыргы яфраклар астынан чак кына күтәрелеп тора, аны күреп алыр өчен, бик игътибарлы булырга кирәк. Иң беренчесен тапкач, шатлыгыбыз ташып чыгарга җитеште, аны тизрәк фотога төшереп алдык.
Сукмак буйларында, чыбык-чабык арасында, яшел мүк белән капланган агач төпләре тирәсендә үскән дымлы, салкынча тәнле гөмбәләр агач тамырлары белән тыгыз бәйләнештә булып, бер-берсен тукландыралар икән. Табигатьтәге шушы бәйләнеш – симбиоз дип атала. Яз көне гөмбәнең “строчок” дип аталганы да очрый, алар бер-берсеннән эшләпәләре белән аерылып тора, анысында агулы матдәләр бар, шуңа күрә бик сак булырга кирәк.
Бер гөмбәчедән сорыйлар икән: “Гөмбәләрнең барысын да ашарга ярыймы?”
“Әйе, - ди гөмбәче, - тик кайсы-берсен гомереңдә бер генә мәртәбә!”
Урманның тынычлыгына, матурлыгына хозурланып, күкрәк тутырып саф һавасын рәхәтләнеп сулап, шәһәргә әйләнеп кайтканда без бер кәрзин урман бүләге – кәҗә гөмбәсенә өстәп күңелдә озакка сакланырлык хисләр алып кайттык.
Әгәр күңелегездә тынгылык булмаса, дөнья мәшәкатьләрен онытып, ял көнегездә бер урманны әйләнеп кайтыгыз, шундук кәефегез күтәрелер, рухланып китәрсез.
Зөлфия ВӘЛИӘХМӘТОВА |
Иң күп укылган
|