|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2011 Дин
ӘгәһләндерүИнститутны бетергәч, юл хәрәкәте инспекторы булып эшкә кердем. Әти-әниемнән күчеп китеп күрше шәһәрдә эшли башладым. Вазифам шәһәр янындагы районнарның тынычлыгын тәэмин итү, юлларны тикшерү һәм юлчыларга ярдәм итү иде. Эшемнән канәгать, тормышымнан риза идем, хезмәтемне тырышып башкардым. Көннәрем бертөрле диярлек үтә иде: һәр көн кабатлана торган күренешләр, төрле юл вакыйгалары, җәрәхәтләнүләр… Ләкин бер көн башка көннәрдән аерылып истә калырлык булды. Гадәттәгечә эш вакытында иптәшем белән юл читендә сөйләшеп торган идек. Кинәт кенә ике машинаның көчле бәрелешү тавышын ишеттек. Җәрәхәтләнгәннәрне коткару өчен авария урынына йөгердек. Күргән халәтне сүз белән сөйләү кыен. Машина эчендә аянычлы хәлдә ике кеше ята. Аларны машинадан чыгарып носилкага яткырдык. Икенче машинадагы кешеләр үлгән иде инде. Әмма бу икесе дә җан бирү хәлендә иделәр. Иптәшем алар янында кәлимәи шаһәдәтне кабатлый башлады: «Лә иләһә илләллаһ…» дип әйтегез …«Лә иләһә илләллаһ» диегез…
Ләкин алар ниндидер җыр сүзләрен әйтеп маташтылар. Иптәшем туктамастан кәлимәи шаһәдәтне кабатлап торды, алар икесе шул җырны дәвам иттеләр. Файдасы булмады. Җыр авазы басыла башлады… соңыннан сүнде, хәрәкәтсезлек… Алар дөньядан уздылар.
Икесен машинага салдык… иптәшемнең төсе киткән иде. Сузылган авыр тынлыкны аның калтыраган тавышы өзде:
— Кеше тормышының ахыры ничек булуы аның гамәленә бәйле…
Шуннан соң ул миңа дини китаплардан күп кенә гыйбрәтле кыйссаларны сөйләп бирде.
Үлемнән курыктым, булган хәлдән бигрәк тә тәэсирләндем… Шул көнне истигъфар намазын укыдым. Вакыт үтүе белән әкренләп бу фаҗига онытылды. Элгәре булган гафләт халәтем кире кайта башлады. Шушы фаҗигадан соң алты-җиде ай үткәч, янә бер вакыйга булып алды. Җир асты юлда машинасы ватылган бер адәм кирәкле деталь алу өчен кире барганда, аны килүче машина бәрә. Җәрәхәтләнә. Барып аны машинага салдык һәм сырхауханәгә юнәлдек. Урта яшьтәге ир-егет. Ул нәрсәдер сөйләргә маташты, әмма нәрсә әйткәнен төшенә алмадык. Бераздан тавышы ачылды, ул күркәм рәвештә Коръән укый иде… Сөбханаллаһ, җәрәхәтләнгән адәм, киемнәре канга баткан, сөякләре сынган, үлем якасында торганы шунда ук күренеп тора…
Гомеремдә андый күркәм кыйраәтне ишетмәгән идем. Мин Кәлимәи шаһәдәтне талкыйн кылмакчы булдым. Бу күркәм авазны ишетү өчен шәригем миңа дәшмәскә кушты. Карасам, ул вакытта аваз бераз үзгәрде, ул шаһәдәт бармагын югарыга күтәреп кәлимәи шаһәдәтне әйтүдә иде. Аннары аның башы бер тарафка кыйшайды. Йөрәге, сулышы туктады, өзелде…
Ихтыярсыз күзләремнән яшьләр түгелде…
В.ЯКУПОВ |
Иң күп укылган
|