|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2011 Мәгариф
Безне робот итмәкчеләрКүптән түгел йомыш белән бер оешмага кергән идем. Икенче катта берничә ханым шар ярып сөйләшә. Баскычтан менгәндә инде аларның пыр тузып... үз балаларыннан зарлануы аңлашылды. Чит кеше күргәч туктасалар да, алар әйткән фикер “ияреп” артымнан кайтты. – Без, ичмаса, әниләр әйткәнне көтеп тормый идек, өйдәге бар эшне эшләдек. Хәзер алар, кушмасаң, ишегалдын көрисе дип тә белмиләр бит. Чын зомбилар, робот та робот, алар да робот...
Мондый фикерне, төгәлрәге, балалардан зарлануны элегрәк тә ишеткәнем бар иде инде. Янәсе, мәктәптән кайталар да, йә китапка, йә компьютерга ябышалар, өйдә бер эшкә булышмыйлар... Һәм мондый зарлар күп очракта әйбәт укучы балалар турында. Тик хаклымы без? Бар гаеп балалардамы соң?
Барыбыз да белә: бүген мәктәпләрдәге уку программасы, укыту системасы мөмкин булган барлык чикләрне үтеп китте, безнең замандагы уку белән бүгенге балаларның рухи хәлен чагыштыра торганмы соң? Игътибар итсәгез, алар инде мәктәптән үк суырылып, хәлсезләнеп кайта. Сүнеп, дөньяда бер гамьнәре дә калмыйча. Алтышар, атнага бер көн җидешәр сәгать дәрес тә укыйлар, имтиханга, тестларга да әзерләнәләр. Контроль эшләр дә бихисап. Өстәвенә укытучылары сәгать саен, минут саен БДИ, тестлар белән, мәктәптән белешмә алып чыгу, сыйныфта утырып калу белән куркыта. Тикмәгәмени күпчелек бала югары кан басымы, көчле аритмия белән интегә? Алар безнең кебек җыр, хезмәт, рәсем, физкультура ише дәресләрдә дә ял итми, аларны фән укытучылары имтиханнарга, тестларга әзерләнү өчен “ала” – чөнки башкача балалар белән шөгыльләнү мөмкинлеге юк. Программада андый вак-төяккә түгел, кабатлауларга да вакыт бирелмәгән диярлек.
Тестлар системасы кертелү белән балалар пультка тоташтырылган робот хәлендә калды. Ни гаҗәп, ул “робот”ның фикерләү сәләте дә, үзләштерү мөмкинлеге дә, мәгълүмат сыйдырышлылыгы да чиксезлектән чиксезлеккәчә дип билгеләнде.
Мин инде кызымның математика укытучысы (үземнең дә укытучым) белән бәхәсләшеп беттем: “Ник куасыз аларны, артыгы барыбер башка керми бит, менә мин дә сезнең укучыгыз, утыз ел үтсә дә, сигезенче класс буенча биремнәрне эшли алам, дөрес, хәзер алар башкача, без гади генә итеп эшләгән әйберләрне дә катлауландырып эшлиләр, дим. Тик ул үзенчә хаклы, ул да кумыйча булдыра алмый: балалар тизлеккә өйрәнергә тиеш. Стресс аламы ул, нерв чиреме, өлгерәме-өлгермиме, булдырамы-булдырмыймы, эшләргә, өйрәнергә тиеш. Өстәгеләр шулай куша!
Һәм шушы шартларда да, үз баласын якларга, сакларга бурычлы булса да, әти-әниләрнең күбесе һаман да бар гаепне үз баласыннан эзли, нишләптер мәгарифтәге бүгенге тәртисезлекләргә (тәртип дип язып булмый) каршы чыкмый. Үз балаларыбызны без дә аңламагач, без дә якламагач, аларны кем аңлар, кем кайгыртыр соң? Шул ук вакытта ни өчен соң әле укытучылар, мәктәп коллективлары укучыларның, инде килеп, үзләренең хокукларын даулап берни әйтми? Мин юрист түгел, әмма бүгенге укыту шартларында балаларның күпме хокуклары бозылуын гына чамалый алам. Әйтик, СанПиН нормалары буенча, бала компьютер каршында ничә минут утырырга тиеш тә, бүген 40ар минут тест эшләп, алар күпме радиация ала? Әле бит өйгә кайткач та шул ук компьютер каршында тест эшләргә өйрәнергә тиеш.
Тик аңа карап бала барыбер үз сәләтеннән артыгын үзләштерә алмый. Үтә сәләтле балалар гына (ә андыйлар бөтен мәктәбенә ничә данә соң) ерып чыга ала торган мәгариф сиратларын үтәргә дип газап чигүче абсолют күпчелекне тәшкил итүче балаларга нишләргә? Игътибар беләнрәк күзәтегез әле балаларыгызны: алар сезне ни дәрәҗәдә аңлый, алар өй эшенә бирелгән шигырьне нинди тизлектә ятлый?! Күрәсең, өстәгеләргә күпчелек яшьләрнең нәкъ менә робот һәм зомби булуы кирәктер дә.
Күптән түгел мәктәпләрдә иң озын чирек тәмамланды. Әле безнең чордагы уку системасы белән дә арып, зарыгып көтә идек каникулны. Хәтерлим әле, өченче чирек ахырына инде безне укытучылар жәлли башлый, балалар, арыдыгыз инде дип, өй эшләрен дә киметәләр иде. БДИ кертелгәннән бирле 9, 11 сыйныф балалары язгы каникул күрмәде. Юк, өстәгеләргә бу гына аз булып тоелды – дәшмиләр, түзәләр бит әле – быел инде алтынчы, сигезенче, унынчы сыйныфларны да бу бәхеттән мәхрүм итәргә булдылар.
Түләүле пробный имтиханнар шулай ук акча эшләү өчен уйлап табылган нәрсә кебек. Ә нәрсәгә түләүле? Ул акчалар кая тотыла? Нигә шулкадәр кыйммәтле, чыгымлы булгач, чыгарылыш имтиханнарын элекке – бушлай системага кайтармаска? Сораулар, сораулар, сораулар...
Укытучыларга бирелгән ноутбуклар белән өстәгеләр күпме мактанды. Белсәләр иде аларның укытучыларга күпме өстәмә “уңайлык” тудырганын?! Мин аптырыйм һәм аңламыйм, безнең укытучылар шушы дәрәҗәдә үк битараф һәм куркакмыни? Алар кайда безнең балаларның хокукын яклап бер сүз әйтсен, монда әле үзләрен яклап бер сүз әйтә алмыйлар бит. Кыскасы, мәгариф, мөгаен, нәкъ менә шуңа – укытучылар да, мәктәп җитәкчеләре дә, без – әти-әниләр дә берни дәшмәгәнгә, үз күләгәбездән үзебез куркып, бер яңакка суккан саен рәхмәт әйтеп, икенчесен куя килгәнгә шушы кадәр сазлыклы чытырманлыкка әйләнгәндер. Чын-чынлап уйлап, анализлап карасаң, бүген мәгарифтә балаларга карата террор бара түгелме соң?
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|