поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.05.2011 Ир белән хатын

Мәхәббәт бер генә... булмый ул!

«Җан яраткан, күңел тарткан яр бер генә була ул...» – дип җырлыйлармы әле? Шулайдыр, ышанам. Әмма мин башка очракларны да беләм.

 Марат Шаһиев белән без күптәнге танышлар. Цирк артисты ул – эквилибрист-жонглер, Россиянең атказанган артисты. Хезмәт юлын Казанда башлады, аннары озак еллар Мәскәүнең Никулин циркында эшләде. Гомеренең күп өлеше гастрольләрдә йөреп узды. Җир шарының бөтен почмагында булып чыкты, Антарктидага гына барып җитмәде бугай.

 

Марат кечкенәдән сөйкемле, талантлы малай иде. Цирк мәктәбен үзе эзләп тапты, беркемнең ярдәменнән башка шунда укырга керде. Кем ярдәм итсен соң! Әтисе диңгезче иде, гаиләсенә кайткалап-киткәләп кенә йөрде, ерак Находкада үлеп тә калды. Әнисе көне-төне эштә, ялгызына гына гаиләсен туендырасы бар. Бик тырышты Марат, чит-ят эшләргә күңел салмады, кызлар артыннан чапмады. Яраткан эшенә үҗәтләнеп, чытырдап ябышты.

 

Марзия

 

Цирк мәктәбендә укыганда Марат Марзия исемле бер матур кыз белән дуслашкан иде, соңыннан аерылмас парга әйләнделәр. Гастрольләргә бергә чыгып китәләр, бергә әйләнеп кайталар. Марзия атта йөрүче һөнәрен үзләштерде, аның ат өстендә ясаган номерларына сокланырлык иде. Марат армиягә китәр алдыннан өйләнештеләр, мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирештеләр. Армия срогын тутырып кайту белән Марат кабат яраткан эшенә чумды. Тик гаилә бәхетләре генә озын гомерле булып чыкмады шул. Кемдер Маратка Марзиянең хыянәте турында җиткергән. Кем белән диген әле – Маратның циркта бергә чыгыш ясаучы иң якын дусты белән! «Мин сине генә яратам, аның белән болай, эч пошканнан гына...» – дип бик елаган Марзия, тик Марат кына гафу итә алмаган. Аннары да бергә яшәргә азапландылар әле, кечкенә кызлары хакына гаиләләрен таркатмаска маташканнар иде. Үз-үзен җиңә алмады Марат. Күңел бер суынса, җылынмый торгандыр инде ул. Эштән бирелгән өч бүлмәле фатирларын хатынына калдырып, чыгып китте.

 

Димитра

 

Артист тормышы – чегән тормышы. Гел юлда, гел хәрәкәттә. Канадага сәяхәте төзәтте Маратның йөрәк яраларын. Иптәшләре белән шәһәр карап йөргәндә, урамда бик чая грек кызы килеп сүз ката моңа. Танышып китәләр, бергә фотога төшәләр. Димитраның ата-анасы әле ул бәләкәй чакта ук Канадага килеп төпләнгән була. Марат кызны кич булачак концертларына чакыра. Тегесе дус кызларын да җыеп алып килеп, хор белән: «Ма-рат! Ма-рат!» – дип кычкырып, дәрт өстәп утыралар, чәчәкләр ыргыталар. Соңыннан, гастрольләре беткәнче, Марат белән Димитра һәр көн очрашып йөриләр. Мәхәббәткә тел кирәкми икән – кызның русчасы бөтенләй юк, ә егетнең инглизчәсе чамалы. «Алай да ничек кенә аңлаша идек әле!» – дип сөйләде Марат соңыннан. Димитраның аңа ияреп китәргә дә теләге була, тик кая алып кайтып утыртсын соң аны Марат? Өстәвенә елның тугыз аен гастрольләрдә йөреп үткәрә, ике ае Мәскәүдә – төп эш урынында уза, шул бер айлык отпускында гына кайта иде бит ул Казанга. Алайса, Канадада кал, дип тә үгетләп карый аны Димитра. Тик кая ул! «Минем эшем – минем язмышым, мин аны бернәрсәгә дә алыштыра алмыйм», – ди Марат. Бик үзсүзле кыз булып чыга Димитра. Марат гастрольгә кайсы илгә бара, алдан шунда килеп куйган була. Шактый еллар шулай илләрдән илләргә очрашып яшәде алар. Күрешми торганда мәхәббәтләрен хат, телефон аша аңлаттылар. Тик андый «расписание» белән яшәү гомер буе дәвам итә алмый шул. Бик яратса да, Димитра хакына моңа Марат үзе чик куя. «Гомерең уза, сиңа кияүгә чыгарга, балалар үстерергә кирәк. Ә мин синең өчен берни дә эшли алмыйм», – ди. Бик елашып аерылышалар.

 

Рәмзия

 

Казанга ялга кайткан вакытында очраклы гына бер мәҗлескә эләгә Марат. Урыны Рәмзия исемле сөйкемле генә бер татар хатыны белән бергә туры килә. Тора-бара танышлыклары мәхәббәткә әйләнә. Рәмзия иреннән аерылган, ялгызы гына бер малай үстерә икән. Ул Маратның «тормыш рәвеше» белән килешә. Гастрольләрдән кайтканда көтеп, сагынып торучы гаиләң барлыгын тою Маратның үзе өчен дә бик тансык кебек иде. Рәмзия зарланмады, Мараттан эшеннән китүен дә таләп итмәде. Әмма Маратның чираттагы кайтуында Рәмзия өйдә булмый. Соңгы көннәрдә телефон аша да хәбәрләшә алмый алар. «Ник әйтми китте икән, аңлар идек бит», – дип өзгәләнә Маратның әнисе Рәисә апа да. Кая барып белешергә дә белмәде аны Марат. Эшенә барып сорашып караган иде, анда да берни дә әйтә алмадылар, гариза биреп, эштән киткән булган. Аннары милиция аша эзләтте. Шунда гына бар да ачыкланды – дәвалап булмый торган чир мәңгелеккә алып киткән булып чыкты Рәмзияне... Менә шулай, улын ерак туганнарына илтеп куеп, тавыш-тынсыз гына Маратның тормышыннан юкка чыкты ул.

 

Александра

 

Маратның балачагы Яшел Үзән шәһәрендә узды. Анда бик яхшы рус гаиләсе белән күршеләр булып яшәде алар. Кече кызлары Шураның Маратны якын итүен һәммәбез дә белә идек. Тик Маратта мәхәббәт кайгысы юк иде ул вакытта. Аннары ул Марзиягә өйләнгәч, Шура да беренче очраган кешесенә кияүгә чыкты, бер-бер артлы балалары туды. Тик иреннән һич тә уңмады: эчә, яши башлаган көннәрдән үк кул күтәрә иде.

 

 Маратның ялгыз калу хәбәрен апасыннан ишетә Александра. Апасы аны юбилеена дәшеп шалтырата, сүз уңаеннан, Маратның да кайтуын, мәҗлестә аның да булачагын әйтә. Ике дә уйламый юлга чыгып китә Александра. Юбилей тантанасы тәмамланганда, бер-берләреннән мәңге аерылмаслык парлар кебек була инде алар. Аннары Александра иреннән аерылу хәстәренә керешә.

 

Гастрольләргә Шура белән бергәләп чыгып китә торган булды Марат. Иптәшләре бит гаиләләре белән йөри. Дөрес, алары – бар да артистлар. Шуңа күрәдер инде, Александраны үзе белән йөртүен хезмәттәшләре күпсенә башлый, җитәкчелек тә ризасызлык белдерә.

 

Беркадәр тәмсез сүзләрдән соң, труппасын калдырып, Казанга кайтып утырды Марат. Гаиләсе хакына ташлады ул аренаны. Алай да цирк белән арасын өзмәде. Цирк мәктәбендә эшли, булачак эквилибристлар тәрбияли. Бөтен дөньяны иңләгән номеры шулай дәвам итә аның, ул укыткан балаларда кабатлана... Ә беренче хатыны Марзия һаман да циркта эшләде, соңгы елларда атлар янында түгел инде, олыгаеп барганда кыенрак, ди. Күгәрченнәр өйрәтте, алар белән чыгыш ясаганын күргәнем булды. Кайвакыт кызларының кызын – бердәнбер оныкларын да җитәкләп килә иде. «Кызларны бик яратсам да, Марзиягә карата булган төерне барыбер эретә алмыйм», – ди Марат. Ә Марзия: «Гомерем буе Маратны оныта алмадым, яшьлегемдәге бер хатам бөтен тормышымны харап итте», – дип елады. Менә аның мәхәббәте, дөрестән дә, бәлки, бер генә булгандыр?..


Ләлә ГЫЙМАДИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»