|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2011 Җәмгыять
![]() Кем кемне?Быелның өч аенда гына түрәләр тарафыннан 186 җинаять кылынган. Шуларның 105е ришвәтчелек белән бәйле. Судка җибәрелгән 89 эшнең яртысы ахырына кадәр җиткерелгән. Җитәкче кереме халык контролендә булса, әлеге афәтне киметүгә сәбәпче булыр иде дигән фикер җиткерделәр ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча узган киңәшмәдә. Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаэль Гыйльманов сүзләренчә, бездә ришвәт күләме уртача 33 мең сум тәшкил итә. Коррупция күбрәк сәламәтлек саклау, социаль тәэмин итү һәм мәгариф өлкәсендә чагыла. Гыйльманов фикеренчә, замана афәтенә каршы гражданлык җәмгыяте институтлары, хокук саклау органнары, бизнес вәкилләре һәм матбугат чаралары бергәләп көрәшсә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була. Өстәвенә, түрәләрнең керемнәрен генә түгел, чыгымнарын да контрольгә алу зарур.
Дөрес, халык җитәкчеләрне сүгәргә ярата, шул вакытта үзе дә ришвәткә батып бара. Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов белдерүенчә, бүген бездә һәр бишенче кеше әлеге афәт белән очраша. Республика халкының 20 проценты ришвәт бирә. Татарстан районнарындагы түрәләрнең керемен тикшерү барышында закон бозуның 200 очрагы ачыкланган. Мисал өчен Мамадыш, Чирмешән, Чистай һәм Норлаттагы җитәкчеләр коммерция нигезендәге оешма учредителе булып тора икән.
Татарстан прокуратурасы вәкиле Ринат Латыпов исә җитәкчеләрнең кайдан акча алуын тикшерү өчен нигез юклыктан зарлана. Кемнеңдер чыгымын яки керемен ачыклау өчен иң элек иҗтимагый оешма, сәяси партия, матбугат яки Иҗтимагый палата вәкилләре шикле түрә турында мәгълүмат бирергә тиеш. Шуннан соң гына прокуратура тикшерү эшен башлый ала. Бүген республика җитәкчеләре керемнәре турында декларация тапшырса да, алар арасында йә ялган мәгълүмат бирүчеләр, йә барысын да ачып бетермәүчеләр күп. Милкен чит кешегә яздыручылар да очрый.
Казандагы Икътисад, Идарә һәм Хокук институты ректорының беренче урынбасары Игорь Бекеев сүзләренчә, ришвәт белән көрәш темасы бүген модага гына әйләнеп калмыйча, реаль эшләр белән күренергә тиеш. Коррупцияне илдә яшәүче һәркемгә туры килгән салым итеп кабул итәргә дә мөмкин. Ул барыбер халык җилкәсенә төшә. Сер түгел, ришвәтчелектән эшмәкәрләр аеруча зур зыян күрә. Былтыр әлеге даирәдә ришвәтнең уртача күләме 70 мең сум булса, быел 202 мең сумга җиткән. Эшмәкәрләр ришвәтчелек белән еш очрашып торсалар да, үзләре аңа каршы чаралар күрергә ашыкмый. Халык та күнеп килә инде.
Рәсим ХАҖИЕВ |
Иң күп укылган
|