поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.08.2008 Милләт

Ә ШҮРӘЛЕ КАЙДА?

Казанда йөргәндә күзегезгә чалынадыр, шәт: башкалабыз туристик үзәккә әверелеп бара. Идел буйлап теплоходта ял итеп йөрүче илдәшләребез дә, чит ил кунаклары да, төркем-төркем булып, Казанның тарихи ядкарьләрен манзара кыла. Шулай дидем дә, телемне тешләдем. Ник дигәндә, туристларга күрсәтер урыннарыбыз әлегә Казанның татарга кадерле ядкарьләреннән бигрәк, яулап алынган калабыздагы соңгырак чор - урыс чоры ядкарьләренә туры килә. Чөнки безнең күңелне алгысытып тора торганы - Болак арты. Татар бистәсе, Тукайлы, Әмирханлы, күпләгән мәчетле-мәдрәсәле яклар, әлегә ярым-хәрабә хәлендә...

 

Ник сүзне моңардан башладым әле? Чөнки җәй җиттеме, таныш-белешләрем, дусларым, туганнарым Казанга ашкына башлый. Ә минем дус-ишләремнең күбесе, әлбәттә инде, үз милләттәшләрем. Әйтергә кирәк, соңгы елларда Татарстанның, Казанның, мәдәни мәркәз буларак та, икътисадый һәм сәяси яктан куәтле, тәэсирле төбәк буларак та илдә һәм дөньяда дәрәҗәсе нык үскәнгәме, татар халкының милли горурлыгы да сизелерлек арткангамы, Казан күпләрне, магнит кебек, үзенә тарта. Шушы арада гына Уфада яшәүче танышларым (танышлыгыбыз да - телефон аша гына әле!), ирле-хатынлы Мансур белән Зилия Казан күрергә килеп киттеләр. Үзләренең дә, балаларының да Казанга беренче тапкыр килүләре. Тумышлары, тәрбияләре - авылдан, Чакмагыш, Дәүләкән якларының татар авылларыннан. Уллары Илшат белән Азаматны да милли рухта тәрбияләргә тырышалар икән, Уфаның Черниковка бистәсендәге татар мәктәбенә укырга биргәннәр. Ул мәктәпнең "татарлыгы" бик чамалы булса да (татар теле һәм әдәбиятыннан гайре, фәннәр татарча укытылмый инде, билгеле), малайлар татарча әйбәт аңлыйлар, сөйләшәләр. Ике балалы гаиләгә тагын бер туганнары ияргән - Ренат исемле студент, Уфадагы педагогик университетның тарих факультетында укый икән. Акыллы, тыныч, тыйнак егет. Менә шушы составта Казан карарга чыгып киттек. Беркадәр араны метрода килеп (Казан метросы кунакларга гына түгел, үзебезгә дә шактый яңа яңалык бит әле: чалт та чолт фотога төшәбез), "Кремль" станциясе суыгыннан башка кабардай эссегә, көн яктысына килеп чыктык. Муса Җәлил һәйкәленә таба үргә күтәрелгәндә, машина йөри торган юлда асфальт түгел, ә таш-брусчатка түшәлгәненә игътибар итте кунакларым. Герой шагыйрь һәйкәле итәгенә басып фотога төштеләр. Каршыдагы Милли музейның тышкы кыяфәтенә сокландылар, мэрия бинасын да матур дип таптылар. Музей бинасы - "Бегемот"ның Профсоюз урамына чыга торган канаты астындарак чиркәү колоколы чаң кага башлады. Уфалылар моңа бераз сәерсенеп куйды.

- Бусы әле кечкенәрәк чиркәү. Тегендәрәк, Кремль урамы буйлап бер-ике квартал узуга, дәүрәге - Петропавел чиркәве тора. Әнә тегендә, мэрия артында, тагын ике чиркәү бар. Кремльгә кергәч, иң зурысын - Благовещение чиркәвен күрерсез, - дип котыртып куйдым мин дусларымны. Мансурның сөмсере коелды.

Ә мәчетләр юкмыни бу тирәдә? Казанның иң төп җирендә басып торабыз түгелме соң? - дип сорады ул, сәерсенеп. И, беркатлы татарларым! Алар Казанны татар шәһәре дип ышаналар ахры... Хәер, кәефләрен бик тиз күтәрердәй манзара да әлләни еракта түгел: Кремль биләмәсенә керәсе дә, Сөембикә манарасына, аннары - Колшәриф мәчетенә сокланасы! Нәни генә бәягә билет алып, Кремльгә кереп киттек. Сүз дә юк, Кремль хәзер бик гүзәл! Чиста, пөхтә, акшарланган-бизәлгән биналар, "Хәзинә" галереясы, мәһабәт Сөембикә, аның янәшәсендә пыяла гөмбәзле ханнар төрбәсе, ниһаять, иркен ишегаллы Колшәриф! Менә шул Колшәрифтә кәефләр кырылды да инде. Бу хакта мин элегрәк бер язган идем. Кәеф кырылу мәчет-музейның ишек катыннан ук башлана. Металл-эзләгеч "капка" төбендә тупас кына ир-ат, солдатларны айт-двага куучы армия сержанты диярсең: "Сумки на стол! Проходите! Забирайте!" - дип команда биреп тора. Ялгышып кына да "рәхим итеп", "пажалысты"ны кыстырмый. Безнең алдан гына экскурсантлар төркеме кереп бара иде. Сөйләшләреннән, килеш-килбәтләреннән күренеп тора - ил гизәргә чыккан катыш-кара халык, урыслар дип әйтик. Ир-атка, кем, ничек киенгән булуына карамастан, Колшәрифкә кергәндә һичнинди кыенлык юк. Ә менә хатын-кызга шактый читенгә туры килә. Татармы син, марҗамы - барыбер: башыңа яулык ябарга, шәрә сыйракларыңны, ачык җилкәңне, түшеңне капларга тиеш буласың. Шуның өчен, җамигъ мәчет хезмәткәре, шул ук "сержант" сезгә керләнгән яулыклар тәкъдим итә. Керләнгән диюем шуннан: ул яулыклар, хәтта кичә кичтән йә бүген иртән генә юып үтүкләнгән хәлдә дә, чип-чиста килеш кулыңа тапшырылмый, ә мәчеткә инде кереп чыккан хатыннар салып калдырганнан соң, синең-минем кулга күчә. Гигиена таләпләреннән чыгып кына да шул яулыкны башыма япмаска хакым бар! Дөньядагы иң чиста-пөхтә халыклардан саналучы татар милләте өчен гайре табигый, хурлыклы гамәл инде бу. Колшәриф мәчете ачылып, инде өч ел үтсә дә, мәчет администрациясе шушы нәни генә яулык мәсьәләсен җайга сала алмый. Шул яулык белән бергә, итәк мәсьәләсе дә бар әле тагын. Әллә тәһарәтле, әллә тәһарәтсез хатын-кызларга гаурәтләрен капларга армия өчен маскировка киеме тегә торган тукымадан сипләнгән капламалы итәк бирәләр. Нәфис затлар дигән гавам, шул шыксыз нәрсәне төренеп, борма-борма тар баскычтан өске яруска үрмәли. Аяк киеме өстеннән киелә торган "бәхил"ләрне әйтмәгәнмен икән әле тагын. Аларын надзиратель рәвешендәге бер хатын сатып утыра: һәр бахиллл саен биш тәңкә дә биш тәңкә! (Гомумән ул бахилл дигәннәре хәзер һәр медицина үзәгендә, сырхауханәдә генә түгел, музейларда да акча эшләү чыганагына әйләнеп бара. Ярый, әлегә театрларга кергәндә бахилл кидертмиләр!)

Хуш. Без дә, "тиешенчә" киенеп-төренеп, өске катка күтәрелдек. Намаз укый торган залны, мәчетнең эчке җиһазын, затлы кәндилне өстән күзәтә торган галереягә менсәк, анда инде егермеләп кеше, экскурсантлар, гидның сөйләвен тыңлап тора иде. Гид ханым безне күрүгә дорфа гына итеп: "Вы не из нашей группы, не поднимайтесь", -  дип кисәтте. Кире төшеп китәр идең, астан тагын бер төркем халык менеп килә. Тар баскычта "бөке"гә кысылып калуың бар. Кешеләрне үткәрә-үткәрә, көч-хәл белән бу кысанлыктан чыгып котылдык. Бик тә урынлы тагын бер сорау туды: нишләп төркемнәрне көйләп, тәртип белән генә үткәреп торучы берәр хезмәткәр юк икән биредә? Әллә безгә генә очрамадымы ул - чәй эчәргә йә тәһарәтләнергә кереп киткән чагына туры килдек микәнни?.. Кунакларым алдында оят булып китте. Шундый затлы, мәһабәт бинаны төзеп тапшыргач, тәртип-низамы да кешечә - уңайлы, итәгатьле, татарча кунакчыл булырга тиеш иде, югыйсә. Чит милләт, чит ил кунаклары алдында оят, билләһи! Җәмәгать, әйдәгез әле, бер төп сорауга җавап бирик: нәрсә соң Колшәриф - мәчетме, әллә музеймы? Әгәр мәчет икән, нигә анда циркка маймыллар карарга килгән кебек, теләсә кемгә тамаша кылырга рөхсәт итәсез? Әгәр дә инде музей икән, нигә илгизәрләрне карачкы рәвешенә кертеп, маскировка киемнәре кидертеп газаплыйсыз? Өстәвенә, кире чыкканда ишек төбендә бер апабыз кисәтеп тора:

- Бахиллыгызны салып калдырырга онытмагыз! - Салыргамы-юкмы икәнен без үзебез чамаларбыз инде, апакаем, дип әйтәсем килде һәм мин, протест йөзеннән димме, ул зәңгәр полиэтилен капларны кигән килеш чыгып киттем. Теләсәм, шәһәр буйлап та киеп йөрермен - анысы үз эшем, шулай түгелме, апа-җаным?!

Алга таба Бауман урамына юнәлдек. Эсселектән тамак кипкән, бик сусаган да, ачыккан да идек. Аннары, кунакларны татар китабы кибетенә алып керү, үзебезнең милли ризыклардан авыз иттерү, татар сувенирлары сатып алу иде ниятем. Заманында һәр татар (татарлыгы калган татарлар инде, билгеле) эзләп килә торган күпләргә мәгълүм Матбугат йортына эләгә алмаячагыбызны беләм: яшел хәрефләр белән өстенә "Китаплар" дип язылган булса да, бина тәрәзәләре сукырайган. Бу бинаны эзләп интекмәсәгез дә була - аны кемдер сатып алган, үзгәртеп корырлардыр, мөгаен. Сәүдә чатыры күләгәсендә салкын су йоттык та, алга таба киттек. Кыйммәтле кибетләргә сугылып тормадык. Дөрес, берсенә кереп чыктык бит әле - зәркән кибетенә. Алтын, бриллиантлар, көмеш нәрсәләрнең бәяләрен күздән кичердек. Ул кадәр үк куркыныч түгел икән бит, 20-30 меңлекләргә кул җитмәсә, әнә, ике-өч меңлек йөзекләр, алтын чылбырлар бар. Ә урамда, мөселманча һәм татарча сувенирлар сата торган киоскларда бәяләр бик үк арзан түгел. Милли киемле гүзәл татар кызлары, Сөембикә-ханбикәләр, ягъни сувенир-курчаклар теге кибеттәге зәркән нәрсәләр бәясе тора.

... Студент Ренат - әнисенә, Зилия - үзенә ялтыравыклы ак яулыклар, егетләр түбәтәйләр сатып алды. Ашханәгә кереп, токмач, өчпочмак, өлеш, чәкчәк ише кәрчә-мәрчә ашап чыктык. Бик демократик рухлы, җайлы ашханә ул  - элекке Чәй йорты. Бәяләре дә тешләшми. Акрын гына татар музыкасы уйнап тора, ялгышмасам, "Татар радиосы" каналын кушып куйганнар.

Хушланып, "Китаплар" кибетенә төшеп киттек. Әйе, туры мәгънәсендә төшеп. Чөнки кибетнең яңасы, Татарстан китап нәшрияты Татар Ашлары Йорты - ТАЙ каршында ачканы - чынлап та аска, подвалга алып төшә. Татар китабы эзләп йөрүче кеше аны күрми дә узып китәргә мөмкин: "Китаплар" дигән исеме тыйнак кына язылган, әллә ни чәчрәп тормый. Ә менә кибетнең эченә керсәң, тиз генә чыгармын димә: биредәге һәр китап, һәр альбом, һәр открытка үзебезчә. Урысча китаплар да, инглизчәсе дә - безнең авторлар язган, һичъюгы - безнең хакта. Кыскасы, биредә Татарстан китап нәшриятында әзерләп бастырылган продукция сатыла. Бәяләре, нәшриятның үз кибетендә сатылганга күрә, бик түбән. Урысчалап әйтсәк, сәүдә наценкасы өстәлмәгән. Үзем "Китаплар"га кергән саен ким дигәндә унлап китап алып чыгам. Бүләккә дә, үзеңә дә яратып алырдай затлы "Идегәй", Фирдәүсинең "Шахнамә"се, әйтик, нибары 100әр сум, ә шигъри җыентыклар, проза китаплары, уртача алганда, нибары 20-30 сум гына тора. Дөрес, 300-400 сумлык басмалар да күренде, тик болары - чит нәшриятныкылар. Без күбрәк балаларга китаплар җыйдык. Бари Рәхмәт, Тукай, Фатыйх Кәрим китаплары алынды. Мансур, бик тә милли җанлы ир буларак, Нурулла Гарифның "Татар ханнары"н, Фаяз Хуҗинның "Биләр шәһәрчеге"н алды. Әйтергә дә онытып торам: Кремльнең Нурали капкасыннан чыгып, диварның тышкы ягыннан урап, кире Муса Җәлил янына килеп чыгуга, безгә Фаяз Хуҗин үзе очраган иде! Тере тарихчы-археологны очратуыбызга сөенеп, Казанның мең еллыгын исбатлауда да аның өлеше зурдан икәнен шәрехләп, кунакларны Фаяз әфәнде белән таныштырдым. Бераз сөйләшеп тә тордык, фотога төштек. Ә инде кибеттән аның балалар өчен тарихи сериядә чыккан матур китабын да алгач, кунакларга икеләтә күңелле булды...

Бауман урамында татарчалык шуның белән төгәлләнде.  Күптән түгел "Әкият" булган балалар кафесы да хәзер "Сказка" икән... Шаляпин һәйкәле янына, галәмәт биек чиркәүгә барып җитмәдек, Болакка таба борылдык. Болакны, Кабан күлен, Камал театрын, гуманитар-педагогика университетын, Сәйдәш һәм Тукай һәйкәлләрен, Илһам Шакиров утыз ел яшәгән йортны, Тукай яшәгән "Болгар нумерлары" хәрабәсен, шунда ук - "Шәрык клубы"ның тузанлы тәрәзәләрен күрсәтеп йөрдем. Яңа биналарга, һәйкәлләргә, фонтаннарга соклансак, Болакның теге ягындагы җимереклеккә хурландым. Татар Казанын күрәсе килгән якташларыма Татар бистәсендәге җимереклекне күрсәтәсем килмәде. Бәлки берничә елдан, Ходай һәм Президентыбыз, Мэрыбыз кушып, Болак һәм Кабан артында да Тукай, Әмирхан, Мәрҗани, Сәйдәш һәм башка йөзләгән халык сөеклеләренең эзләре гүзәл ядкарь төсен алса, дистәләгән мәчетләребез яңартылса, арадан иң-иң гүзәле - Әҗем мәчете төзекләнсә, кунакларны бу якта йөртергә дә оят булмас, иншалла. Ә хәзергә без нигездә урыс Казанына гына сокланырга мәхкүмбез...

... Илшат белән Азаматның теленнән "Шүрәле" төшмәде, Тукай әкиятен беләләр алар, шул әкият персонажы исемен йөртүче балалар паркын бик тә күрәселәре килә икән. Бер концертының сценариен "Шүрәле"гә корып, җырчы Салават та кызыктырып киткән икән үзләрен, өстәвенә. Киттек "Шүрәле"гә. Әмма ләкин, капка башына язылган исеменнән башка, Шүрәлесен дә, Былтырын да тапмадык. Ә менә, балалары таганда атынганда, Шайтан тәгәрмәчендә әйләнгәндә, зурларга сыра эчәргә барлык шартлар да булдырылган паркта. Кыскасы, сыра чөмерүчеләр паркы бу, асылда. Алай да, Мансур, Зилия һәм балалар Казаннан хисләнеп, рухланып кайтып киттеләр. Беренче танышуда үзләренә җитәрлек тәэсир тапканнар, димәк. Икенче килүләренә Казаныбызда татарлык та артса, тәмам ярыйсы булачак!


Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ 18 | 09.08.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»