08.05.2011 «Яшьти» әдәби сәхифә
Яшьти Фәнис Зыялы
Белешмә
Туган көне: 14.10.1975
Туган төбәге: Арча районы Өчиле авылы
Яшәү урыны: Төркиянең Анталия шәһәре
Белеме: Юрфак, аспирантура. Юридик фәннәр кандидаты
Эш урыны: Анталиядәге адвокатлык бюросында адвокат-юрист
Яраткан шөгыле: шигырь язу һәм уку, курай уйнау, егылганчы татарча бию, төрле кичәләр алып бару
Иҗат тематикасы: күбрәк милли һәм дини
Кайларда басыла: район һәм республика газеталары һәм журналларында, интернет сәхифәләрдә
КАЙТАМ ӘЛЕ
Кайтам әле кыш аенда сезнең янга,
Карда тәгәрәп уйнарга
Йөгереп килеп бергәләшеп,
Сикереп көрткә чумарга.
Кайтам әле кар аенда сезнең янга,
Чаңгы, чана шуарга
Куллар тунып өшегәнче,
Кар атышып уйнарга.
Кайтам әле суык айда сезнең янга,
Кардан бабай ясарга
Көтмәгәндә йөгереп килеп,
Муенга кар салырга.
Кайтам әле салкын айда сезнең янга,
Боз өстендә шуарга
Чаңгы киеп басуларга,
Төлке, куян куарга.
Кайтам әле март аенда сезнең янга,
Каршы торырга буранга
Энҗе ак карларга карап
Адашырга урманда.
Кайтам әле кыш аенда сезнең янга,
Кар яуганын карарга
Шыгыр-шыгыр басып карга,
Кич урамга чыгарга.
Кайтам әле кар аенда авылыма,
Кар өстендә биеп-җырларга
Курай, гармун моңнарына,
Кушылып үксеп еларга.
КУРАЙ МОҢЫ
Tатарстан Республикасы лауреаты исемен яулаган
курайчы абыем Айрат Зыятовка багышлыйм.
Кояш нурын сөеп каршыла,син,
hәм озатып куй кичен офыкка
Башкаеңны айга кырын салып,
Курай уйна төнге тынлыкка.
Тынлык бушлыгында йөзәр моңнар,
Кытыклап үтәр урман куенын.
Йокыдан айныр ялкау яфраклар
Иркәләр моң нарат муенын.
Яфракларны үбәр курай моңы,
Көнләп калыр чыршы ылысы
Таң алдыннан назлап уяндырыр,
Табигатьне моңның җылысы.
Чык тамчысын тәгәрәтеп җиргә,
Моң җәелер чирәм өстенә
Таң пәрдәсе тагын йокымсырап,
Күтәрелер туган иленә.
Күлгә килер изге кунак сыман
Тамчы булып суга тамар ул
Балыкларга хушбуй сөрткән сыман
Инешләрне сыйпап узар ул.
Таң пәрдәсен ертып, ызан буйлап,
Агылыр моң авыл өстенә.
Иртән әйткән азан белән бергә,
Урнашырлар күңел түренә.
МИН ЙӨРТЕРМЕН СИНЕ КУЛЫМДА
Мин ошаттым сине,
Йолдызлы бер төнне
Атлыйк бергә бәхет юлында
Миңа насыйп булсаң,
Мәхәббәтем булсаң,
Мин йөртермен сине кулымда.
Төшләремә кереп,
Ромашкалар өзеп
Китмисең син hаман уемда
Тормыш корып бергә,
Кавышыйк без бергә
Мин йөртермен сине кулымда.
Мин ташламам сине,
Син дә ярат мине
Вәгъдәләшик гомер буена
Чын күңелдән сөям,
Сине уйлыйм, көям
Мин йөртермен сине кулымда.
* * *
Куе урманнарның ханы арысланның,
Киң вә бик төгәл була чиге.
Сайрар кошлар күчкән агачлардан хәзер,
Аңкый эт һәм мәче сидеге...