|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2011 Дин
Бер мөслимә сүзе«Тормыш иптәшем белән бер-беребезне яратып гаилә кордык. Аллаһыга шөкер, каенана-каенатам бик яхшы, күркәм кешеләр булып чыкты. Ике улым, кызым туды. Бернинди кимчелексез, бәхетле яши идек. Ләкин ирем тыелган бер ислами хәрәкәт белән аралашкан икән, алар тәэсиренә бирелде. Һәм ахыр чиктә аны төрмәгә утырттылар. Мин берүзем балалар белән калдым. Элгәре балаларым укып белемле булырлар дип хыяллана идем, хәзер исә ашауга да акча табу кыен мәсьәлә булып тора, чөнки аталарына төрмәгә чыгымнар күп. Балаларым тормышның ачысын күрә, тиңдәшләре кебек уйнап назланып кына үсә алмыйлар. Ирем исә төрмәдә булса да, хата юлдан кайтмый, тәүбәгә килми. Минем һәм балаларыбызның интегүен белә торып та, әти-әниенең зар-интизарын колакка алмыйча: «Бу юлдан китмәячәкмен», — дип тәгассублыгында-фанатиклыгында кала бирә…»
Менә нинди җаһиллек: балалар тере әти булганда ятим үсәләр, аналар, хатыннар кайгыда яшиләр, ә сәбәбе — саф исламны бозган сектантларның буш идеяләре.
Шәригатебездә гаиләнең матди тәэминатын ирләр кайгыртырга тиешләр. Бу турыда Аллаһ тәгалә «Ниса» сүрәсендәге 34 аятендә шулай ди: «Ирләр хатыннар өстеннән (гаилә башлыгы сыйфатында) торучылардыр. Сәбәп — Аллаһ ирләрне хатыннардан кайбер хосусиятләрдә артык кылганы һәм ирләр үз гаиләсенә үз мал-мөлкәтеннән сарыф итүләреннәндер…»
Аллаһ тәгаләнең ошбу анык бер генә әмерен дә үти алмаган үл сектантлар кемгә хезмәт итә икән соң?
Адашкан-саташкан кемсәләрнең күңелләренә Аллаһ тәгалә һидаять нурын салса иде. Югарыда китерелгән бер мөслимә сүзләреннән тиешле нәтиҗә чыгарсак икән: якыннарыбызның, балаларыбызның дин битлеге астында яшеренүче бозык сектантлар тәэсиренә төшүеннән әгяһ булыйк, дин остазларын сайлаганда сәламәт игътикадлы — хәнәфи-матуриди юлындагы хакыйкый Ислам тарафдарларына иярсәк икән.
В.ЯКУПОВ |
Иң күп укылган
|