поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.05.2011 Мәдәният

“Шагыйрьлеккә кайда укыталар?”

Телефоннан сөйләшү эш көнемнең ямен бозды. Чылтыратучыга газетада басылган шигырьләр ошамаган. “Шигырь дигәннең “ш” хәрефе дә юк, сүзләр җыелмасы, газетага теләсә-нинди юк-бар бастырып ятасыз шунда!” –дип ярсый. “Абый, без бит завод газетасы, укучылар язган һәр нәрсәгә сөенеп торабыз. Бөтен кеше дә чын шагыйрь була алмый. Производствода эшләүчеләр арасында иҗатка тартылучылар бар дип сөенергә кирәк”, – дим.

“Күңелләре булсын дип бастырасыз инде алайса?” “Нигә алай дисез? Араларында чын шагыйрьләр дә бар”. Абзыйга бу сүзләр ошап бетмәде ахрысы, ярты сүземдә бүлдереп: “Сүз алар турында бармый. Гомумән, шагыйрьлеккә кайда укыталар? Менә шул хакта язып чыгыгыз әле. Алайса шәһәрдә шагыйрьләр күбәеп китте. Син үзең дә шуларның берседер әле!” – дип, өнемне алды.

 

Әлеге сөйләшүдән соң озак кына уйланып йөрдем. Чыннан да, соңгы берничә елда Түбән Кама шәһәрендә шигырь җыентыклары чыгаручылар күбәеп китте. Хәер, шигырь язучылар түгел, китап саны артты дию дөресрәк булыр, чөнки авторлар бер-берсен уздырып китап чыгара. Яшермим: минем шигырь язарга һәвәслегем юк, ләкин поэзиягә гашыйк кешемен. Шуңа да үземне чын шагыйрь белән шигырь сырлаучыны аерырлык хәлдә дип саныйм.

 

Их, авыз тутырып үзләрен “шагыйрь” дип йөрүчеләрнең китапларын укытыр идем чын шагыйрьләргә! Тукта, нигә укытыр идем, ул басмалар бит китап кибетләрендә сатуга куелган. Әмма, ни кызганыч, бүген китап укучылар, ягъни поэзия белән кызыксынучылар бик аз.

 

Хезмәтем буенча миңа әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр белән еш аралашырга туры килә. Араларында җитлеккән шагыйрьләр дә бар. Рифкать абый Имаевны гына алыйк. Олыгайган көнендә аңа Татарстанның Язучылар берлегенә керү бәхете елмайды. Ул моны гадәти хәл дип, тыныч кабул итте. Берничә җыентыгы дөнья күрде. Елына берничә мәртәбә кырык-илле шигырен күтәреп, редакциягә килә. Аның шигырьләре “җырлап” тора. Көйгә салырга мөмкин булганнары да аз түгел.

 

“Нефтехим” берләшмәсендә тыйнак кына тагын бер үзешчән шагыйрә эшли. Ул – Елизавета Малова. Башкалар кебек сан артыннан кумый, үзе әйтмешли, иҗат казанына утны илһамы килгәндә генә кабыза. Газета укучылар Лиза турында сораштыра башлагач кына, факс аша берничә шигырен җибәрә. Ә бит аның китап чыгарырлыгы бар. “Үземне бервакытта да шагыйрә дип санамадым. Китап чыгаручылар миннән башка да җитәрлек. Бәлки берәр җыентык бастырырмын, тик туганнарыма, якыннарыма бүләк итәр өчен генә”, – ди Лиза, елмаеп.

 

Кайберәүләр сыйфат турында онытып, бер-бер артлы китап бастыра. Араларында бу эшкә ияләшеп китүчеләр бар, хәтта редактор, корректор вазыйфаларын да үзләре башкаралар. Алардагы грамматик хаталарны күргәч, чәчләр үрә тора. Бер үк шигырьләрне – ике, хәтта өч җыентыкка кертеп, китап санын арттыручылар да юк түгел. Шул хакта үзләренә әйтсәңме?! У-у-у!.. Шулай бер авторның шигырьләрен карап, төзәткәләп биргән идем. Беләсезме нәрсә диде: “Үземчә калдырдым, син анда сызык белән өтерне күп куйгансың, бу миңа ошамый”. Егыл да үл!

 

Телефоннан чылтыратучы абыйга менә шуларны аңлатмакчы идем. Әмма ул аңларга теләмәде: “Чиле-пешле шигырьләр белән газета битен пычратмаска! – дип кырт кисте. – Ичмасам, сәхнәгә менеп, зал тулы тамашачы арасында үзләрен “шагыйрь” димәсеннәр иде. Алайса Тукай да шагыйрь, Мөдәррис Әгъләмов, Нил Юзиев, Разил Вәлиев – шагыйрь. Сезнекеләр дә шулар рәтенә басмакчы. Ярар, сеңлем, мин әйттем, нәтиҗәне үзең ясарсың”, – дип, трубкасын куйды.

 

Чыннан да, кемнәрне шагыйрь дияргә?

 

Түбән Кама.


Нурисә ГАБДУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 56 | 05.05.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»