поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.05.2011 Җәмгыять

Һәр бала үз ризыгы белән туа

Исәнмесез, хөрмәтле «Шәһри Казан» редакциясе! Күптән түгел танышым аборт ясатты. Яралгыга биш айлап була иде инде. Балада даун чире бар, юләр, акылсыз булып туачак дип, табиблар аңа көмәнен төшерергә киңәш иттеләр.

Ул УЗИ дигәннәре кайдан гына килеп чыккан диген? Элек әнә берни белмәгәннәр, тыныч яшәгәннәр. Хәзер авырга узсаң, УЗИ нәрсә әйтер икән, дип котың алынып тора. Ярый ла замана аппараты барысын да дөрес әйтсә, ялгышкан очраклары да шактый бит. Баланы бит Ходай бирә, исән туамы ул, авырулар беләнме, анысын да Раббыбыз хәл итә. Мин моңа үзем белән булган вакыйгалардан соң тагын бер кат инандым.

 

Ирем белән озак кына очрашып йөрдек. Саф сөю иде, матур йөрдек. Туйлар ясадык, гаилә булып яши башладык. Балага уздым. Барысы да яхшы гына барды. Табиблар карындагы сабыйның үсеше әйбәт диделәр. Нарасыем көн үсәсен ай үсә. Кыскасы, баланы табар вакыт җитте. Хастаханәгә (алдан сөйләшеп, табибларны сайлап, акчалар түләп) бардым. Бар да яхшы булды, тулгак та түзәрлек, бала да туды. Тик баланы имезергә китермәделәр. Шактый гына күрсәтми тордылар. Йа Хода, минем балам гарип икән бит, шуңа күрсәтергә куркып торалар. Күзләре акайган газиз баламны күкрәгемә кыстым да: «Ни өчен, нигә, ничек?» – дип елый-елый, табибларга төбәлдем. Алар бер-берсенә карашып тик торалар. Күзләрен яшерәләр. «Теләсәгез, калдырыгыз», – ди берсе. Авызына сугасым килде, тугыз ай карынымда йөрткән сабыйны калдыраммы соң, үземнеке бит ул. Нинди булса да, бәгырь җимешем.

 

Бала тудыру йортында сабыемны ялгыш төшереп җибәргәннәр, имеш. Мин бернәрсә дә тикшертеп тормадым, суд юлында да йөрмәдем. Алла сынавыдыр, дип кабул иттем дә сабыр гына түздем.

 

Хәзер балама 9 яшь. Тугыз ел буе кашыктан ашатам, утыра да алмый, мескенем. Гел ятып кына тора. Үзе мине аңлый, нидер аңлатмакчы да була. Аның телен өйрәнеп бетердем инде.

 

Ике еллап вакыт узгач, тагын авырга уздым. Ирем белән Ходайдан һәр көн сау-сәламәт бала тусын, дип ялвардык. Сәдакалар бирдем, мәчет юлыннан кайтып кермәдек. Безнең гаеп белән булмаса да, беренчесе инвалид тугач, ничектер шүрләтә иде. Яралгыга 7 ай булгач, УЗИга җибәрделәр. Хыялларымны җимереп, миңа балагыз гарип туарга мөмкин, димәсеннәрме? Имеш, ул үрмәкүч формасында, мондый очрак бик сирәк була, соң булганчы көмәнне төшертергә кирәк, ике инвалид бала белән нишлисең, ирең ташлап китәр диләр... Бик авыр иде миңа, ике ут арасында яндым. Нишләргә дә белмим, инде йөрәк тибешен тойган баламны үтерәсем дә килми, калдырсам да ике инвалид бала белән яши алырмынмы? Ирем дә төгәл генә берни әйтми. Сизелә, гарип бала теләми, ачулы. Мин гаеплемени соң? Ходай ярдәменнән ташламады. Изге күңелле, ярдәмчел кешеләр белән очраштырды. Республиканың клиника хастаханәсендә бер табиб янына барырга киңәш иттеләр миңа. Киттем. Әйбәтләп тикшерде дә борчылыр сәбәп юк, бер айдан табасың, диде. Баксаң, баланың срогын дөрес билгеләмәгәннәр. УЗИ күрсәткечләре, баланың үлчәмнәре белән туры килмәгәч, гарип дип фикер йөрткәннәр, күрәсең. Шуннан соң, бушлай УЗИларга бармам, дип ант иткән идем. Шөкер, балабыз сау-сәламәт булып дөньяга килде. Бик акыллы, башлы бала. 4 яшендә хәрефләр таный, сүзләр кушып укырга өйрәнә, шигырьләр сөйли, белмәгәне юк.

 

Өченче баламны куян иренле (заячья губа) булып туачак, дип куркыттылар. Сөйләшүендә дефект булачак, диделәр. Анысы өчен бик борчылмадык, операция ярдәмендә төзәтеп була бит аны, дип тынычландык. Ә тугыз айдан сау-сәламәт, тупырдап торган кыз бала алып кайттым. Ирене дә матур, хәзер әнә 2 яшьлек йомгагым өздереп сөйләшә. Кыскасы, табиб әйтте дип кенә катгый карар кылырга ашыкмагыз, барысы да Ходай кулында, Раббыбыздан сорагыз, аның рәхмәте чиксез, кодрәте киң, ул барысын да булдыра, аннары ана кеше буларак үз хисләрегезгә ышаныгыз. Сау-сәламәт балалар насыйп ит, йа Аллам!

 

Ә мин тормышымнан канәгать. Балабыз инвалид дип күңелсезләнеп утырганыбыз юк. Җиләккә дә барабыз, табигатькә дә чыгабыз. Өч бала, үзем эшләмим, ирем бюджет өлкәсендә хезмәт итсә дә, үзебезне хәерче димәс идем. Социаль ипотека белән фатир алдык, шөкер, өстәл тулы ризык, кияргә киемебез бар. Ходай юнен бирә икән ул. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Шөкер итәргә генә кирәк.


Кадрия САФИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»