поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр дә нәчәлнигыгыз сезгә хезмәт хакын арттырам дип әбищәйт иткән икән, димәк, арттырачак, ел саен исенә төшереп тормагыз!

Бүген кемнәр туган
  • 16 Июнь
  • Хәйдәр Бигичев (1949-1998) - җырчы
  • Марат Әхмәтов - дәүләт эшлеклесе
  • Нияз Сабирҗанов - дин әһеле
  • Айсылу Лерон - журналист
  • Ярлы Кәрим (1901-1937) - шагыйрь
  • Гомәр Гали (1900-1954) - әдәбият галиме, язучы
  • Рифкать Закиров (1938-2007) - шагыйрь
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
04.05.2011 Могҗиза

Могҗизалы төстә исән калган сабый

Дөньяда нинди генә искитмәле хәлләр булмый. Шуларның берсен таныш апам сөйләде. Асия 22 яшендә кияүгә чыга. Иренең бераз дорфарак икәнен, кул уйнатырга яратканын белсә дә, яратып, җайланыр әле дип олы тормыш юлына аяк атлый. Озак та үтми, авырга уза. Хәләл җефете — гаиләдә бердәнбер бала. Шуңа үзенә игътибар таләп итә. Уңган-булган хатыныннан көнләшеп, бер юкка тәңкәсенә тиеп бетерә. Салып кайткан вакытларында өйгә дә кертми. Йөкле килеш урамда катып тора Асия апа.

Бу авырлыклар аның сәламәтлегенә тәэсир итә — ике айлык йөге төшә. Ире дә шуны гына көткән кебек, аерылышырга гариза яза. Асия апага тән һәм җан яраларын берүзенә төзәтергә туры килә. Әти-әнисе дә башка өлкәдән. Бирегә иренә ышанып кына килгән була. Тормыш иптәшенең туган-тумачасы болай да кыерсытылган хатынны кире кага.

 

Шулай, хәлләре җайланып китә, эшенә бата. Берзаман медицина тикшерүе вакытында моңа 7 айлык йөге барлыгын хәбәр итәләр. Асия апа аптырашта кала — биш ай элек баласы төшкән иде, ләбаса. Аннан соң беркеме дә булмады бит аның. Ә ике айдан сау-сәламәт ир-баласы дөньяга аваз сала. Нарасыйның атасы бу хәбәрне ишетеп, Асия апаны мыскыл итәргә килә. Үз баласы булына ышанмыйча, берничә ел дәвамында судлашып бетә. ДНК-анализларын ничә тапкыр, әллә ничә клиникада ясатса да (ире хәлле кеше), нәтиҗәсе уңай була. Димәк, улы Рамилдә ире каны ага.

 

Хәзер Асия апаның тормышы көйле. Янында ярата торган кешесе, уртак кызлары бар. Ә беренче ире ничә тапкыр өйләнсә дә, беркем белән дә яшәп китә алмаган. Инде чәче агара башлагач кына нәсел дәвамчысы турында уйлана. Ләкин бер хатыны да аңа бала бүләк итми. Ә Асия ападан Рамил белән дуслаштырырга үтенеп йөри. «Улымның әтисе - хәзерге ирем, аны ташлап киткән, минем тугры булуыма шик белдергән кеше түгел. Игезәк туганын югалткач та, яшәргә көч тапкан бит нарасыем. Ул чакта дөньяга килеп, минем тормышымны ямьләндермәсә, ничек түзәр идем соң мин бер ялгызым? Рәхмәт балакаема, яраткан әнкәсе өчен үлем белән көрәшеп, шундый могҗизалы төстә исән калды ул!»- дип елмая бүген Асия апа.

Мәдинә ХАҖИЕВА
Интертат.ру
№ | 30.04.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы