поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.05.2011 Җәмгыять

Маршал Якубовский – Хәлиулла Якупов ул, – ди шыгырданлылар.

9 май көнне Чуашстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Кырганов шалтыратты. Бәйрәм белән котлаганнан соң: “Рәшит абый, маршал Якубовскийның безнең авылдан чыккан татар кешесе икәнен беләсеңме?” – дип сорагач, мин ачкан авызымны яба алмыйча, сүзсез калдым. Ул агалы-энеле Рифкат һәм Минхәйдәр Якуповларның телефоннарын биргәч, мин икенче көнне Шыгырданга “очтым”, Чаллыда яшәүче Рифкаттән үз хәбәрчебез Рәис Зарипов сораштырырга булды.

 Нигез  

Бу нәселнең, дөресрәге, Галим (башка мәгълүматларга караганда, Мингалим) бабай гаиләсенең тарихы кызык та, кызганыч та маҗаралардан торган икән дигән нәтиҗәгә килдем мин әтиле-уллы Якуповларны тыңлагач. Сүзне ерактанрак башлыйк әле. 83 яшьлек Нурулла Якупов күрсәткән шәҗәрәдән шул мәгълүм: әлегәчә ачыкланган мәгълүматларга караганда, нәсел агачының башында Исмәгыйль карт тора. Аның гаиләсендә биш ир бала үскән. Болар – Әхмәт, Ибраһим, Хөсни, Ильяс, Али. Аерым алганда, Әхмәтнең өч углы булган: Закир, Йосыф һәм Якуп. Безне кызыксындырган Якуп гаиләсендә дүрт кыз бала – Сара, (Пакруп) Фәхри, Хәбибҗамал һәм Бибиниса, ике ир бала – Сафиулла белән Галим үсә. Шәмсеҗиһан белән Сафиулла Якуповларның бердәнбер баласы ул – өлкән әңгәмәдәшебез, 1928 елгы Нурулла абый (күрәсең, беренче Бөтендөнья сугышында полякларга әсирлеккә эләгеп шактый иза чиккәнгә, соң гына өйләнгән Сафиулла агай). Минҗамал белән Галим Якуповлар гаиләсе ишлерәк булып чыга: аларда өч ир бала туа. Болар – Хәбибулла, Нургали, Хәлиулла. Ни кызганыч, тотрыксыз булып чыга аларның гаилә учагы. Галим бабай Якутскидагы Бодайба җирлегендәге алтын приискаларына эшкә киткән җиреннән авылга башка кайтып күренми. 

Өч бала белән ялгызы утырып калган, иреннән кош теледәй сәлам хаты да алып укый, юана алмаган Минҗамал-Миннук өч баласын Якуп карт белән Мәхмүб(ә) карчыкка калдырып Буа районындагы берәүгә кияүгә чыга. Дөрес, сугыштан соң, тагын өч бала ияртеп, әле ул кабат Шыгырданга кайтачак. Әмма инде бу юлы авылда озак тормый. Заһит белән Нургасимәне ияртеп Себергә китә. Кем белә: бәлкем ирен эзләп китүе булгандыр. Шул китүеннән ул да, балалары да Шыгырданга кайтып күренми. Дөрес, Гыйлаҗ дигән улы, агасы Хәлиулланы эзләп баруы булгандырмы, башка сәбәпме, Мәскәүгә китеп бара. 

Куш йөрәкле егетләр 

Бу инде сугыштан соңгы еллар. Минҗамалның өлкән балаларына әйләнеп кайтыйк әле. Нурулла аганың үз истәлекләренә һәм моннан биш ел элек кенә вафат булган, күршедә генә яшәгән Фәттәхетдин бабайның хатирәләренә караганда, өч ир бала арасында, мөгаен, иң шугы – кечкенәләре Хәлиулла булгандыр. Һәрхәлдә, төннәрен ат көтәргә барган яшүсмерләрнең өчесен-дүртесен егып салып өеп куя торган була ул. “Үзе көтми, бездән көттерә иде. Төн уртасында кыска гына аркан бавы алып, көтүдәге иң дуамал атны йөгәнләп, күрше авылларга барып, каз-үрдәк, яисә коега сакларга куелган җиреннән катык-каймак чәлдереп кайтып безне сыйлый иде. Урманга баргач та үзе эшләми, юкәне бездән суйдыра иде”, – дип искә ала торган була күрше бабай Ф.Кабаев.

Якуп карт үлеп киткәч, шактый олыгайган Мәхмүбә әбиләрен егетләр санга санап бетермәгән, күрәсең. Күрше авыл егетләрен дә тукмап кайта торган була болар. Шулай бервакыт бер чуаш егетенә каты гына эләгә. Шуннан соң НКВД хезмәткәрләре боларны эзләп килә. Бу 1921–22 еллар тирәсе. 16–18 яшьлек егетләр, нишләргә, дип бераз баш ватканнан соң, бәхет эзләп читкә китәргә карар кыла. Ачлык афәтеннән котылуның бер юлы да булгандыр бу, мөгаен. Канаш станциясендә юллары аерыла бертуганнарның. Иң олысы – Хәбибулла Үзбәкстан якларына барып чыга. Нургали Иркутскидагы Тулун шәһәренә, хәрби заводка барып урнаша. Бронь булгач, аны сугышка да алмыйлар. Хәлиулла исә Мәскәү ягына юл тота.

Күрешү – аерылышу 

Өч бертуган озак кына күрешми. Шулай да ниндидер багланыш- элемтә булган, күрәсең. 1940 еллар ахырындамы, 1950 еллар башындамы Үзбәкстаннан Тулунга, Нургалине эзләп, өлкән агалары Хәбибулла килеп төшә. Бер атна тора ул монда. Әмма башка очрашмый алар. Хәбибулланың балалары булганмы, юкмы, кайда җирләнгән – мәгълүм түгел Якуповларга. 

Генерал-лейтенант дәрәҗәсенә җиткән Хәлиулла 1960 нчы елларда эзләп таба абыйсын (янәшәсендә адъютанты да була әле). Ике бертуган елашып күрешәләр. Атна-ун көн кунак булганнан соң, туып-үскән нигез җәһәтендә ике туган арасында низаг килеп чыга. 

– Безне үстергән нигезне туздырдың! Син – миңа, мин сиңа брат түгел! – дип Нургали өй стенасында эленеп торган мылтыктан энесенә атып җибәрә. Бәхеткә, Нургалинең җәмәгате үз вакытында көпшәне күтәреп өлгерә: ядрәләр өй почмагында тирән эзен калдыра. Шушылай ике бертуган бер-берсеннән баш тарта. Нигезне туздыру вакыйгасы ничек булган соң? 1935–36 нчы еллар тирәсендә офицер дәрәҗәсе алган Хәлиулла Шыгырданга кайтып ике атна кунак була. Янәшәсендәге бик чибәр җәмәгатен – җитен чәчле хатынын поляк милләтеннән дип таныштыра. “Ул вакытта алты почмаклы өйдә яши идек. Йортның бер ягы – безнеке, икенче ягы – Галим абыйларныкы санала. Хәлиулла абый, монысы әтинең өлеше, дип келәтне, өйнең яртысын сүтеп алып, колхозга бирдертте. Аны авылдагы коммунистлар котыртты инде”, – дип искә ала ул вакытларда алты-җиде яшьтә булган Нурулла бабай. 

Шунысы кызык: әтисенең исемен фамилия итеп алган Нургали Галимовлар гаиләсендә дә, Нурулла абзыйның үз гаиләсендә дә ун бала туган. Нургали абзый үзе дә, балалары да Шыгырданга кайтып йөргән. “Соңгы кайтуында һич китәсе килмәде. Башка кайта алмам инде дип елады. Әнием аңа поездда йокларга йомшак булыр дип мамык мендәр биреп җибәргән иде”, – ди ул күренеш күңеленә нык уелып калган өлкән Якупов. Ә менә Хәлиулла абзыйлары шул китүеннән башка кайтып күренмәгән Шыгырданга. 

Кан тартуыдыр... 

– Нишләп хәзер генә маршал абзыегызның балаларын эзләтергә, маршал туганыгыз барлыгын дөньяга белгертергә булдыгыз, – дип сорамый булдыра алмадым мин, боларны ишеткәч Минхәйдәр Якуповтан. “Нигезне туздырды ул. Маршал булмагае, әллә кем булсын?! Исемен дә ишетәсем килми!” – дип әтием моңарчы каршы булды. Инде йомшарды. Замана четрекле булгандыр инде, ди хәзер. Билгеле, элегрәк туганлыкны раславы җиңелрәк булыр иде. Хәлиулла абзыебызны белгән, ара-тирә күрешеп, сөйләшеп торган авылдашыбыз Әхмәргали Куянов та исән түгел инде хәзер. Ул КПСС Үзәк Комитетында, соңрак Министрлар Советында шофер, механик булып эшләгәнгә, югарыда эшләүчеләрнең күбесен күреп белгән”, – ди Минхәйдәр. 

Дөрес, Нургали Галимовның балаларын Якубовский СССР Оборона министрының беренче урынбасары һәм бер үк вакытта Варшава килешүендә катнашучы дәүләтләрнең кораллы көчләре баш командующие булып торган вакытта үз ставкасында кабул иткән булган. Аның янына Мингали, Маһирә, Хәлиулла (иң кечкенәсе – маршалның адашы) керә. Кырыс кеше булуын монда да сиздерә ул. “Без аралашмаячакбыз. Әмма, үзем үлгәннән соң, балаларым белән аралашуны тыймыйм”, – дип кистереп әйтә агалары. Хәер, кабул итүе үзе дә араны тәмам өзүне аңлатмый лабаса. “Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, Хәлиулла агабызның дүрт баласы бар. Дөрес булса, бер оныгы мәчеткә йөри, татар исеме кабул иткән”, – ди Минхәйдәр. 

Күрәсең, Чаллыда яшәүче Рифкат абыйсы да үзенчә эзләнгән. “Ул, 2005 елда Мәскәүгә баргач, Сокольники паркында отставкага чаклы Генштабта эшләгән бер полковник белән сөйләшкәндә, Якубовский турында сораштыра, милләтен белешә. Тегесе, белорус ул, ди. Акценты булуын да искәртә. Бик кырыс, тәвәккәл кеше иде, дип тә өсти”, – дип хәбәр итте, Якубовскийның Рифкат Якупов юнәткән берничә фотосурәтен җибәрде редакциябезгә үз хәбәрчебез Рәис Зарипов. 

Якуповларның сөйләвенә караганда, Нургали Галимовның безнең якларга катып урнашкан ике баласы – Нәфисә белән Хәлиулла исән әле. Икесе дә Башкортстанда яши. Ә менә аларның Яңа Чабаксар каласында яшәгән Мингали абыйлары вафат инде. Монда аны хатыны алып кайткан булган. Тик менә Сергей исемле уллары туганлык җепләрен барлау белән кызыксынмый икән. Шуңа да Минхәйдәр Чаллыдагы Рифкат абыйсы белән Уфада яшәүче Нәфисә апасын, туганлык җепләрен тергезү, яңарту өчен, әүвәл Яңа Чабаксарга, аннан Тулун каласына юлламакчы. Иркутски якларында да нәсел тармаклары сакланган булырга тиеш бит. Аннан соң инде Мәскәүдә дә эзләнүләр башларга була. Билгеле, Ульянда күмелгән Әхмәргали Куянов гаиләсендә дә ниндидер фотосурәтләр сакланган булырга мөмкин. Әни бер, әти башка булган Гыйлаҗ абзыйсын да эзләтмәкче була ул. ”Бөтен чыгымнарын үзем күтәрәм. Анлык кына мөмкинлегем бар”, – ди хәзерге вакытта Ульянда төзелеш ширкәте тотучы М.Якупов. 

Безнең белешмә 

Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, Иван Игнатьевич Якубовский 1911 елның 25 декабрендә Беларусь Республикасындагы Могилевск өлкәсенең Горецк районына караучы Зайцево авылында, ишле крестьян гаиләсендә туган. 1944 елның 10 гыйнварында – беренче мәртәбә, шушы ук елның 23 сентябрендә икенче мәртәбә Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек булган. 1967 елны аңа маршал дәрәҗәсе бирелә. 1976 елны вафат булгач Кызыл мәйданда, Кремль стенасы янында җирләнгән. 

– Безнең фикеребезчә, Якубовскийның Беларусьтан чыгуы – бер легенда гына. Зайцево – хатынының авылы ул. Беренчедән, туган җиреннән качып диярлек китәргә туры килгәч, икенчедән, славян миләтендәгеләргә хәрби дәрәҗәләргә ирешү ансатрак булгач, Хәлиулла абыйга башка исем-отчество алырга туры килгән. Һәрхәлдә, бераз үзгәртеп булса да фамилиясен саклаган бит. Хатыны авылындагы берәр егетнең исем-отчествосын алу ихтималы да бар, – диде исем-фамилиясен үзгәртүе турында сораштыргач М.Якупов. Чынлап та, эзләп карыйсы иде: хәзерге вакытта да Беларусьта мондый авыл бармы, Иван Игнатьевич Якубовский дигән кеше булдымы икән? Безнең фикеребезчә, Якуповларның сөйләве дөреслеккә бик тә туры килә. 10–11 майда – ике көн дәвамында аралашканнан соң, Минхәйдәрнең дә, Нурулла абзыйның да ялган данга, ниндидер авантюрага мохтаҗ түгеллекләренә инандым мин. Гомумән, биш вакыт намаз укый торган, бик тә ихлас, милли җанлы кешеләр дип кабул иттем мин аларны. Беренче чиратта, нәселебезне түгел, милләтебезне күтәрү өчен, татарның да үз маршалы булганын белдерү өчен алынган дип аңладым мин Якуповларның газетабызга “чишелү” серен. 

Без дә үз чиратыбызда бу язманы эзләнү-тикшеренү эшләренең башы гына һәм үз тарафыбыздан Мәскәүдәге милләттәшләребезне дә кузгатып, маршал Якубовскийның гаиләсе белән элемтәгә керергә тырышачакбыз. Безнең фикеребезчә, югарыда сөйләнгән тарих – совет заманындагы татар кешесе башыннан узган шәхес фаҗигасы да, зур хәрби дәрәҗәгә ирешү мисалы да, куш йөрәкле, тәвәккәл кешеләрнең гади крестьян баласыннан маршалга кадәр олы юл үтү мисалы да ул. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 87 | 14.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»