|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2011 Интернет
![]() Туган телебезне чит илләр аша танытыйкМөхтәрәм милләттәшләр! Туган телебезне дөньяда киңрәк таныту өчен, сезне http://www.forvo.com/languages/tt/ сайтында хезмәттәш булырга чакырам. Бу – халыкара әйтелешләр (сүзләр әйтелеше) базасын туплый торган ирекле сайт, өченче ел эшли инде ул. Аның төп офисы Испаниянең Сан-Себастьян шәһәрендә урнашкан. Оештыручылар коммерцияне максат итеп куймый, сайт спонсорлар хисабына яши (нигездә үз телләрен Европа берлеге дәрәҗәсенә кадәр күтәрә алган басклар ярдәме белән). Биредә 268 телдәге 1 миллионга якын сүзнең һәм сүз тезмәсенең язылышын һәм әйтелешен табарга мөмкин.
Күмәк тырышлык белән татар телен, бу базага кертелгән берәмлекләр саны буенча, 27 нче урынга кадәр күтәрә алдык. Кыска гына вакыт эчендә 6 меңнән артык төшенчә һәм сүз яздырдык, бу әле безнең «запас»ның егермедән бер өлеше генә. Иншалла, озакламый 78 миллион кеше сөйләшә торган корея телен дә узып китәрбез. Кытайдагы Гуанчжоу провинциясенең җирле теле (аңарда 70 миллион кеше сөйләшә) әле шушы көннәрдә генә артта калды. Төрек теле белән тигезләшү өчен, тагын 7 меңнән артык сүзнең язылышын һәм яңгырашын кертәсебез бар әле. Хәзер португал теллеләр беренче урында, 100 меңнән артык сүз яздырганнар инде (шуның 70 меңен – Бразизилиядә яшәүче бер ханым, ул моның өчен әлеге сайта ике елдан артык хезмәт куйган). Тел байлыгы буенча безнең татар теле боларның берсеннән дә ким түгел. Бу сайта таләпләр бик гади: аерым төшенчәләрне белдергән сүзләрне төп формада язарга кирәк. Исемнәрне – баш килештә, берлек санда. Фигыльләрне –инфинитив рәвешендә (яздыру – яздырырга, алып бару – алып барырга). Кабатлаулар, әлбәттә, булмаска тиеш, ләкин безнең телдә кайбер төшенчәләрнең ике-өч сүзле булуын да онытмаска кирәк. Биредә мөстәкыйль төшенчә төп берәмлек булып санала, аерым бер сүз түгел. Боларга өстәп, кыска гына сүзтезмәләрне, әйтелмәләрне, әйтемнәрне, күренекле татар шәхесләренең исем-фамилияләрен, милли исемнәребезне, топонимика терминнарын һ.б. кыстырып җибәрү дә рөхсәт ителгән. Ярдәмчел сүз төркемнәреннән булган сүзләр дә (кисәкчәләр, бәйлекләр, ымлыклар) нәкъ шул рәвешчә, фразеологизмнар аша, кереп китә инде, алар бу сайтта аерым берәмлек буларак кулланылмый. Бер тамырдан ясалган төшенчәләрне һәм аерым сүзләрне барысын да берьюлы бирү җайлырак. Мәсәлән: әйлән-бәйлән, әйләнә, әйләнә башлау, әйләнә-тирә, әйләнәли, әйләндереп алу, әйләндереп салу, әйләндерү, әйләнеп кайту, әйләнеп карау, әйләнеп килү, әйләнеп китү, әйләнеп төшү, әйләнеп чыгу, әйләнеч, әйләнеш, әйләнешле, әйләнмә, әйләнмәле, әйләнү, әйләнү-тулгану, әйләнүле, әйләнчек, әйләнчек авыруы, әйләнчек коңгыз, әйләнчек суалчан. Боларның күпчелеге Европаның флектив телләрендә бер сүз белән бирелә (алкушымчалар һәм суффикслар ярдәмендә), ә безнең агглютинатив телләрдә сүз ясау механизмы үзгә. Баштарак админнар моңа каршы килгән иде, ә хәзер бу «күпсүзлелек»нең төрки телләр өчен котылгысыз булуын аңладылар. Азрак сүз көрәштерергә дә туры килде инде. Админнар бер үк сүзнең (кыска сүзтезмәнең) берничә кеше тарафыннан төрле сөйләмдә (диалектта) әйтелешен хуплый. Шуңа күрә элегрәк кертелгән сүзләрнең берничә әйтелешен яздырып була. Берьюлы теге яки бу сүзгә аңлатма (тег, опция) бирергә, төшенчәләрне төрле төркемнәргә кертергә мөмкин (мәсәлән, зоология, математика, фразеология, лингвистика). Соңыннан барысын бергә эзләп табып өйрәнү җиңелрәк булсын өчен. Ләкин бу мәҗбүри түгел. Һәм моны соңрак та эшләп була. Тавыш файлларын яхшы микрофон аша югары сыйфатлы итеп яздырырга кирәк. Мондый мөмкинлек булмаган очракта сүзләрнең график язылышын бирү белән генә чикләнергә туры килә. Файлларны күчереп алу мөмкинлеге дә бар. Аңлашыла ки, бу хезмәттәшлек өчен эш хакы беркемгә дә түләнми. Әлегә безнең базаны сан ягыннан үстерергә кирәк, соңрак бергәләп сыйфатын да күтәрербез. Туган телебезне чит илләр аша таныту, минемчә, җиңелрәк тә, үтемлерәк тә. Үзебез булдыра алмасак, кем эшләр соң моны! Тормыш шулай ди безгә. Мөмкин булганны бүген үк эшләргә кирәк.
Ихтирам белән, Buacity |
Иң күп укылган
|