поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.05.2011 Язмыш

Кулларымда - фронт хатлары, ә аларда - кеше язмышы...

9 Май җитте исә, мин һәрвакыт күңелемнән сугышта хәбәрсез югалган абыемны - әниемнең бертуган энесе Ярулла Галиуллинны Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм. Менә инде күп еллар үтсә дә, йөрәк һаман аның турында берәр нинди хәбәр килер дигән өмет белән яши. Күңел көтә, җан әрни. Моңсу чакларда мин аның сакланып килгән фронт хатларын кулыма алам...

Татарстанның Нурлат районы Савиново авылында яшәгән Ярулла абыем 1942 елның маенда, 18 яшьлек дәртле, чибәр чагында, сугышка алына, өч тапкыр яраланып, госпитальләрдә ята ул, ә 1945 елның февралендә хәбәрсез югала.

 

Әти-әнисе, ике ир, ике кыз туганы Ярулла абыйны гомер буе көттеләр. Бүгенге көндә аның иң кечкенә сеңелесе белән энесе генә исән һәм бу истәлекләрне саклап яшиләр. Миңа да, гаиләдә иң олы бала булып, абыйсыз үскәнгәдер инде, Ярулла абыема карата Аллаһы Тәгалә зур мәхәббәт биргән. Ә инде кияүгә чыккач, минем Ярулла абыема булган хисләремне ирем дә, балаларым да уртаклаштылар. Безнең гаилә альбомында аның фотосурәтләре иң беренче битләрдә.

 

Быелгы Җиңү бәйрәме алдыннан кабат Ярулла абыемның хатларын кулыма алдым. Хатлар... Алар бер дә бүгенге көндәгеләренә охшамаган. Фронт кырларында кечкенә кәгазь кисәкләренә язылган ул хатларда кешенең язмышы чагыла. Алар бер сулышта язылып, туган авылына барып җиткәнче күпме юллар үткәннәр! Аннан соң кат-кат укыган чакта туганнарының күз яшьләреннән саргаеп беткәннәр.

 

Күп еллар буена Ярулла абыйның хатлары чарлакта сакланган. Шуннан алар, тормыш дулкыннары нигезне туздыргач, кайдадыр югалып торганнар һәм менә бүген тагын минем кулыма килеп эләктеләр. Инде тетелеп, искереп беткәннәр, күп сүзләре бик үк аңлашылмый да. Тик тарихны, абыемның рухын саклап килгән бу хатларны мин күзем белән генә түгел, күңелем белән дә укыдым.

 

Әле кичә генә дус-ишләре белән аралашып, авылның чибәр кызларын озатып йөргән егет туган җиреннән, гаиләсеннән аерылып, канкойгыч сугыш утына барып кергән һәм аннан шундый назлы хатлар язган. Аларда бер генә зарлану сүзе дә юк.

 

«Сезки җир йөзендә иң кадерле булган әти белән әнигә улыгыз Ярулладан бик күп сагнычлы сәламнәремне озатып каламын», - ди ул һәм кайнар сәламнәрен шулай ук апа-сеңелләренә, энеләренә, бабаларына, барча туганнарына, тирә-як күршеләргә, мәчет картларына, яшьләргә, белгән-сораганнарга хат саен язып җибәрә. Өйдәге тормышны кайгырта, булган яңалыкларны язып җибәрергә сорый. Игеннәр уңганмы, кыш чыгарга ризыклары җитәрме, сыер бозауламадымы, бәрәңге чәчеп булырмы, терлекләр кышны ничек чыктылар - барысы белән дә кызыксына ул. Хәтта салымнар турында да сораша. Фронтка яңа гына алынган авылдашларының адресларын сорап, алар белән хатлар алыша.

 

«Колхозда эшләр ничек бара, авыррактыр инде хатын-кызга гына калгач, но ничего, чыдарга кирәк инде. Килеп чыгар, иншалла, тиз көндә уңайлыгы да». Авылыннан, туган йортыннан, дусларыннан килгән яхшы хәбәрләр аңа шатлык, сабырлык, күрешүгә өмет өсти, авыр хәрби хезмәтен үтәргә көч бирә.

 

Ярулла абый гаиләнең тормышын бертуктаусыз кайгырта: «Әни кайда эшли? Бик картайгандыр, уңайсыздыр да инде. Но ни дә эшләп булмый бит, дөньясы кире ягы белән карагач».

 

Сеңелләренә аерым матур сәламнәрен язып җибәрә ул: «Шулай ук хат язучы Миннәсма белән Минсылу сеңелемә бик сагынып күктәге йолдызлар санынча кайнар сәлам. Хатны ешрак салыгыз». «Минем өчен тыныч булыгыз. Хатыгыз буенча сезнең дә соңгы көннәрдәге тормышыгыз белән таныш булдым, бик шатландым мин, әти-әни, сезнең исән-саулыгыгызга, тормышыгызның да ничего булуына». «Минем өчен артык көймәгез, әти-әни, әлегә исән-сау, тамак тук, Аллага шөкер, раныларның бер дә зарары юк. Хәзер все в порядке».

 

Сугышның аяусыз, куркыныч булуы, абый язмаса да, яхшы аңлашыла. Аның Аллаһыга ышанганы һәр хатыннан күренеп тора: «Хатны алсагыз, Коръән тутырырга бирегез әле мөмкин булса. Әйткән сүзем бар иде. Ярыймы, әти». «Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң бит. Артык кайгыртмагыз, әти, хәер-догагыздан гына ташламагыз».

 

Ярулла абый күпме генә сабыр булырга тырышса да, аның бер хатында үзәкне өзәрлек сүзләр укыдым мин: «Сагынычлы хат башы, языгыз, әткәй, каршы. Исәнмесез, җандай кадерле булган әти, әни! Сезнең тарафларга безки Кызыл Армия сафында хезмәт итүче газиз углыгыз Ярулладан бик сагынып һәм саргаеп, бер күреп, нурлы йөзегезгә карап бер генә сүз әйтергә дә тилмереп, читлектәге кош кебек йөрүче углыгыздан ялкынлы сәламнәремне багышлап каламын».

 

Һәр хатта әти-әни, әби-бабай, туганнар һәм авылдашлар белән кызыксыну. Гаҗәеп туган җанлылык. Өмет, өмет, өмет. Барлык хатлар да хәрби цензура аша үткән. Ә менә 1943 елдагылар инде русча язылган. Күрәсең, берәр күрсәтмә булгандыр. Русча хатлар коры. Татар рухын урысча биреп булмый шул.

 

Абыемның соңгы хатын аның турындагы башка мәгълүматлар белән бергә Интернет челтәреннән оныкларым эзләп таптылар. Ул шундый сүзләр белән тәмамлана: «Яхшы, хуш, сау булыгыз. Тиз көннәрдә Гитлер явын туган ил җиреннән мәңгегә каулап чыгарып, шатлык белән туган илдә бергә-бергә яшәүләрне теләп улыгыз Ярулла. 13.3.44 г.».

 

Ярулла абыемның хатлары миңа картайган көнемдә генә килеп эләкте. Аларны укып, аны сагынып, ул миңа сабый чакта ук багышлаган сәламнәрен мин бүгенге көндә дулкынланып, кайнар яшьләремне түгеп каршы алам. Абыемның язмышы минем тәкъдирдә дә дәвам итә. Кечкенә улым Марат, аның кебек үк, 18 яшендә армиягә китте. Яхшы хезмәте өчен аны вакытыннан алдарак ялга җибәрделәр. Шул шатлыгыннан ул барлык туганнарына күчтәнәчләр төяп кайтты. Апасының кечкенә улына уенчык аю баласын бүләк итте, энекәшен сөеп, кочаклап уйный иде. Аннан соң да хатларында аны сәламсез калдырмады.

 

Шул елларда Чечняда сугыш башланды. Хезмәтләрен тутырып, өйләренә кайтырга җыенган солдатларны шул ут эченә илтеп салдылар, һәм егерме яше дә тулмаган улым шунда һәлак булды. Оныгым абыйсының фотосурәтләрен карап, үсеп җитсә дә, үзенең иң-иң яраткан уенчыгын – аю баласын саклый.

 

Ике тәкъдир, ике ачы язмыш. Тик мин баламны җир куенына салып, аның каберенә барып дога кыла алам. Ә менә Ярулла абыйның кайда һәлак булганы, нинди туфракта ятканы бүгенге көнгә кадәр билгесез. Шөкер, хәзер Интернетта, архивларда сугыш вакытында югалган хәрбиләрнең хәбәрләре табыла башлады. Абыем үзенең хатында язганча, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң бит. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар турында да мәгълүматлар килеп чыгар әле. Өмет чаткысы һаман сүнмәгән, шуны саклап яшибез...

 

Самара шәһәре.


Фәнүзә ХӨСӘЕНОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»