поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.05.2011 Җәмгыять

Казанда "Кәрмәз" ярминкәсе ачыла! (ФОТО)

13 майда Казанда "Кәрмәз" дигән хәйрия ярминкәсе ачыла. 13, 14 һәм 15 майда эшләячәк ярминкәдә кием-салым, бизәнү әйберләре һәм татар-төрек ризыкларын сатып алырга мөмкин. Чараны Казан шәһәрендә яшәүче төрекләрнең "Анадолу" милли-мәдәни мөхтәрияте оештыра. Ярминкә алдыннан без мөхтәрият рәисе Йосыф Саглам белән аралашып алдык.

- "Кәрмәз" ярминкәсен инде алтынчы тапкыр оештырабыз. Безнең Төркиядә хатын-кызлар гадәттә өйдә утыра. Ләкин тик утырмый: чигәләр, бәйлиләр, тегәләр. Эшләгән эшләре бушка китмәсен, җәмгыятькә дә файда булсын диеп, берничә ай дәвамында җыелган әлеге әйберләрне сатуга чыгаралар. Ә сатудан кергән акча хәйрия максатларында тотыла.

 

- Мәсәлән?

 

- Әйтик, мәхәлләдә берәр кешенең йорты янган, ди. Сатудан кергән акча шул кешегә бирелә. Яисә берәр балага операция ясарга кирәк. Кыскасы, тормыш акчаның кая китәчәген үзе хәл итә.

 

- Казанда да "Кәрмәз" ярминкәләре матур традициягә әйләнде...

 

- Әйе, быел "Кәрмәз" алтынчы тапкыр уза. Шуны әйтәсем килә: Татарстан башкаласында оештырыла торган хәйрия күргәзмәләрендә төрек хатын-кызлары гына түгел, татарлар да, руслар да, башка милләт вәкилләре бик яратып катнаша. Ярминкәдә сатылачак әйберләрне инде ноябрьдән үк әзерли башлыйлар: чиккән сөлгеләр, ятаклар өчен җәймәләр, кофталар, шарфлар, бияләйләр, муенсалар, беләзекләр... Бөтенесе вакыт һәм тырышлык таләп итә.

 

- Ә Казан "Кәрмәз"еннән кергән акча нинди максатларга тотыла?

 

- 2006 елда үткән ярминкәдән кергән акчаны балалар йортларына тапшырдык. 2007 елда катлаулы операция таләп ителгән сабыйларга ярдәм иттек. Соңрак матди ярдәмгә мохтаҗ укытучылар белән эшләдек. Узган елны ярминкәбез Бөек Җиңүнең 65-еллыгына багышланган иде: сугыш елларында укытучы булып эшләгән кешеләргә акчалата булыштык.

 

- Сер булмаса, күпме акча җыела?

 

- Өч көн эшли торган ярминкәдән гадәттә 300 меңләп сум акча керә. Биредә бит хикмәт акчада гына түгел. Әйе, хатын-кызлар күңел җылысын биреп эшли. Матур, сыйфатлы әйберләр килеп чыга. Халык сатып ала. Акча керә. Тик шул ягы да бар: гаиләдә милли традицияләр торгызыла. Әйтик, кыз-бала әнисенең сөлге чигеп утырганын күрә дә үзе дә кызыксынып китә.

 

- Сез санаган әйберләр күбрәк хатын-кызларны кызыксындыра. Ир-атлар "Кәрмәз"гә киләме соң?

 

- Нишләп килмәсен! Ярминкәдә төрек һәм татар халыкларының иң яраткан ризыклары да сатыла. "Кәрмәз"гә килүче ир-атлар, иң беренче чиратта, шулар янына юнәлә.

 

"Кәрмәз" ярминкәсенең ачылу тантанасы 13 май 11 сәгатьтә Хөсәен Ямашев проспекты, 36 йортта урнашкан "АРТ ЭКО" сәнгать галереясендә була. Ярминкә 13, 14 һәм 15 май көннәрендә иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 5кә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3


Илһам МИНАКОВ
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»