|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2008 Сәясәт
МӘҖБҮР ИТЕЛГӘННӘРБу атнада "Бердәм Россия" үз сафларын тикшереп бетерде. Нәтиҗәдә, партия катыргысын алган, әмма аның белән араларын өзгән 80 мең 313 кешенең әгъзалыгын туктатып торырга карар кылынды. Партия эшләрендә катнашмаган һәм взносларын түләмәгән иптәшләр турында сүз бара. Андыйлар, бәлки, "Бердәм Россия"не башкалардан артык күрми йә сәясәт белән бөтенләй кызыксынмыйдыр, мөгаен. Ләкин хакимият партиясен ишәйтергә әмер алган җирле түрәләрнең артыгын тырышып ташлаулары нәтиҗәсендә, аның сафларына күбесе "ихтыяри-мәҗбүри" рәвештә алынган.
Мәҗбүр итә алмас идең дә, бездә укытучыдан алып базарда сата торган эшмәкәргә кадәр һәммәсе дә хакимияткә бәйле. Кушканнарын үтәмәсәң, соңыннан үзеңә үпкәлә. Менә шундый 80 меңнән артык кешене санап чыгарды партия аудиторлары. Азмы бу, күпме? Ике миллионлы "Бердәм Россия" өчен күп тә түгел, дияргә мөмкин. Дүрт процент кына. Шул ук вакытта безнең илдә партия булу өчен әгъзалары саны 50 меңнән дә ким булмаска тиеш. Ә монда – 80 мең. "Мәҗбүриләнгәннәр партиясе" оештырырга була болардан! Аның бүлекчәләрен һәрбер төбәктә оештырырга мөмкин. Ә "Шәхси файда эзләп "Бердәм Россия"гә керүчеләр партиясе" исә аннан да ишлерәк булыр иде.
Кызганыч, артык тырышучылар арасында Татарстан да бар. "Бердәм Россия"нең республикабыздагы төбәк бүлекчәсе бөтен илдә иң зурысы булып исәпләнә. Ел башында хакимият партиясе катыргысына ия булган якташларыбыз саны 132 меңне тәшкил итте. Аңлашыла, Мәскәүдә республиканың фикере, мәнфәгатьләре белән исәпләшсеннәр өчен "төп партиядә" күбрәк урын алып калырга кирәк иде. Дәүләт Думасына сайлауда да без "Бердәм Россия" өчен иң күп тавыш бирүчеләр арасында булдык. Моның файдасын күрсәк иде, әмма гел без өмет иткәнчә генә килеп чыкмый шул. Милләтебезнең киләчәген куркыныч астына куйган, мәктәп программаларыннан милли-төбәк компонентын бетерүдән гыйбарәт булган законны раслаганда, Татарстан "бердәмроссияче"ләренең барысы да диярлек бу канунны яклап тавыш бирде. Яңа чакырылыш депутатларыбыз да бу мәсьәләдә нәтиҗә күрсәтә алмый. Үзебезгә каршы эшли торган булгач, аларны нәрсә өчен сайларга, ни дип бу партияне ишәйтергә кирәк иде соң безгә? Әлегә галимнәребез, Дәүләт Советындагы милләтпәрвәрләребез һәм мәгариф министрының гына, Мәскәүгә барып, челпәрәмә килгән савытны кире җыярга маташканнарын күрәбез. Думадагы вәкилләребез исә матбугат аша үзләренең бу эшен (яисә эшлексезлеген) аңлатырга да тырышмый, ичмасам. Димәк, йә алар депутат булырга лаек түгел, йә куллары бәйләнгән курчак ролен генә үтиләр. Халык вәкилләре халык кулындагы курчак булса, тагы бер хәл. Башкалар – безгә кәкәй эшләүчеләр кулында курчак булырга охшаган алар.
Бу мисалда Россиядәге партияләрнең көчле иҗтимагый институт буларак һаман формалашып җитә алмаганы ачык күренә. XXI гасырда Россиянең партияләре һәм законнар чыгару органнары хөкүмәт эшенә йогынты ясарлык хәлдә түгел әле. Күпчелек партияләрнең җитәкчеләре: "Без – оппозиция!" – дип лаф орса да, рәсми хакимияткә каршы килергә котлары алынып тора. Парламент исә үзәк хакимият кушканнарына пичәт сугып утыручы формаль органга әверелеп бара.
Социологик сораштырулар күрсәткәнчә, халыкның партияләргә ышанычы бик аз дәрәҗәдә. Халык сизә: илнең сәяси үсеше, иң әһәмиятле мәсьәләләре партияләр съездларында, Дума сессияләрендә түгел, ә бөтенләй башка кабинетларда хәл ителә. Россиядә демократия түгел, ә аерым шәхесләр идарә итә. Шуңа күрә безнең республика мәнфәгатьләрен депутатлар түгел, ә Шәймиев, Медведев йә Путин белән күзгә-күз очрашкач яклар әле, безнең якка күндерер әле, дигән өметләр белән Мәскәү кунакларын Казанда һәрвакыт зур түземсезлек белән көтеп алабыз.
Әйе, бүген партияләрнең киләчәк үсеше аларның үзләреннән генә дә тормый шул. Алар алга таба да шулай курчак ролен үтәячәкме, әллә мөстәкыйль рәвештә үсәргә мөмкинлек алачакмы – анысы бүген рәсми хакимияттән генә, аның сәяси сизгерлегеннән, ихтыяр көченнән тора. Моның өчен күп тә кирәкми кебек: бары тик ирекле көндәшлеккә юл куярга һәм халык өстеннән басымчаклык итмәскә кирәк. Россия кебек илдә андый хәлнең булуы мөмкинме соң, дигән сорау гына кыенлыклар тудыра.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|