поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
13.08.2008 Авто

ЮЛ БУЕНДА КАЛА ҺӘЙКӘЛЛӘР

Айлар, хачлар, чәчәк бәйләмнәре. Россия юл­ларының күбесе транспорт һәлакәте корбаннарына куелган әнә шундый һәйкәлләр бе­лән чуарланып беткән. Красноярск өлкәсендә моңа каршы көрәш башларга ниятлиләр. Бу да үз чиратында ризасызлык тудырды. Күп кеше фикеренчә, һәйкәлләр яңа юл һәлакәтләре китереп чыгармаска яр­дәм итә.

 

Красноярск өлкәсе хакимияте юлларны каберташлардан арындырырга тели. Моның өчен аларга, ким дигәндә, 600 һәйкәлне юк итәргә кирәк булачак. Хәер, әлеге өлкә җитәкчелеге юлларны "чистартырга" теләгәннәрнең беренчесе түгел. Матәм билгеләренә каршы моңа кадәр Ленинград, Тула, Тверь, Сверд­ловск һәм Чиләбе өлкә­ләрендә дә көрәшеп караганнар. Җирле хакимият башлыклары инде урнаштырылган һәйкәлләрне сүтеп алырга әмер биреп, яңаларын кую өчен өлкә җитәкчелегеннән рөхсәт алу тәртибен кертергә булган. Ләкин юл хезмәткәр­ләре югарыдан килеп иреш­кән әмерне үтәргә атлыгып тормый. Якыннарын, туганнарын югалткан кешенең ярасына тоз сибәргә җыенмыйбыз ла, ди алар.

 

Дөрес, бер караганда, хакимият башлыкларының тәкъдименә тел-теш тидереп булмый. "Автомобиль юллары турында"гы закон нигезендә юл кырыена һәй­кәлләр урнаштыру тыелган. "Мондый каберташлар юлдагы хәрәкәткә комачау итәргә мөмкин. Кыш көне исә алар, кар астында калып, өстәмә куркыныч тудырырга мөмкин", – ди Красноярск өлкәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре. Белгечләр исә юл буена урнаштырылган һәй­кәлләрне, киресенчә, уңай күренеш дип кабул итә. Милиция хезмәткәре йә булмаса камера яныннан ыжгыртып узып киткән йөртүче юлдагы чәчәк бәйләмнәре янында гадәттә тизлеген киметә, игътибарын арттыра, ди алар.

---
Ватаным Татарстан
№ 167-168 | 13.08.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы