поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.05.2011 Мәдәният

Made in Kukmara

Кукмара халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Сәләхетдинов белән Асия Юнысова әңгәмәсе.

– Рамил әфәнде, февраль аенда 50 яшен түгәрәкләп куйган кешегә әфәнде сүзе килешеп кенә тора. Бигрәк тә Сезне «Гөргөри кияүләре» спектаклендә сәхнәдә кәттә эшләпәдән күргәннән соң. Рольдә, димәк.

 

– Рульне дә тотып. Кукмара халык театрына режиссер булып билгеләнүемә дә 25 ел тулып үтте бит инде. Театр үзе исә 1969 елдан бирле Халык театры исемен йөртә.

 

– Рольдән рульгә, яки киресенчә, салмаграк күчик әле. Театр дип җенләнеп үскән интеллигент баласы булуыңны чамалыйм.

 

– Әти  товаровед, әни бухгалтер иде минем. Интеллигентлыгым  да балачактан күзлек киюдә генә булса булгандыр. «Минус сигезле» бит! Шуңа күрә армиягә дә алмадылар. Алай да күзлек мине артист итә язып калды. Ун-унбер яшьләрдә булганмындыр. Мәктәптә спектакль куймакчы булдылар. Табиблар тормышыннан иде бугай ул. Мине – күзлекле малайны баш табиб роленә куйдылар. И ул чакта януларым-көюләрем, «роль өстендә эшләүләрем»... Шулкадәр бетеренгәнмен, спектакль куясы көнне генә авырып китеп, премьераны өздем. Ә күзлек әйбәт әйбер ул. Тамашачының эмоциясен күрмисең. Бар да матур, барысы да теләктәш булып тоела.

 

– Шулайдыр шул, артист булмыйча режиссер булып булмыйдыр.

 

– Мин әле рәссам булмый торып, дип тә өсти алам. Чөнки минем очракта шулай булды. Мәктәптән соң мин рәссам-декораторлар курсларына киттем. Анда укып, Район мәдәният йортына рәссам-бизәүче булып кайттым. Халык театры эшләп тора иде бит инде. Кайвакыт декорацияләр ясап бирүне сорыйлар, яки «коткарырга» – рольгә керергә чакыргалыйлар иде. Мавыгып киткәнемне сизми дә калдым.

 

– Шуннан соң инде талантлы егеткә бер генә юл – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына бару гына кала.

 

– Нәкъ шулай. Режиссура факультетына. Әйбәт укытучыларга эләктем. Марсель Мөбәрәков, Халит Кумысников, Ширияздан Сарымсаков кебек остазлардан осталыкка өйрәндек. Кукмарага үзем теләп кайттым. Баштарак кино белән җенләнеп йөргән идем, хәзер суындым инде. Беренче спектаклем итеп, Туфан Миңнуллинның «Бәйләнчек» әсәрен куярга алындым. И озак та әвәләдем инде бу спектакльне. Җитәкчеләр дә, халык та көтә-көтә көтек булып бетте. Ә мин һаман тәвәккәлли алмыйм. Әле бер җирен, әле икенче җирен майлыйм беренче коймагымның. И шул чакта куркуларым. Районнан чыгып качарга җитештем.

 

– Кукмара халык театрының зур уңыш яулавы да Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган спектакль аша булуында ниндидер символика  бар кебек. 2009 елда «Идел-йорт» халык театлары фестиваленең гран-приен «Гөргөри кияүләре» белән яулавыгызга ишарәлим.

 

– «Гөргөри...» үземнең 50 яшемә бүләгем ул. Мансур Гыйләҗев белән Туфан Миңнуллин – иң яраткан драматургларым. Туфан абый драматургиясендә режиссерлар өчен бик кирәкле нәрсә – хәрәкәт бар. Фикер, идея, тема бар. Иң мөһиме – тел бар! «Үз сүзләрем белән ерып чыктым бит тәки», – дип сөйләнеп йөргән артист минем дошманым ул. Нигә син үзгәртәсең драматургның телен?! Тамашачыга синең сүзең түгел, Туфан абый сүзе кирәк!

 

– Керәшеннәр тормышыннан язылган «Гөргөри...» дә Кукмара ягы өчен үтә дә аңлаешлы нәрсәләр сөйләмдә дә, кыланышта да, киенү рәвешендә дә байтак инде ул. Бигрәк тә җырлы күренешләр белән откансыз. «Тәңкәләр»дә үсеп, «Карендәшләр»дә остарып җиткән кыз-егетләр керәшен мәдәнияте традицияләрен, йолаларын саклауга зур өлеш кертәләр. Сезнең спектакльне колоритлы итүдә дә, мөгаен, аларның өлеше булгандыр. Труппагызда да бардыр әле керәшен чибәрләре.

 

– «Гөргөри кияүләре»нә өч тапкыр алынып карадым мин. Аны кую өчен бик шәп көйләнгән актерлар ансамбле кирәк. Минем 30 артистым бар. Шуларны болай да куеп карыйм, тегеләй дә... Әсәр тулы типажлар. Халык театры режиссерына гомер буе машинист булып эшләгән Харис абыйдан бөтен горурланыр нәрсәсе армиядә хезмәт итеп кайту гына булган Бәчкәне уйнату өчен Мәдәният университетында «Актерлык мәктәбе» курсын ике ел укыганда алган белемнәрне кат-кат искә төшерергә туры килде. Остазларыбыз әйтә торган иде: «Сез бит профессионал булмаган артистларны профессионал итәргә бурычлы кешеләр. Үзегез белгәннәрне артистларыгызга әкрен-әкрен сеңдерә барыгыз», – дип әйтә торганнар иде. Минем артистларым  – кем шәфкать туташы, кем социаль хезмәткәр, кем укытучы – театр уйнарга эштән кайткач килә. Анукны уйнаган Гөлфия Мәснәвиева дигән кызыбыз, гомумән, Казаннан ук кайтып уйнап китә. Журналист ул.

 

– «MADE in Urbash» дип сәхнәдә кәпрәеп йөрүче Җаграп үзең иде бугай. Грим бик оста салынганга күрә, танып бетереп тә булмый.  

 

– Соңгы вакытта гримны санга сукмый башладылар. Безнең театрда грим тылсымыннан баш тартырга ашыкмыйлар. Кайвакыт сәхнәдә үз хатынымны да танымый торам. Хатыным Римма Әүдәкине уйнады.

 

– Ә Палый соң, Палый. Сәхнәгә велосипедка атланып килеп кергән Палый да, гримын юсаң, бүтән кешеме? Гомумән, сез Камал театрында йөзләрчә мәртәбә уйналган спетакльне яңарту әмәлен тапкансыз. Тамашачы  тәмам уенга бирелеп, мөкиббән китеп карады. Кукмаралыларның үз театрларын бик тә яратканлыклары сизелеп тора.

 

– Бу спектакльне Казан тамашачысына тагын бер тапкыр алып барырга дигән ниятебез бар. Дөрестән дә, күңеле кушканча яши торган Гөргөри дәдәй дә, спектакльдә күтәрелгән милли йолаларны саклау аша милләтне саклап калу проблемасы да халыкка якын булып чыкты. Камил әсәр ул. Туфан абый пьесалары Аристотельнең «Поэтика»сындагы кануннарга шулкадәр нык туры килә, дияр идем.

 

– Чыннан да, Вера Минкина, Нәҗибә Ихсанова, Наил Дунаев, Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина, Рамил Төхфәтуллиннарның әлеге әсәр буенча Марсель Сәлимҗанов куйган спектакльдәге виртуоз уенын күргән тамашачы каршына бару зур тәвәккәллек. Ләкин, минем үземә, сезнең вариант та оттырышсыз кебек тоела.

 

– Халык театры ул халыкныкы. Камаллар алар профессионаллар. Аларда көчле актерлык мәктәбе бар. Камал театрындагы һәрбер артист аның алдына куелган бурычны нинди алымнар белән, ни рәвешле башкарып чыгасы икәнен белә.

 

– Әйтик, бердән бер көнне Сезне Камал театрында спектакль куеп карарга чакыралар ди...

 

– Мин үземне үзешчәннәр театры белән эшләү өчен трбияләдем. Ун ел элегрәк профессиональ театрда эшлисем килә иде әле. Режиссер үз дәрманын артистларга, артистлар үз нәүбәтендә тамашачыларга бирә. Театр бит ул бик авыр сәнгать. Сәхнә кешесе булу өчен рәвеш тә, йөреш тә, сөйләм теле дә, сәхнә культурасы да, ритм тойгысы да кирәк. Үзешчән театрга кешеләр бушлык тойгысыннан, кимлектән качып киләләр. Бу аларның эш урыны түгел – юану урыны. Юана торгач, үзләре үк тамашачыларны юата башлаганнарын сизми дә калалар.

 

– Кукмара халык театрының үзенчәлеге нидә?

 

– Бу – суфлерсыз театр. Тагын бер үзенчәлеге – анысы, режисер буларак, шәхсән миңа бәйле үзенчәлек. Мин тамашачы күп караган, озак уйналган, таушала төшкән спектакльләрне яңартырга яратам.

 

– Киелгән тунны әйләндереп теккән кебек инде.

 

– Әйе. Минем горурлыгым булган дүрт спетакльнең дүртесе дә шундый: «Сине ташлап китә алмыйм» (Сәет Шәкүров), «Кичер мине, әнкәй» (Рабит Батулла), «Кыз урлау» (Мостай Кәрим), «Гөргөри кияүләре» (Туфан Миңнуллин). «Әни килде»не (Шәриф Хөсәенов) куярга хыялланып йөрим әле. Елга ике премьера чыгарабыз. Төрле жанрларда эшлибез. 90 нчы еллар башында  халык театрдан тәмам сүрелгән иде бит.

 

– Хәзер әнә, элек итекләре, мул игене белән генә горурланган Кукмара үзеңне мәдәният аша танытуның дөрес юнәлеш икәнлеген аңлап алды.Сез куйган спектакльләрнең барысы да күп составлы, зиннәтле костюмлы, бай декорация сорый торганнар. Халык театры барыбер халыкныкы гына булып бетә алмый. Район хакимиятенең теләктәшлеге, җылы мөнәсәбәте матди як белән ныгытылмаса, әллә нинди кыю ниятләр дә сүнеп калырга мөмкин.

 

– Шулай булмыйни соң! «Кыз урлау»ны куйганда 35 артистка шул заманның күлмәкләрен тектердек. Акчаны бит хакимият бирә. Спектакльне күрсәтәбез, дип авылларга чыгып йөрү өчен дә автобусы кирәк. Декорацияләр дә чыгымлы нәрсә. Аңлау булмаса, күңел дә үсми. Мин янып-көючән, сизгер кеше.

 

– Сәхнәдә йөрәгеңне туздырганнан хәбәрдарбыз.

 

– Йөрәккә операция ясаттым. Йөрәк өчен иң хәтәре – стресс. Йөрәк бит ул атом реакторы кебек, бөтен хисләрне үзенә туплап бара. Үз эшенә тәнкыйть белән карамаган кешеләргә кызыгам мин.  Минем йөрәк, офыкта кара болыт күренсә дә, кысыла башлый. Операция ясаган хирург әйтә: «Синең йөрәгең башыңа төшкән бөтен куркуларны хәтерли», – ди. Кайсы көнне йөрәк тиктомалдан сикерә башлый. Сәхнәгә чыксам, шул бетә бит!

 

– Сәхнә тылсымы гына түгел, кыен хәлләрдә калганда үзеңне тынычландыра торган сүзләр дә бардыр. Син андый чакта ни дисең?

 

– Бу дөньяда кайгы да, шатлык та Аллаһтан, дим. Аннары тагын яраткан шөгылемдә юаныч табам. Мин бит каллиграфия белән мавыгам. Шамаилләр язарга кыюлыгым җитми үзе. Изге сүзләрне әрсезлисем килми. Япон, гарәп, кириллица язуларын өйрәнәм. Күнегүләр өчен шигырьләр, афоризмнар язам. Бер кимчелегем бар: музыкаль белемем юк. Режиссер музыкант булырга тиеш. Һәрбер спектакльнең тавышы, моңы бар. Тормыш иптәшем җырчы. Аның ярдәме күп тия. 

 

– Режиссер, Кариевләр, Тинчуриннар кебек, драматург булса да әйбәт булыр иде ул. Буш вакытта каләм тибрәтсәң әгәр...

 

– Буш вакыт? Сез беләсезме, бер минут вакытым юк бит минем.

 

«Хуҗа Насретдин» исемле шаяннар һәм тапкырлар клубының учагын сүндермәү кадәресе дә минем өстә. Районда ике меңләп үзешчән артист бар. Шулар эшен оештырабыз. 2007 елда «Туган ягым – илһам чыганагы» дигән республика бәйгесендә Кукмараның иллеләп коллективы катнашты. «Тула өмәсе», «Нәүрүз», «Кичке уен» кебек күмәк бәйрәмнәрне оныттырмау өчен тырышабыз.

 

– Шаулатып, бөтен декорацияләрне җәеп салып, велосипедларны тәгәрәтеп уйнап кайтырлык мәдәният йортлары бармы соң районда?

 

– Бар. 2008 елда гына да Каенсарда, Югары Өскебашта яңа клублар төзелде. Кукмара, Янил, Лубян, Кәркәвеч, Күкшелдә мәдәният йортлары яңартылды. Барабыз да, уйныйбыз да.


Асия ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 5 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»