поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.05.2011 Җәмгыять

Тамактан ризык үткәнгә шөкер итик

Ун-унбиш ел вакыт узган инде бу хәлләргә. Сиксәненче-туксанынчы елларда татар авыллары егылып китеп дуңгыз асрады. Ул чорларда тәмам башы әйләнде халыкның. Дуңгыз симертү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар, колхозлар хәтта хезмәт хакын да дуңгызлата түләделәр. Халисә апалар да шулай яшәде. Иптәше Рифнур абый терлекчелектә эшли. Халисә апа балалар бакчасында эшләгән җиреннән китеп, иптәше янына урнашты.

Икәүләп дуңгызлар карагач, хезмәт хакына да дуңгызларны икеләтә артык бирәләр бит. Дуңгыз малы әрсез, ни бирсәң шуны ашый дигәндәй. Ничек тиз ашый, үсеше дә шулай. Алты ай дигәндә центнерлы чучка ит булып җитешә. Елына бер сугымда биш-алты дуңгыз симертеп сату итте Рифнур абыйлар. Моңа кадәр иске йортта яшәгән авыл кешесенең кулына зур суммадагы акча килеп керсә, ул нишли?! Билгеле, йорт-җирен бөтәйтә. Халисә апалар да шулай эшләде. Иң беренче итеп иске йорт янына унга уникеле яңа йортка нигез салынды. Мунчасын, гаражын бер түбә астына кертеп клуб кадәр йорт тергезеп чыктылар. Халисә апа дүрт-биш ел фермада эшләп алганнан соң, үз кадерен үзе белеп өйдә генә тора башлады. Абзарларындагы чучкаларның баш санын киметсәләр дә, бөтенләй үк бетермәделәр. Чучкалар китергән бәхет акчалары өч баланы югары уку йортына кертте, Рифнур абыйның муенына галстук тактырды. Шул рәвешле хәйран капитал туплады бу гаилә.  Хөкүмәт эшенә чыгып тормасаң да була хәзер. Илле яшькә якынлашканда үз эшен ачып җибәрде. Каралты-кура шәп, ун-унбиш баш ана дуңгызны рәхәтләнеп асрарга мөмкин аның хуҗалыгында. Башлангычта тупланган капиталга акрынлап яңалары өстәлде. Тәмам баеды бу гаилә. Туксанынчы елдан башлап, ун ел эчендә бар әйберне дә беркат булдырдылар.

Мин бу гаиләне оныткан идем инде. Оныттым дип, яшәү рәвешләренә әлләни әһәмият тә бирмәдем. Беркөн больницада Рифнур абыйны күреп кенә исем китте: заманында үзе асраган дуңгыз кебек симергән, әбиләр әйткәндәй, чиртсәң черт итеп чәчрәп кан чыгардай юан корсаклы абзыйның корсагы шәлперәйгән. Күзләре дә элеккеге кебек шаян елмаеп, янып тормый.

Авыруның хәлен сорашу савап булса да, андый чакта әллә ничек яратып та бетермәс кебек. Шулай да элеккеге таныш булгач, кыенсынып кына хәлен сораштым.

– Тамагымнан ризык үтми сеңлем, ай яман икән, – диде дә елап җибәрде. Шушы минутта үземне бик нык гаепле санадым. Белмәдем бит. Рифнур абыйга шундый яман чир килеп тигәнен белгән булсам, сорамый да идем. Үзем дә сизмәдем, әллә Рифнур абыйны кызганудан, әллә без – адәм балаларының нәфесен тыя алмауларыннан үртәлеп күземә яшьләр бәреп чыкты. Күңелем елады, йөрәгем әрнеде. Шулчак үк алдыма Рифнур абый белән булган бер сөйләшү искә төште. Машина сата торган базарда очрашкан идек без аның белән. “Унлы”гын сатарга килгән. 

– Иномарка алырга иде исәп. Акча җитеп бетми. Бар нәрсә кыйммәт, җитештергән продукцияне (һаман да шул чучкасын) күпме каршылык үтеп урнаштырасы, – дип зарланмакчы бу.  Әбиләр әйткәндәй, Рифнур абыйларның череп баеганын беләм бит инде. Шул кадәр җитеш тормыш белән дә шөкер итми икән болар, дип уйладым. Сүз дә юк, йортны зурак салган саен түләве дә күп. Кулга акча күбрәк кергән саен, нәфес тә зуррактыр. Әмма, аның да бер чиге бар шул.

Менә инде, Рифнур абыйның бүгенге тормышы. Өстәлеңдә сөтле чәең, кара икмәгең булсын да, тамагыңнан ризык үтсен бит инде. Рифнур абыйның бүгенге көндә өстәле сый-нигъмәт белән тулган. Тик, тамагыннан ризык үтми  (Йә Раббым, үзең сакла!). Дала кадәр йортында тормыш иптәше белән икесе генә. Олы кызлары шәһәрдә төпләнеп калды. Уртанчы һәм кече кызлары да авылга кайтып төпләнергә җыенмый. Өстәвенә өйдә Рифнур абыйның бүген иртәгә мәңгелеккә алып китәр, дигән курку катыш шом йөри кебек.

Күңелне тетрәндерерлек шушы язмыш турында язып бетердем дә китап киштәмдәге “Җәлил хәзрәт вәгазьләре”н кулыма алдым. Аның битләрендә дә “Дуңгыз  – милләтебез афәте” дигән язмасында дуңгыз итенең хәрамлыгы язылган. Язмам дәлиллерәк булсын өчен, шуннан бер өзек китерәм:

“5нче “Маидә” сүрәсенең 78-79нчы аятьләрендә Аллаһ Раббебез әйтә: “Бәни Исраилнең кяферләре, Дауыт һәм Мәръйәм улы Гайсә теле белән ләгънәт ителделәр, маймыл һәм дуңгыз булдылар. Бу җәза аларга тиеш булды зур гөнаһлары һәм хаклык чигеннән үтеп киткәннәре өчен. Алар үзләре кыла торган бозык эшләрдән, батыйль игътикадлардан бер-берсен тыймадылар, нинди яманлыктыр аларның эшләгән эшләре”. Димәк, дуңгыз ите ашау кеше ите ашау белән бер була.

Соңгы вакытларда бер кешегә икенче кешенең әгъзаларын күчереп утырталар. Еш кына күчереп утырту өчен эчке әгъзалар җитми. Бу өлкәдә Англия галимнәренең тикшеренүләре кызыклы: алар аерым төр дуңгызларның эчке әгъзаларының кешенеке белән тәңгәл килүен ачыклаганнар. Дуңгыз кешеләр өчен донор ролен үти алачак икән. “Бер кавемне дуңгызга әйләндердем”, – дигән аятькә тагын нинди дәлил кирәк. Берәү дуңгыз ите ашый икән, йә дуңгыз асрый икән, димәк, абзарында ашар өчен кеше асраган һәм кеше ите ашаган шикелле үк гөнаһлы була. Дуңгыз итенең хәрамлыгында Коръән аятьләре белән дәлил китерелде. Шулай ук медицина галимнәре тикшеренүләренең нәтиҗәсе дә – дуңгыз итенең кеше сәламәтлегенә никадәр зарарлы икәнлеген, анда йогышлы авырулар барлыгын һәм аның иң түбән сыйфатлы ит булганын кат-кат исбатлады.

“Дуңгыз итендәге үсеш гормоны – салкын тиюләр һәм тукымалар шешүнең төп сәбәбе. Кайбер очракларда ул кешенең теш казнасы, яңак һәм аяк-кулларының шешүенә, артык симезлек һәм артык үсү, аеруча рак чиренә дучар булган әгъзаларның зураюына сәбәпче була”.

Шулай итеп, турыдан-туры рак авыруына дучар булганнар алтмыш-җитмеш яшьләрдә булып, алар һәркөнне ысланган дуңгыз маен икмәккә ягып ашаганнар. Дуңгызның ысланган маен гамәлдә рак авыруының сәбәпчесе икәнлеге исбатланды. Бу майда фәкать холестерин матдәсе  генә түгел, бәлки үсеш гормоны  да булып, ул рак күзәнәген үстерә. Андагы бензотирен матдәсе исә ракны китереп чыгаручы хәвефле фактор. Дуңгыз ите гистилмин матдәсеннән килеп чыгучы кутыр чиренең дә сәбәпчеседер, шуның кебек сукыр эчәк һәм кан тамыры ялкынсынуы, үт чире, тиренең эреләнүе, экзема һәм башка авыруларны барлыкка китерә.

Берничә мәртәбә туктаусыз кычынма чиренә юлыккан хасталарны дәваларга туры килде. Чирле балалар гадәттәге дәвалау белән тиз сихәтләнделәр. Әмма олы яшьтәге кешеләрдә дуңгыз итен ашаганнан соң янә кабатлана”.

Язмага тагын бер фикеремне өстисем килә. Күбебез имамнарның, дин әһелләренең дуңгыз ите ашауны тыю турындагы вәгазьләренә мыек астыннан көлеп карыйбыз. Сафсата янәсе. Уйлап карыйк: безнең ашаган ризык белән башкалар тукланмый бит. Алар безнең саулыкны кайгыртып вәгазь сөйли. Аң булыйк!
 


Замирә СӘМИГУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 10.05.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»