|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2011 Җәмгыять
![]() Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?
Редакциядән. Безнең бәйрәмнәребез, юбилейларыбыз, кагыйдә буларак, купшы һәм бертөрле сүзләргә, чәчәкле-чуклы милли киемнәр кигән егет-кызларның биюләренә, мул аш-су мәҗлесләренә кайтып кала. Тукайның 125 еллыгы да артык пафослылыгы һәм рәсмилеге белән күңелдә төер калдырмасын иде. Әлеге юбилей татар тарихында иң бөек шәхесләрнең берсе безгә васыять итеп калдырган иҗатын, эшен тагын бер кат бәяләп, уйланып, кая таба барганлыгыбызны ачыклауга, тарихи язмышыбызны аңлауга һәм кыйблабызны төзәтүгә дә хезмәт итәргә тиеш. Әнә шул максатта әдипнең 1906 елның апрелендә язган мәкаләсен "Ватаным Татарстан" 105 елдан соң тагын бер кат бастырып чыгара. Әйе, тискәре геройлар ролендә хәрәкәт итүчеләр бүген шактый үзгә, "козгыннар" да бөтенләй икенче. Әмма Тукай куйган сорау, аны борчыган мәсьәләләрнең XXI гасыр вәзгыятенә туры килүен күрми мөмкин түгел.
Габдулла ТУКАЕВ
Һәртөрле мөхәррирләр вә ярты мөхәррирләр (язучылар. – Ред.) милләтебез үлгән вә яки йоклаган дип язалар. Вакыйгада (чынлыкта. – Ред.) безнең милләт үлгән үкме, әллә йоклаган гынамы? Әгәр милләтне йоклаган дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлануларына уянырга кирәк иде.
Чөнки йокының, әлбәттә, әлбәттә, бер чиге булырга кирәк. Бәртәкъдир (әгәр. – Ред.) милләтебез үлгән булса, без, үлгән милләтнең башы очында бер кәгазь кисәге булган газеталар шытырдатып, аны уята алырбызмы? Болай булгач, безнең газеталар укымагыбыз үлгән милләт, рәхмәтуллаһи галәйһи, рухына ясин шәриф укуга гына охшап калмасмы? Әллә милләтнең йокысы Гозәер пигамбәр йокысы кеби микән? Әллә Мәксәл-мина, Мәслина, Дөбер-нуш, Шад-нуш, Кәфәштатыюшлар (тау тишегенә кереп, озак вакытка йокыга талган риваять геройлары. – Ред.) йокысы кеби микән? Соң ничек икән? Минем уемча, болай булырга кирәк: борын заманда безнең милләт, үзенең иптәшләре вә аркадашлары булган башка милләтләр илә, фәкыйрь генә, тыныч кына, күңелсез генә яшәгән. Берничә гасырлар безнең милләт алар илә казандаш һәм чәйдәш булып, барчасы бергә ачлы-туклы гына булса да тыныч кына, тату гына гомер иткәннәр. Шулай тыныч кына торганда, ни хикмәттәндер, башка милләтләр, һәрберсе бер Сөләйман (табигать көчләре белән идарә итә белгән Сөләйман патша турында сүз бара. – Ред.) мөлкен алып, үзләренә җилләрне, парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр; һәртөрле җан-җанвар, кош-кортларны мөсәххәр иткәннәр (буйсындырганнар. – Ред.), хәтта тәхеткә утырып, күкләрдә очып, су төпләрендә балыклар илә бергә йөри башлаганнар. Безнең милләт, мескен, шул вакытта йоклаганмы, ни эшләгәндер, мин анысын белмим, ләкин безнең милләт баягы иптәшләренең кисәктән генә болай ук югары китүләренә тәкать тота алмаган, дәрхаль һушы китеп егылган; "Саглүк" китабынча әйтсәм, могамма галәйһи булган. Менә шул ятудан безнең милләт һаман да ятадыр.
Соң, инде аны ничек һушына китерик?
Бу турыда минем фикре касыйрым (кыска фикерем. – Ред.) болай дип әйтә: без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, газета мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихат вә иттифак (берләшү. -Ред.) сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын; шуннан соң бу вәгазьләрне сөйлик: "И бичара милләт, син ул иптәшләреңнән курыкма. Аларның хәленә исең китмәсен; әгәр алар эшләгәнне эшләсәң, алар күргәнне күрсәң, алар белгәнне белсәң, син дә алар дәрәҗәсенә менә аласың; Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һичкемгә хас түгелдер. Һәм бу галәм – галәмел-әсбаптыр (сәбәпләр дөньясы. – Ред.). Һәм дә ялан сөйләмәси мохаль вә мәмнуг булган мохбире садыйк (ялган сөйләве мөмкин булмаган һәм тыелган пәйгамбәр. –Ред.) әфәндебез дә: "Кеше тырышса, табар", -боермышлардыр. Тырышкан вә тырмашкан вакытларында синең бабаларың булган Бәгъдат вә Әнделес әһалисе (халыклары. –Ред.) бик каты тәрәккый иттеләр (алга киттеләр. –Ред.). Аларны күргәндә, башка милләтләр, синең кеби, һушлары китеп егылалар иде..." Менә бу сүзләр илә милләтне юатып, милләтнең һушы китеп, гакылсыз ятканда милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарын куып җибәрик. Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борынгы кылган эшләре өчен милләт аларны аяк астына алып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен, каргаларны муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын карылдатып чыгарсын; шулай бит! Аннан соң Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрне чапан җиңеннән өстерәп көзге каршысына-китерик; көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик: милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә та кыямәт (мәңге. – Ред.) алданмасын.
Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә (шул рәвешле. – Ред.) һушына китерсәк, дус кем, дошман кем – милләт үзе аерыр.
("Фикер" газетасы, 1906 ел, 17 апрель.)
|
Иң күп укылган
|