|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2011 Мәдәният
Рүзәл Мөхәммәтшин: "Татар әдәбияты белән бик соң таныштым"Ул – яңа буын шагыйре. Миңнуллиналар, Янсуарлар, Зәйниләр буыны әдәбиятка бер дулкын, бер туфан кебек бәреп керде. Шул яңа дулкында Рүзәл Мөхәммәтшин дигән талантка игътибар итмичә калган кеше аздыр. "Яшьлек" укучыларына ул үзе турыда үзе сөйли. Яңа китап турында
– Бу җыентыкны чыгару тәкъдимен ул вакытта ТР Язучылар берлегенең яшьләр белән эшләү бүлеген җитәкләгән Луиза Янсуар әйткән иде. Болгардан кайткан чак. Әлеге фикер мине канатландырып җибәрде. Язучылар берлегендә шигырьләремне тикшерделәр дә басарга тәкъдим иттеләр. Ул вакыттан соң шактый гомер үткән. Китап турында инде оныткан да идем, нәшриятка бизәлеш мәсьәләләрен хәл итәргә чакырдылар. Анда да аның тиз генә басыласына ышанып бетмәдем. Ә җәй уртасында китабың чыкты, дип шалтыратып сөендерделәр.
"Каралама" дип атап, өлкән буын әдипләрдән шактый шелтә ишетергә туры килде. Имеш, шигырьләре шундый яхшы, ә исеме ниндидер җитешеп бетмәгән, өлгермәгән нәрсәгә тартым. Әмма мин башка фикердә... Бу, чыннан да, каралама. Һәр китап шагыйрь иҗатының билгеле бер чор иҗатына нокта кебек ул. Әлеге җыентык минем башлангыч чор шигъриятемә нокта, дип уйлыйм.
Шигырьләре турында
– Башта шигырь язу минем өчен кызык бер шөгыль иде. Мәктәптән кайтам да тиз генә шигырь сызгалап атам. Ул вакытта аны ничек язасын да, нәрсә дөрес, нәрсә ялгыш икәнен дә белмим. Һәр язган шигырь ниндидер "шедевр" кебек тоела. Үзең белән горурланып: "Менә монысы шәп шигырь булды инде", – дип сөенәсең. Берничә көннән ул шигырь бөтенләй чүп кебек тоела башлый.
Бүген мин шигырьләремә җитдиерәк карыйм. Шигърият теориясен өйрәнү, башка шагыйрьләр иҗаты белән танышу, яшьтәш иҗатчылар белән аралашу да файдалы. Хәзер шигырьләр озаграк языла. Кайберләрен бер-ике ай буе язган да бар.
Татар әдәбияты турында
– Миңа бик оят, әмма чын мәгънәсендә татар әдәбияты белән бик соң таныштым. Мин рус мәктәбендә укыдым. Китап укырга кечкенәдән бик яраттым. Шуңа күрә китапханәдәге рус классикасын яратып укыдым.
Минем өчен татар әдәбиятыннан якташ шагыйрь Газинур Морат иҗаты зур ачыш булды. Бер очрашу вакытында ул миңа китабын бүләк иткән иде. Берничә тапкыр укыдым. Бик ошады. Аннан соң Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла белән аралаша башладык. Ркаил абыйның иҗаты минем өчен икенче ачыш иде. Рәдиф Гаташ исә мине чын-чынлап татар әдәбияты белән таныштырды. Такташ, Туфан кебек классикларны укыган саен ниндидер яңалык табам. Бу – искиткеч хисләр!
Алсу МӘҖИТОВА |
Иң күп укылган
|