поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.08.2008 Сәясәт

СУГЫШ КЕМГӘ КИРӘК?

Көньяк Осетия тирәсендәге вәзгыять киеренкеләнгәч, матбугат чараларында “сугыш” сүзе кулланыла башлагач, шәхсән мин үзем моның булуы мөмкин түгел, XXI гасырда яшибез, акыл җитәр дип уйладым. Әмма күпләр гаилә корабыз, 08.08.08 саны безгә бәхет китерә дип саташканда, бөтен дөнья Олимпиада фейерверкларына карап сокланганда, Көньяк Осетиядәге халык артиллерия утларыннан качты. Төбәк мәхшәр эченә чумды.

Олимпиада элек-электән изге саналган. Тарихка күз салсак, бу көнне сугышлар тукталып торган. Ләкин бүген изгелек, миһербанлык төшенчәләре икенче планда шул. Грузия президенты Саакашвили бүген ни эшләгәнен, ни кылганын аңламый, ахрысы. Хәер, хак димәсәм дә, телевизор экраннарында аның кыяфәтен, сөйләмен тыңлап кына ниндидер шәхси фикер-фаразларымны, бәяләремне бирә алам. Бу кеше – марионет. Үз белдеге белән мондый зур мәхшәрне куптара алмас, өстәвенә, куркак та икән. CNN телеканалы күрсәткән репортажны карап, шуңа инандым. Журналистларга аңлатма биреп торган арада, нидәндер куркып (матбугат чаралары аны, күзенә самолет өрәге күренеп шүрләде, дип язды) йөгерергә тотынды. Тән сакчылары журналистларның камераларын боргалап атарга өлгермәде. Сугыш чукмарының да үләсе килми дип куйдым моны күреп. Ә меңәрләгән балалар, авырулар, хатын-кызлар, өлкәннәр утка тотылган вакытта нишләде икән?! Саакашвилиның яшеренер урыны, саклаучылары бар, өстенә бомбалар, снарядлар коелганда, пулялар сызгырганда кая керер тишек таба алмый изаланган гади халык күз алдыма килде.

 

Саакашвилины курчак хөкүмәте дип атадым. Ә Көньяк Осетия җитәкчелеге? Алар да бу кадәр кыю була алмас иде. Саакашвили дөнья жандармы ролен үтәргә тырышучы Америкага аркалана, ә осетиннар Мәскәүгә. Бу сугышны булдырмый калып була идеме? Була иде. Менә шул артта торганнарның уртак фикере, килешүе генә кирәк иде. Демократия үрнәге дип лаф оручы Америка әллә ничә төрле стандарт белән дөньяда үзенә кирәкле “тәртип” урнаштыра. Аны гаделлек, хөрлек түгел, икътисадый мәнфәгатьләр кызыксындыра һәм бу мәнфәгатьләр Русиягә зыян китерерлек булсын. Ә сәбәпне табарга була. Демократия урнаштырасы, имеш.

 

Русия дә әүлия түгел, анысы. Грузия хакимиятен, аның президентын үз халкына каршы геноцид оештыруда гаепләүләрне ишеткәч, без кыска хәтерле шул, дип куйдым. Югыйсә Чечняда нишләдек?..

 

Менә шул ике держава хуҗалары Путин белән Буш Пекинда янәшә иде. Аларның кодрәте бу сугышны шунда ук туктатырлык иде. Ләкин сугыш тукталмады.

 

...Көньяк осетиннар мөстәкыйльлек даулый. Референдум нәтиҗәләре дә бар. Ник бирмәскә ул мөстәкыйльлекне? Юк, грузиннарның шулай ук икенче сорт халыклы төбәк булдырасылары килә. Дөньяда аларга үрнәк җитәрлек.

 

Бу сугыш атыш-шартлаулардан гына тормый, мәгълүмат кырында да алып барыла. Минем үземнең, никтер, ишетелгән хәбәрләргә ышанып бетәсем килми. Һәр ике яктан да чын хакыйкать әйтеп бетерелми кебек тоела. Ә сугыш дәвам итә, корбаннар саны арта. Инде аның золымы Татарстанга да килеп җитте. Тынычлык урнаштыручылар дип аңлатылган гаскәриләрдә хезмәт иткән һәм һәлак булган егетләр арасында Евгений Парфенов та бар. Әти-әнисе улларының Көньяк Осетиягә киткәнен үле хәбәрен ишеткәч кенә белгән. Әлеге сугышта Женядан тыш, тагын 4 татарстанлы яраланган. Алда корбаннар күпме булыр? Әле тагын бер куркыныч: бу сугышка Абхазия тартылды. Аек акыл җиңмәсә, Кавказ дөрләп янарга мөмкин. Алла сакласын!

 

Минемчә, Кавказда киеренкелекне йомшартуның бер генә ысулы бар. Сугышларны туктатырга, Көньяк Осетиягә мөстәкыйльлек алырга мөмкинлек бирергә. Һәр халыкның үзбилгеләнергә, үзенчә яшәргә хакы бар. Аны беркем тыя алмый.

 

...Сугышлар, бер-береңне кыерсыту элек-электән булган. Күрше белән күрше талаша, исерек белән аек килешә алмый, хәзер балалар белән әти-әниләр нидер бүлешә, туганнар мирас өчен бер-берсен күрә алмас хәлгә җитә... Һәркемгә нидер җитми. Кемдер кемнеңдер өлешенә керә. Дөнья малы артыннан куа. Югыйсә шул малның хәсрәт чыганагы икәнен беләбез дә кебек. Хәер, бүреләр дә бит, башка ерткычлар да, үз территориясен саклый, башка территорияләргә кызыгып, анда хуҗа булмакчы булып, сугышып яши. Кешеләргә дә менә шушы ерткычлардан калган инстинкт яшәргә комачау итә. Без дөнья малы артыннан куып, бер-беребезне рәнҗетеп, озак яшәрбез микән шулай? Озак яши алмабыз кебек. Бер-беребезне газапланырга мәҗбүр итеп яшәрбез дә, шушы тормыш рәвешен балаларыбызга өйрәтеп калдырып, буыннан-буынга күчертеп, тормыш читенә барып җитәрбез. Шәригать кануннары үтә гадел һәм хак. Вакыт җиткәч, һәркем үз җавабын тотар. Җавап тоту дәрәҗәсе генә төрле булыр. Ә менә Саакашвили кебек меңнәр гомерен чүпкә санаучылар анда нишләр икән?!


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 32 | 13.08.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»