|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2011 Мәдәният
«Мин җиңәм дип киләм»Актаныш егете Артур ИСЛАМОВ татар музыка дөньясында яңа исем түгел. Әлбәттә, аны күпләр «Алканат» исемле альтернатив татар музыка агымы вәкиле буларак белә. Минем өчен исә Артурның башка үрләре кызыклырак: «Сандугач керде күңелгә» конкурсында Гран-при, «Йолдызлык»та, «Дуслык моңы» халыкара җыр бәйгесендә, Р.Ваһапов конкурсында беренче урыннар белән һәркем мактана алмый. Менә быелгы «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар конкурсында Артур тагын беренчелеккә чыкты. Баһадир гәүдәле, баритон тавышлы, тормышка яшьләргә генә хас һавалырак карашлы Артур. Аның белән әңгәмәгә барганчы, мин аның әле тагын бер яңалыгы турында белмәгән дә идем. Баксаң, өченче курстан соң аны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына солист буларак эшкә чакырганнар икән...
– Безнең өйдә җырламаган кеше юк, – дип таныштырып китә Артур гаиләсе белән. – Әнием Луиза – музыкант, аның ягыннан нәселебездә гел җыр-моңга гашыйк кешеләр. Илгиз абый Закиров үзе генә дә сәнгать дөньясында зур исем. Апам Сиринә консерватория тәмамлады, хәзер, бәби үстереп, гаиләсе белән Чаллыда яши. Әтием Муллаян – көрәшче, ул миндә үз дәвамчысын күрергә теләсә дә, мин музыка дөньясын сайладым.
– Әниең ягы геннары җиңгән, алайса?
– Мин 5 яшьтән гармунда уйнарга өйрәнгән идем инде. Әнием, музыкант буларак, минем мөмкинлекләрне чамалаган, күрәсең, ул мине музыкага әзерләде, булачак һөнәремә этәргеч булды.
– Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Луиза апа белән Муллаян абыйның нинди матур гаилә булып яшәгәннәрен белгәнгә күрә сорыйм: тәрбия үрнәк күрсәтү аша керәме?
– Әти-әнием мине өлкәннәргә хөрмәт-ихтирам белән карарга, эш белән генә тормыш көтеп булганын, эшләгәнеңне җиренә җиткереп үтәргә кирәклеген төшендерде. Мин теләсә нинди очракта да алар тәҗрибәсенә таянам.
– Консерватория укучысы булганчы, син бит әле Казан музыка училищесын тәмамлаган кеше. Нишләп шундук консерваториягә ниятләп карамадың?
– Музыкантлар алар җырчы кебек кенә түгел – аларның колаклары икенче төрле ишетә, икенче төрле тотып ала. Минем грамоталы музыкант буласым килде. Аннан, Казанга килгәндә мин яшүсмер генә, тавышым утырып бетмәгән иде – табиблар, ике ел җырларга ярамый, диде. Менә шундый файдалы да, кирәкле дә тәнәфесне мин музыка училищесында баян классында уздырдым. Бүген инде курыкмыйча, мин җырчы гына түгел, музыкант та, дип әйтә алам. Баяннан кала, гитарада уйный беләм.
– Бу урында остазлар турында әйтеп узмасак, дөрес булмас. Кем сине хәер-фатихасын биреп, олы юлга әзерләде?
– Иң беренче рәхмәтемне Актанышта минем белән шөгыльләнгән Джон абый Мусинга әйтәсем килә. Ул вакытта Джон абый миндә халык җырларына мәхәббәт уятты, мине олы сәнгатькә әзерләде. «Сандугач керде күңелгә» конкурсында катнашып, Гран-при алгач, мине Зилә Сөнгатуллина һәм Клара Хәйретдинова Казанга чакырып калды. Мин бүген консерваториядә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Клара Хәйретдинова классында белем алам.
– Кайберәүләр тавыштан акча эшләү коралы ясарга тырыша. Син андыйдан ерак, ахры?
– Мин укырга кергәнче үк тавышка акча эшләү юлы итеп түгел, югары татар сәнгатендә югары дәрәҗәгә күтәрелү омтылышы итеп карадым. Бүген бит хәтта туксанынчы елларда булган татар көе, зәвыгы да юк. Яхиннар, Мозаффаровлар калдырган зур рухи мирасның шундый кирәксез көнгә калып баруы бер мине генә борчымый. Ә классикларыбызның әлеге зәвыклы музыкасы беркайчан да искермәячәк. Миңа алар бик якын. Шуңа мин башка юл турында уйлауны ис-акылга да кертмәдем.
– Синең өчен нәрсә ул сәнгать?
– Сәнгать – ниндидер матур, бозылмый, чиста күңел белән туа торган эстетик югарылык.
– Шушы югарылыкка кемнәрне кертер идең?
– Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Газинур Фарукшин. Хатын-кызлардан – Әлфия Авзалова, Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова. Алар – татар милли сәнгатенең якты үрнәкләре.
– Алар юлын дәвам итәрлек яшьләр бар дип уйлыйсыңмы?
– Ул юлны Альбина Шаһиморатова, Филүс Каһиров, Татьяна һәм Дамир Закировлар дәвам итә.
– Шәхсән синең биографиядә саллы конкурслар шактый. Әле менә соңгысы – «Татар моңы» сиңа тагын беренчелек алып килде. Барыбер җиңәм, дигән ышаныч белән килгән идеңме?
– Бәйгеләр – үз-үзеңне сынау мәйданы. Ул үзеңә чит кеше күзлегеннән чыгып бәя бирү дә, үзеңне чыныктыру да, индивидуаль булуыңны күрсәтү дә. Мин нинди дә булса конкурска әзерләнгәндә үз-үзеңә шик булмаска тиеш дип саныйм. Шәхсән мин җиңәм дип катнаштым һәм җиңдем.
– Син бит әле хәзер дәрәҗәле театр солисты да икән. Анда тамашачыны нинди партияләр белән сөендерәсең?
– Төрле илләрдән килгән җырчылар каршында узган кастингта катнашып, мин өченче курстан соң М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында да эшли башладым. Бу – гомеремнең иң мөһим вакыйгаларының берсе. Ул минем өчен кадерле сәхифә, яңа үр. Чайковскийның «Евгений Онегин», Моцартның «Свадьба Фигаро», Р.Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте»ндә партияләрем бар.
– Россиянең башка зур шәһәрләренә яисә чит илгә чакыру алсаң, китәчәксеңме?
– Мин үземә югары планка куям – Казанда гына тукталып калмам, Россиянең башка шәһәрләрендә дә үземне әзерлекле, әйбәт дәрәҗәдәге җырчы итеп танытырмын дип ышанам.
– Димәк, бер 20-30 елдан Артур Исламов ул...
– ... Опера һәм милли сәнгатьне Европа һәм бөтендөнья дәрәҗәсендә танытучы, аның өчен җан атучы югары профессиональ артист.
– Яшь чибәр егетнең йөрәк хәлләрен дә белешмәсәм, кызлар мине кичермәячәк... (Рәхәтләнеп көлешәбез.)
– Йөрәгем буш түгел. Очрашып йөргән кызым Эльза исемле. Әмма шәхси тормышым турында җәелеп китеп сөйләргә яратмыйм. Минем хакта бераз сер дә калсын инде...
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА |
Иң күп укылган
|