поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.05.2011 Медицина

Дарудан «илһамланып»

Организмымнан гафу үтенә-үтенә, авыртуны баса торган чираттагы ике даруны су белән йотып җибәрдем. Бу юлы үтә дә көчле булып купкан арка сызлавы «давыл»ыннан коткаручы төймәләр берәр сәгатьтән тынычландырырга тиешләр. Даруларның йогынтысы башлангач, бөтен тәнемнең барча күзәнәкләре җиңел сулап куяр. Тик 6-7 сәгать узганнан соң, күңел ярына явыз дулкыннар кабат бәрелә башлаячак. Куркасы юк – анысына да дару күптән әзерләп куелган.

Даруга «табына» башлаганыма инде ике ай була. Төймәләр, капсулалар, сыеклары, уколлар… Һәр көн иртән, көндез, кичен, төнгә… Организмымның бербөтен системасын хәзер, ит, кан, сөяк, әгъзалардан тыш, дарулар да тәшкил итә сыман. Эчкән төймәләрнең бер җиремә – дәва, икенчесенә зыян икәнен дә яхшы аңлыйм, тик барыбер эчәм. Ашказаны, бөерләр башка түзмәс кебек, аңым гына томалана күрмәсен, дип телим. «Зарар, агу икәнен белә торып, ник эчәсең соң?» – дип сорарлар кайберәүләр. Җавабым шул: төннәр буе сызланудан йоклый алмыйча утырып чыккан чакларда авыртудан стенага үрмәләрдәй булганда; нинди формада утыруыңа, ятуыңа, басып торуыңа карамастан, туктаусыз сызланганда дару-агу түгел, чын агу да эчәргә әзер буласың. Моны үз башларыннан кичергәннәр генә тулысынча аңлый ала.

 

Авыртуны басам дип, даруга үзеңне басарга ирек бирмә

 

Авыртуны басарга дип эшләп чыгарылган теләсә кайсы даруның куллануны өйрәткән күрсәтмә кәгазен ачып карыйм. Беренче эш итеп, караш, әлбәттә, күпме микъдарда һәм кайсы вакытта эчәргә икәнлеген аңлаткан урынга төшә. Күп кешеләр өчен күрсәтмәнең шул өлеше генә мөһим. Ләкин иң кызыгы һәм шул ук вакытта кызганычы да – арттарак. Гадәттә, әлеге кәгазьнең өчтән бер яки аннан да күбрәк өлешен алып торучы бу өзек даруның организмга мөмкин булган зыянлы йогынтысы турында кисәтә. Йөрәк ягыннан фәлән, ашказаны ягыннан тегеләй, башка әгъзалар ягыннан болай, баш мие, тире, терәк-хәрәкәт аппараты, ишетү, ис сизү, тоемлау… дип тезелеп китә кайбер даруларда күләме буенча профессор бер лекциядә яздырырга өлгергән мәгълүмат белән чагыштырырлык искәрмәдә. Күбебез бу өлешне өстән-өстән генә карап чыга, кисәтү күпме генә шүрләтсә дә, даруны барыбер эчәсе ич, чөнки табиб шулай кушкан; чөнки аны эчкәч, дөрестән дә, сызлану күпмедер вакытка булса да кимеп тора, ул авырту аркасында сүнә барган яшисе килү теләген яңадан уятып җибәрә.

 

Авыртуны басучы даруларны эчү вакыты чикле, күрсәтмә кәгазе аны биш көн-бер атнадан артык кулланмаска киңәш итә. Ярый да сызлануың шул вакыт эчендә бетсә, ә бер атнадан соң да туктамаса, нишләргә? Әлбәттә, һәрберебез инде ияләшә башлаган даруны эчүне дәвам иттерәчәкбез. Нәтиҗәдә организм ул даруга тәмам күнегеп бетә һәм без аның сихәтен сизми башлыйбыз. Сызлануына түзә алмыйча, авыру кеше даруның микъдарын арттырырга яки көчлерәкләрен куллануга күчәргә мәҗбүр була. Дару белән артык мавыгу ахыр чиктә аяныч нәтиҗәгә – шул дарусыз яши алмауга ук китереп җиткерергә мөмкин, ягъни сызлануны басарга тиешле дару наркотик ролен үти башлый.

 

Йөзләп җитештерүче – меңләгән дару исеме

 

Даруханәгә аяк басуга, даруларның исем-атамаларына хәйран каласың. Пыяла киштәләргә тезелеп киткән даруларның күбесенең исеме телеңне ватарлык. Күчләп-күчләп өелгән препаратларның рәтен әлеге биләмәнең хуҗасы – тәҗрибәле фармацевт кына төгәл белә. Эшкә яңа алынган даруханәчегә кыенга туры килә торгандыр инде, чөнки аңа, кайсы дару нәрсәдән дәвалаганын өйрәнү өстенә, нинди дару кайсы киштәдә, күчтә, рәттә торганлыгын да ятларга кирәк. Даруханәдә һәр даруның билгеле урыны бар бит: бер күчтә – салкын тиюдән дәвалаучы дарулар, икенчесендә – авыртуны басучылар, өченчесендә – тынычландыра торганнары… Һәр өемдә дистәләгән препарат – бер үк нәрсәдән дәваласалар да, алар исемнәре белән аерылып тора. Югыйсә фәлән чирдән бер фәлән дару, теге чирдән бер бу гына дару булса, ничек уңайлы булыр иде. Нишлисең, барысына да дарулар базарындагы конкуренция гаепле, йөзләп җитештерүче – меңләгән дару исеме.

 

Үземнең дару эчү тәҗрибәм дару җитештерүчеләрнең бер хәйләсен ачарга ярдәм итте. Берничә даруның нигезен бер үк матдә тәшкил итсә дә, алар арасында танылган фирмада эшләп чыгарылганы, күп рекламалану аркасында исеме яңгыраш алганы бермә-бер кыйммәтрәк тора икән. Мисалга авыртуны басучы өч даруны китерим – «Ибупрофен», «Нурофен» һәм «Миг». Матдәләренең составы буенча да, дәвалау үзлекләре буенча да бер үк булсалар да, беренчесенең 20 төймәле кабының бәясе ун сум тирәсе, калган икесенең 10ар төймәле каплары йөз сумга якын тора. Кыйммәтлерәкләренең «Ибупрофен»нан аермасы – «Нурофен» даруының капсула формасында эшләнүе, «Миг»ның төймәсендә даруның микъдары күбрәк булу. Бәянең калган өлешен даруларның матур савытка салынуы, җитештерүче фирма исеме һәм телевизордагы реклама ясап биргән «авторитеты» формалаштыра. Баштарак берәр җирем сызлаганда, алданып, бер «Миг» төймәсе эчкән булсам, хәзер берьюлы ике «Ибупрофен» төймәсен йотып куям, чынлап әйтәм – дәвалау нәтиҗәсе бер үк.

 

Дару атамаларының күплеге белән төрлелеге табиблар, фармацевтлар эшендә аларның барысын да белү, бер-берсеннән аеру кыенлыгы гына тудырса, авыру кешегә ул чире көчәю, комага китү, хәтта үлем белән дә янарга мөмкин. Ялгыш дару эчеп, агулану очраклары турында еш ишетергә туры килә. Үз өстендә сынаулар үткәрергә теләге булмаган авыру кешегә бу эштә үзенең табибына, аның тәҗрибәсенә генә ышанырга кала, чөнки дарулар «океан»ыннан ул үзенә кирәклесен мәңге сайлап ала алмаячак.

 

«Даруголиклар»

 

Һәр җирдә, һәр өйдә, һәрчак кул астында торган дару савыты һәр чирне дәвалаучы дарулардан ташып тора. Даруны кирәк чакта гына эчүчеләр белән аны даими файдаланучылардан тыш, препаратларның күплеге аерым төркем – даруны һәрдаим кулланучыларны да барлыкка китерде. Әлегә ишеткән юк, әмма якын киләчәктә, әйбер сатып алу чире белән авырудан атама алган «шопоголиклар» үрнәгендә, күпләп дару сатып алырга яратучы «даруголик» кешеләр пәйда булса да, бер дә аптырамассың.

 

Казан шәһәрендә 51 төрле атамалы 338 даруханә бар. Чат саен берничә даруханә булу, һәрхәлдә, бер дә начар түгел, моны җәмгыятьнең сәламәтлеген кайгырту мәсьәләсен арттырып үтәү дип кабул итәргә кирәктер. Кызык булып китте – башкалабыз даруханәләре бер көн эчендә ничә кешегә хезмәт күрсәтә икән? Моны белер өчен, даруханә исемнәре белән аларның телефон номерлары күрсәтелгән исемлекне алып, рәттән һәркайсына шалтырата башладым. Бу эш бик үк җиңелләрдән булып чыкмады. Фармацевт ханымнар, бу мәгълүматны ни сәбәпледер яшерен санап, аны ачарга бер дә ашкынып тормадылар: кайберләре баш офиска мөрәҗәгать итәргә кушса, дорфараклары йомышымны үтәүдән шунда ук кырт кистереп баш тартты. Исемлек буенча шалтыраткан унлап даруханәнең бер «Ихлас» дип аталганында гына соравыма ихлас күңелдән җавап бирделәр. Әллә сатучысының ярдәмчеле эләкте, әллә аңышып бетмәдеме – чит кешегә «оешма сере»н ачты да салды. Аның сүзләре буенча, шәһәр читендәрәк, төгәлрәге, Губкин урамында урнашкан бу даруханә көненә 100-150 кешегә хезмәт күрсәтә икән.

 

Исемлектәге тагын бер ун номерга шалтыратып, бүтән бер генә дә юньле җавапка ирешә алмыйча, бөтен мәгълүматны белүче интернетка мөрәҗәгать итәргә булдым. Ләкин кызыксындырган соравыма җавап анда да табылмады. Интернеттагы мәгълүмат диңгезеннән язмама кагылышы булган бер җөмләне генә сөзеп ала алдым: «Эре шәһәрләрдә җәмәгать урыннарындагы даруханәләр көненә 400-500 кешегә хезмәт күрсәтсә, «йокы» районында урнашканнарының клиентлар саны 150-200 кешедән дә артмый». Димәк, уртача итеп алганда, бер даруханә бусагасын көненә 275-350 кеше атлап керә икән. Әлеге коры гына мәгълүмат нигезендә үткәрелгән якынча исәпләү буенча, бер көн эчендә Казанның даруханәләре 92950-118300 кешене кабул итә килеп чыга. Аңлавыбызча, ул кешеләрнең күпчелеге үзәктә, җәмәгать урыннарында, сәүдә үзәкләрендә, ягъни «балык яхшы чирткән» җирләрдә, калган аз санлы өлеше «йокы» районнарында, шәһәрнең читләрендә урнашкан даруханәләргә туры килә. Уйлап кына карагыз – көн саен башкалабызның 120 меңләп кешесе дарулар сатып ала икән.

 

Табигать дарулары барын онытмыйк

 

Барыбыз да «даруголик»ларга әверелеп беткәнче, исегезгә төшерергә ашыгыйм: Аллаһы Тәгалә җирдә агачларны төзү материалы буларак, үләннәрне хайван-җәнлекләргә, кош-кортларга азык булсын өчен генә хасил итмәгән. Үсемлекләр һәм гөмбәләр дөньясын җыен химиядән торган зыянлы даруларга алмаш итеп, чирләрнең һәркайсын диярлек дәвалау өчен кулланырга була.

 

Үләннәр белән дәвалану кешеләр кабилә, ыру булып яшәгән чорларда ук барлыкка килеп, үсә, таралыш ала, популярлаша барып, халык медицинасы дигән гомуми исем алган. Әмма дарулар уйлап табылганчы кулланылып килгән, меңнәрчә еллык тәҗрибәсе булган халык медицинасы һаман да рәсми танылуга ирешә алмый. Шулай да, минемчә, халык медицинасына соңгы вакытта торган саен күбрәк кеше мөрәҗәгать итә башлады. Моны даруның химия икәнен аңлау, даруханәләрдә сыйфатсыз препаратларның да барлыкка килә башлавы, дару эчеп агулану очраклары арту, бәяләр кыйммәтләнү тудыра торгандыр.

 

Табигать-ананың байлыкларыннан эшләнгән, билгеле чирләрнең күбесен җиңәргә сәләтле кайнатмалар һәм төнәтмәләрне аларны ясау белән махсус шөгыльләнүче, халык медицинасын яхшы белүче кешеләрдән сатып алырга була. Ул эштә остарып беткән, тәҗрибәле апа-әбиләр әллә кайда түгел – районнарда, авылларда яшиләр. Алар ясап биргән табигый даруларның файдасын күргән кешеләр, колактан колакка мактап сөйләп, остасының да, продукциясенең дә данын еракларга тарата. Халык медицинасы продукциясен сатып алуның хәзер яңа, уңайлы ысулы да барлыкка килгән – аларга интернет-кибетләрдә заказ биреп була. Дөрес, андагы чыганакларның ышанычлылыгын тикшерергә кирәк.

 

Даруның бер әгъзага – файда, икенчесенә зыян икәнен белә торып, аны кулланырга курыкмаган кешегә, чирен дәвалау өчен, макталып кына телгә алынучы халык медицинасын да файдаланып караса була бит. Чир белән көрәштә ысул-алымнарның һәркайсы ярдәм итеп куюы бар, сынап караудан шүрләмәскә кирәк.

 

Укучыларга теләгем шул: авырмагыз, әгәр чир эләктергәнсез икән инде, дару эчептерме, халык медицинасын кулланыптырмы, башка юл беләндерме, берүк, савыга күрегез!


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»