|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2011 Авыл
Бәрәңге утыртабызмы?Быел кыш буе рәхәтләнеп бәрәңге ашый алмадык. Белгечләр исә сатудагы чит ил бәрәңгесен симәнәгә кулланмаска киңәш итә. Кибет киштәсендәге яшелчә туфракны зарарларга һәм нәтиҗәдә төрле чирләр барлыкка китерергә мөмкин, диләр. Бакчачыларга язның соңарып килүе дә яңа мәшәкать өстәде. Туфракта дым бетүе ихтимал. Ә сез быел бәрәңгене үзегез үстерергә җыенасызмы? Расил ИБРАҺИМОВ, “Татпотребсоюз” җитәкчесе урынбасары:
– Мин үзем күптән түгел генә Татарстанга бәрәңге җибәргән илнең берсендә булдым. Аларның продукцияне эшкәртүенә, җитештерү технологиясенә шаккаттым. Мондый товарның бернинди зыяны булырга мөмкин түгел. Әгәр бәрәңгедә нинди дә булса чир бар икән, аны кайда гына тотсаң да, ул егерме көннән артык сакланмый. Ә аның бүген дә сатылуы нәкъ менә сыйфатлы булуын күрсәтә дә инде. Авыл хуҗалыгы продукциясе безгә килеп җиткәнче әллә никадәр тикшерү уза, республикага зарарлы продукция кертмәячәкләр. Чит илдән бәрәңгене ашарга гына алып кайттылар, утырту өчен халык узган елны ук симәнә әзерләп куйды инде.
Наил ГАФАРОВ, агроном:
– Без бәрәңгене һәрвакыт үзебез үстерәбез. Зыянлы нәрсә бик күп инде ул хәзер, аның һәрберсен йөрәгеңә якын ала башласаң, бөтенләй яшәмәскә генә кала. Халыкка көн саен телевизордан, тегесе начар, монысы зарарлы, дип торалар. Безгә бит чит илдән симәнә түгел, күбрәк ашый торган бәрәңге алып кайттылар. Кешенең үзендә акыл булса, зарар китерә торган товар алмаячак.
Әлфинә ӘЗҺӘМОВА, җырчы:
– Быел гына түгел, проблема теләсә кайсы вакытта булырга мөмкин. Кая гына барма, бөтен җирдә алдыйлар, бәрәңгенең җитмәве дә былтыргы корылык галәмәте түгел. Сатучылар продукциянең черегәнен яки зарарлысын барыбер биреп җибәрә. Күп вакыт бәрәңгенең эче әйбәт булмый. Мин үзем, товар алганда, һәрвакыт аның турында сорашам, кат-кат җентекләп тикшерәм. Халык быел бәрәңгенең ашарга дигәнен сатып алды, ә утырту өчен былтыргысын җыеп куйды. Үземнең танышлар арасында да андыйлар бик күп.
Нияз ХИСМӘТОВ, “Агросервис” фәнни-җитештерү оешмасының директорлар советы рәисе, техник фәннәр докторы:
– Без һәр елны шул чит илләрдән бәрәңге кайтартабыз бит инде, нәкъ менә быел зыянлы продукция керә, дип куркырга кирәкми. Нишләптер, түрәләр дә, халык та ниндидер сәбәп эзли, бар җирдә проблема күрәләр. Бу, мөгаен, ялкаулыктан киләдер. Эш күрсәтергә кирәк бит инде, кабинетларда кул кушырып кына утырып булмый. Элегрәк бәрәңгене Америкадан да кайтарган булды, хәзер Белоруссиядән алып киләләр. Аның бернинди зыяны юк, әллә нәрсә уйлап чыгарып, кеше куркытып ятарга кирәкмәс. Бәрәңгене яхшылап эшкәртсәң, ул менә дигән уңыш бирә, чирләр дә таралмаячак.
Нәгыйм ҖАМАЛИЕВ, “Россельхознадзор”ның Татарстандагы идарәсенең фитосанитария бүлеге җитәкчесе:
– Сатудагы бәрәңгенең барысын да түгел, тикшерелмәгәнен утыртырга киңәш ителми. Кеше аны базардан яки кибеттән алганда, лаборатория тикшерүе узу турындагы документ сорарга тиеш. Былтыргы җәйге корылык зур проблемалар тудырды, чит илдән кертелгән яшелчә күләме бермә-бер артты. Шул сәбәпле тикшерүне катгыйландырырга туры килде. Халык уяу булсын, товарны карап, сорашып алсын иде. Мин үзем берничә ел элек бәрәңгенең аерым сортын сатып алдым да хәзер гел шуны гына утыртам, башка симәнәләргә ышанмыйм.
|
Иң күп укылган
|