поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.05.2011 Мәдәният

Рөстәм Шәмсутов: Шәмаил “сыйфат”, “кыймәт” дигәнне аңлата

Иманлы йортның күрсәткече нәрсә дип сорасалар, шәмаил дип өздереп җавап бирергә мөмкин. Элек заманнарда ул һәр татар-мөселман йортында булган. Өйгә килеп кергәч тә, ят күзләр иң әүвәл шәмаилгә төшәрлек итеп аны ишек өстенә элгәннәр. Явыз рухлардан саклый, йортка иминлек иңдерә дип ышанганнар.

Хәзерге заманнарда аны сирәк йортта күрергә мөмкин. Торгынлык елларында, хәтта дин тыелган заманда да шәмаилләрне авыл җирләрендә яшертен генә сатып йөрүчеләр бар иде. Ә инде тагы да элегрәк чорларда гарәп язуын белгән кешеләр пыялага буяу һәм көмеш кәгазъ (фольга) кулланып “Аятель көрси” һәм Коръәннән бүтән кечерәк сүрәләр язып элгәннәр. Сәнгатьнең бу тармагы бүгенге көндә гыйльми нигездә өйрәнелеп дини уку йортларында да кертелә башлады. Шул өлкәдә эшләүче галим, әлеге теманы яктырткан берничә китап авторы һәм талантлы рәссамнарыбызның берсе Рөстәм Шәмсутов. Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты Рөстәм әфәнде белән шәмаил сәнгате хакында әңгәмә корабыз.

 

- Рөстәм әфәнде, бу өлкәгә ничегрәк килдегез?

 

- Белгечлегем буенча мин архитектор, беренче мәхәббәтем дип әйтик. Мәскәүдә архитектура институтын тәмамладым. Ә мин анда укыганда бездә (татарларда) тел һәм тарих белән кызыксына башладылар. Мәскәүдә туган телне өйрәнергә керештем. Анда эчке “мин”не эзләвем башланды. Казанда үземне татар дип тоймаган идем, ә менә Мәскәүдә татарлыгым үзен сиздерә башлады. Туган телгә кайтуны максат итеп куйдым. Казанга кайткач та бу юнәлешне дәвам итәргә уйладым. Казан дәүләт университетына керергә тәкъдим иттеләр. Ул вакытта татфакка күпләп (киңәйтелгән тәртиптә) шәһәр балаларын алдылар. Гарәп теле төркеменә эләктем. Беренче безне Җәмил абый Зәйнуллин укытты, аннары Рөстәм Бикмөхәммәтов. Менә монда инде курс эше дә эшләргә туры килде. Сәнгать белән якынрак булгач, мин шәмаиллләр темасын алдым. Лена Таҗиевада яздым. Миңа укытучымның ярдәме зур булды, чөнки башта ук минем филолог булмаячагымны, башка юлдан китәчәгемне аңлаган иде, Лена апа. Татар лекцияләрендә утырганда шундый рәхәт иде. Бу дәресләр минем ниндидер бер “капканы” ачты сыман. Шул вакытта ислам мәдәниятенә кагылышлы сюжетлар, образлар күңелемә килә башлады.Ә гарәп теле бу очракта миңа бик булышты, икенче яктан ул миңа тынгылык бирмәде. Башымда тулы бер картиналар пәйдә була башлады. Шуларны гамәлгә ашырмыйча тынычлана алмый итегә идем. Бу процессны хәттә үзем дә аңлата алмыйм. Ул чордан минем әле тагын әллә күпме образлар, башкарылмаган серияләрем калды.

 

-Бу вакытта шәмаилләрне өйрәнү яңа юнәлеш булды дисез инде?

 

- Әйе, мин аннары ТӘҺСИгә кердем. Бу вакытта минем темам, яртылаш эшләнгән хезмәтем бар иде инде. Зөлфия Фоат кызы Сөләйманова укытучым иде. Мин шулай филология һәм сәнгать кушылган өлкәгә әйбәт кенә кереп киттем. Сәнгать белгече буларак якландым. Гарәп телен, язуын белмәсәм, башкарып чыга алмаган һәм шәмаилләрне өйрәнә алмаган булыр идем.

 

- Шактый катлаулы, юл сайлагансыз...

 

- Минем ун ел гомерем шәмаилләр өйрәнүгә багышланды. Ике юнәлештә параллель рәвештә алып бардым. Университетта миңа түзгәннәре, миңа ышанганнары өчен, остазларыма олуг рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Китабым да басылып чыкты. Ул «Слово и образ в татарском шамаиле: от прошлого до настоящего» дип атала.

 

- Рөстәм, татар сәнгатенә шәмаилләр кайчан килеп керә? Ислам дине белән бергәме?

 

- Бар традиция, бар форма. Традиция турында әйтсәк, калиграфия (матур язу) гадәте ислам белән бәйле. Ислам гарәпнең хаттатлык сәнгатеннән аерылгысыз. Ә формасы аерым һәм катлаулы тема. Төректән предмет буларак кергән ул. Воробьев әйткәчә, пыялага эшләнгән рәсем сәнгате безгә төрекләрдән күчкән. “Шәмаил” термины ираннардан килә.

 

- Шәмаил сүзе нәрсәне аңлата соң?

 

- “Шәмаил” гарәп телендә “сыйфат”, “кыйммәт” дигәнне аңлата. Ә иран сәнгатендә өстәмә рәвешендә “изге картина” диелә. Термин буларак Ираннан, ә формасы сүрәт ясау тыелган төректән килә булып чыга. Аның сөнни һәм шигый юнәлешләре бар. Шәмаил ул - дини характердагы изге язма һәм бу изгелек гарәп язуында сайланган материал белән ассызыкланырга тиеш.

 

- Анысын ничек аңларга инде?

 

- Монда фольга, буяу, болар әсәрнең изгелеген күрсәтә. Бездә беркайчан да шәмаилләрне киштә астына тыгып куймаслар. Чыгарып атарга да ярамый.

 

- Рөстәм, бездә гарәп язулы кәгазь тапкан очракта да бу изге язу дип (аның теләсә нинди эчтәлектә булуына кармастан) бисмилла әйтеп кульяулыкка төреп кую гадәте бар бит.

 

- Әйе, дөрес әйтәсез. Татарлар гарәп язуына генетик планда караш сакчыл, аңа изге әйбергә карагандай карыйлар.

 

- Татар шәмаилләренең тагын нинди хасиятләре бар?

 

- Бездә тесктлар гына языла да үсемлек бизәкләре төшерелергә мөмкин. Региональ ислам мондый шартларда үзен нык сиздерә. Монда ислам үзәге түгел, зур мәчетләр дә алай күп очрамый. Әйтик төрек музейларында каллиграфия сәнгате башкарган авторлар исеме белән саклана. Бездә хәл башкарчарак, христианнарга каршылык та яши бит. Бездә алар үз идеогиясен тагарга тырышканнар, шуңа күрә ислам алардагы иконаларга каршы шәмаилләр язып элгән. Икона – сәнгать, шәмаил - метафора. Татар шәмаилләренең үз үзенчәлекләре бар. Музейларда берәр бабай үз белдегенчә язган әйбер ул инде бездә музей, рухи байлык буларак кабул ителә. Алар аз без үз мәдәниятебезне бөртекләп җыярга мәҗбүр. Ислам дәүләтләре үзәгендә алар бик күп. Аңа хәттә игътибар да итмиләр. XIX гасырда хаттатлык сәнгатен яңадан торгызырга омтылган каллиграфлардан университет мөгаллиме Мәхмүдовны әйтеп китә алабыз. Хәзер РИУ да каллиграфия укыталар бугай. Сәнгатьне бәяләнгәндә вакыттан һәм урыннан чыгып бәяләргә кирәк.

 

- Совет чорында нәрсә булды?

 

- Совет чорында гарәп графикасыннан баш тартып без күп байлыкларыбыздан колак кактык. Әдәби яктан да мәдәни яктан да. Ун гасырлык мәдәни мирасыбыз киселеп калды. Каллиграфия тирәнрәк психологик көчкә ия дияр идем. Гарәп графикасын хәзер күпләребез укый белмәсәк тә, ул барыбер безгә якын. 1970 елларда гарәп имласына Бакый Урманче әйләнеп кайта. Бу зур батырлык була. Репрессиягә эләккәненә дә карамастан, ул маяк булып тора. Нәҗип Нәккаш, Раиф Мәрданов, Салават Гыйләҗетдинов, Фирдәүс Гирфанов, Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Владимир Попов, Ришат Сәләхетдинов, Луиза Фәсхетдинова, Әльфия Халиуллина, Васил Ханнанов, Шамсутов Рушан тиешле белем туплап, җиң сызганып әлеге юнәлештә эш алып бара. Димәк мең елдан артык традициясе булган хөсне хат сәнгате дәвамчыларын табачак. Ул һичшиксез киләчәккә юл ярачак.

 

- Рәхмәт сезгә!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 28.04.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»