поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.05.2011 Авыл

“Тамгалы” татарстанлылар булырбызмы?

Соңгы вакытта “Росатом” инициативасы белән Татарстанда чәчүлек орлыкларны радиоактив элементлар – гамма нурлар белән эшкәртеп чәчү тәҗрибәсен киң маcштабта үткәрүне планлаштыралар. Мин авыл хуҗалыгы белгече дә, атомчы галим дә түгел. Бары тик физика укытучысы гына. Бу юнәлештә 50 ел дәвамында үзем белгән һәм укучыларга дәресләрдә сөйләгән мәгълүматлардан кайбер өзекләр китерергә телим.

Чәчүлек орлыкларны гамма нурланышка тотып, уңышның артуын галимнәр моннан 50 ел элек тә беләләр иде инде. Нурланыш туплаган атомнарны фәндә “тамгалы атомнар” дип атыйлар. Гамма нурланыш урынына орлыкларны лазер нурлары белән эшкәртү дә шундый ук нәтиҗә бирә. Совет чорында шушы максатта колхозларга лазер аппаратларын “бушлай” өләштеләр. Бу хәл 1980 нче еллар тирәсендә булды. Уртача зурлыктагы бер тартмага сыеп бетә торган әлеге аппаратның бәясе ул вакытта бер “Жигули” бәясенә бәрабәр иде. Әмма аны безнең районда бер генә колхоз да кулланмады. Эш итәргә өйрәтүче кеше булмады. Лазер яктылыгы гамма нурланыш шикелле кеше өчен үтә куркыныч булмаса да, күзгә эләксә, сукыр калдырырга мөмкин иде. Соңыннан ул аппаратлар кая китеп олакканнардыр, әйтә алмыйм.

 

“Росатом” галимнәре бүген исә гамма нурланышны орлыкларга әз дозада бирәбез дип ышандыралар. Уйлап карагыз, әз дозада бирелсә дә, көндәлек ипи аша, ит, сөт аша (шул икмәкне хайван да ашаячак бит) безнең организмда тупланып барачак. Ахыргы нәтиҗәнең нәрсә белән бетәчәген тәҗрибә үткәрүчеләр халыкка аңлатырга теләмиләр бугай. Орлыкларны гамма нурландыру җиләк-җимешләр, карабодай, шикәр чөгендере үстерүдә моңарчы да шактый сыналган инде (болай эшләү чөгендернең шикәрен арттыра, матур-матур алмалар хасил итә һ.б.) Бу турыда интернетта мәгълүмат җитәрлек. Аны ачыктан-ачык сөйләмиләр генә. Хәтта искиткеч матур һәм яңа төр формадагы чәчәкләр дә гамма нурланыш белән барлыкка китерелә. Хәзер инде көндәлек куллану ризыкларына тотынмакчылар.

 

Радиоактив нурланышның, радионуклидларның, мондый нурланыш ясый торган изотоп матдәләрнең кеше организмына тискәре йогынтысы галимнәр тарафыннан күптән өйрәнелгән. Менә бер мисал. Алтай тау итәгендә һәм Кавказ тау итәкләрендә урнашкан кайбер авыл кешеләренең (аерым кешеләрнең генә түгел, авылы белән) озын гомерле булуларын ишеткәнегез бардыр. Моның сәбәбе эчә торган суда икән. Без эчә торган суда бик аз күләмдә, 0,01 процент (1 литрда 150 мг.) авыр су бар. Бу бик аз гына күләмдә гамма нурланыш бирә торган су. Аны “авыр су” (фәндә “дейтерий суы”) дип атыйлар. Теге, тау итәгендәге авылларда яшәүче озын гомерле кешеләр эчә торган су составында әнә шул “авыр су” дигәне ким икән. Тау башындагы кар-бозлар эрегәндә хасил булган суда аның өлеше 1 литрда 150 миллиграмм урынына 125 кенә. Шул суны куллану хисабына алар озын гомерле. Гадәти судан менә шул сизелмәс нурланыш бирүче “авыр су”ны аерып ташлый торган җайланма ясыйлар. Мәскәүдә “Лангвей” фирмасы шушы эш белән шөгыльләнә. Фирма чыгарган су “җиңел су” дип атала. Аның составындагы “авыр су” 1 литрда 100-125 мг.нан артмый. 1 литры 150-200 сум тора. Кеше организмының якынча 70-80 процентын су тәшкил итә. Ашау-эчү өчен алты ай дәвамында шушы “җиңел су”ны даими кулланганда организмны тәшкил итүче һәр литр судагы “авыр су”ның күләме дә 125 мг.га кала. “Җиңел су”ны даими куллану онкология, шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары, бавыр-бөер һәм башка бик күп төрле авыруларга киртә булып тора. Бу – галимнәр тарафыннан исбатланган хакыйкать.

 

Билгеле бер күләмдә гамма нурланыш һәрберебез организмында да бар. Аны фәндә “мөмкин булган норма” дип атыйлар. Һәм шушы норманы арттырмау өчен тырышалар. Әнә Русия Япониядән кертелә торган балыкларга да табу салды. Һәр җирдә радиацион фонның нормадан артып китмәвен тикшереп торалар. Ә Татарстанда исә бүгенге көндә шушы радиацияне киң күләмдә арттыру буенча тәҗрибә үткәрергә җыеналар. Мондый тәҗрибәне 50 ел дәвамында Чиләбе өлкәсендәге Мөслим, Караболак авыллары халкы өстендә үткәрделәр инде. Нәтиҗәләре турында Фәүзия Бәйрәмова язмаларыннан укыганыгыз бардыр.

 

“Татарның акылы төштән соң” дигән мәкаль бар. Бу очракта әлеге мәкальне танымау Татарстан халкы өчен бик тә аяныч бетәргә мөмкин. Аның нәтиҗәсен безнең балаларга, оныкларга татырга кала. Алар безне гафу итәрме?

 

Балтач районы, Түнтәр авылы.


Рәфхәт ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»