поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.04.2011 Җәмгыять

“Тынычлык”та тынычлык юк

Башкала читендәге күпчелек бистәләр су басудан куркып ятса, “Тынычлык” бистәсендә яшәүчеләрнең башына бүтән бәла килеп төшкән. Андагы хатыннар шәрабханәдән башы чыкмаган ир белән яшәү “бәхете”ннән иза чигә. Язгы ташуга өметләре зурдан: көн-төн аракы сатып ятучы кечкенә-кечкенә кибетчекләрне кырып-себереп бетерсә генә иде, диләр.

Бистә башындагы “Кибет” тукталышында урнашкан шә­рабханә аеруча зур бәхәсләр кузгата. 50 дән узган ирләрнең барысы диярлек “баш төзәтергә” шунда агыла икән. “Тынычлык”та инде ничә ел бу бәла белән көрәшүче Фә­ридә Мусина (ханымның соравы буенча исеме үзгәртелеп бирелде) сүзләренә караганда, гаиләсендәге тату, тигез тормыш әлеге “закусочная” ачылу белән чәлпәрәмә килгән. “Шәрабханә инде өч ел эшли. Инде өч ел тыныч йоклаганым юк. Кулына кергән һәр тиенне ирем аракыга тота”, – ди ул.

 

Йорт чатында урнашкан шәрабханә игътибарны әллә ни җәлеп итми. Исеме дә юк, элмә тактасы да. Эш сәгать­ләре дә күрсәтелмәгән. Ярым-ватык ишек ачылып, шешенеп беткән бер ир-ат килеп чыккач кына эчендә кеше бар икәнен аң­лыйсың. Ике өстәл, 4-5 урындык – шәрабханәнең бар милке шул. Ә шулай да халыкны җәлеп итә. “70 кә җиткән картым шул “шайтан почмагы”на йөри башлады. Элек тә эчәләр иде анысы, тик мондый юләрлекләр күргәнем юк иде. Салып кайткач, өйгә дә кереп тормый, ишек төбендә генә ята. 30 минут та үтми, янә баш төзәтергә чаба. Нәрсә генә салып би­рәләрдер аларга анда”, – ди Наҗия Ихсанова.

 

Пошынганнары шул: элек дәүләт, исерекләрне кайгыртып, айныткычларга озатып, тегеләре шуннан бераз басынкыланып кайтса, хәзер 100 грамм салып батырайган ирләр, өйләренә кайтып, хатыннарын кыйнарга ябыша. Фәридә Мусина, иренең мыскыл итүләренә түзә алмыйча, полициягә мөрәҗәгать иткән. Акылы томанланган вакытта тормыш иптәшенә берничә тапкыр пычак белән кизәнгән ир-ат хәзер суд карарын көтеп яши.

 

Әлеге шәрабханә кибетчеләре исә бистә ирләренең гел салып йөрүендә проблема күрми. “Без аракы сатмасак, аларга баш төзәтергә Борисковога йөрергә туры килер иде, бистә мәнфәгать­ләрен кайгыртабыз югыйсә, – ди алар беравыздан. – Әҗәткә дә сатабыз, теләгән кешегә төнлә дә җибәрәбез, моның нәрсәсе бар?! Эчемлекләрнең сыйфаты да менә дигән, берни кушып сатмыйбыз без, пыяладай      чиста аракы. Кем­нең­дер өендә килеп чыккан ызгышыннан фил ясарга ки­рәкми”, – ди сатучылар.

 

Эчәргә теләгән кеше үз шешәсен ничек тә таба анысы. Тик шәрабханәнең балалар бакчасы янында урнашуы утка май өсти. Төнлә ярыйсы гына бәйрәм иткән ирләр бакча ишегалдына кереп ха­җәтләрен үти. Аларның кычкырып сүгенүләрен сабыйлар ишетә. “Оныгым бакчага барырга курка башлады”, – ди шул балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Фәридә Мусина. Проблеманы хәл итәргә теләп, хокук саклаучыларга да мөрәҗәгать итеп караганнар – нәтиҗәсе булмаган. Участок полициясе хезмәткәре Эдуард Шәмсетдинов үзе исә: “Алар ирләрен басынкыландыру өчен генә чакырта мине, шәрабханә эшчәнлегенә карата язма шикаять белдергәннәре юк”, – ди. Алай да бу оешманы ябу максатынан нәрсәдер эшләргә маташканнар. Бистә­нең Ильяс исемле карты төрле оешмаларга хатлар язып караган. Тик сә­ламәтлеге какшау сә­бәпле, әлеге эшне туктатып торырга мәҗбүр булган.

 

Дөрес, “Тынычлык” бистә­сендә яшәүчеләр мондый ашап-эчү нокталарын бө­тенләй юк итү яклы түгел. Шәрабханә белән янәшәдә урнашкан “Тынычлык” бистәсе торак комплексы хезмәткәрләре аның урынында заманча кафе күрергә тели. “Закусочная”ның эшчәнлеге безгә әллә ни комачауламаса да, Мамай заманыннан калган мондый оешмалар яшисен яшәгән инде. Зуррак кафе төзеп куйсалар, ерак юлларга йөрүче машина йөртүчеләр, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләргә дә уңайлы булыр иде”, – ди “Тынычлык” торак комплексы хезмәткәрләре. Бистәнең эшчәнлеген контрольдә тотучы Идел буе районы администрациясендә исә әлеге шәрабханә тирәсендә туган шау-шу хакында ишет­мәгәннәр. “Мондый проблемалар килеп чыккач, халык полициягә һәм республика алкоголь инспекциясенә мө­рәҗәгать итәргә тиеш, сәүдә нокталарын тикшерү безнең карамакта түгел”, – дип белдерде администрациянең матбугат хезмәте.

 

Былтыр Татарстанда Министрлар Кабинетының “Алкоголь, сыра, тәмәке белән мавыгуны киметүнең өстәмә чаралары һәм республика халкының сәламәт яшәү рәвешен булдыру” хакындагы карары гамәлгә керде. Аның нигезендә төнлә (22.00 – 10.00 сәгатьләр арасы) хә­мерле эчемлекләрне сату тыела. “Тынычлык” бистәсе халкы әнә шул тәртипнең эшли башлавына һәм, ниһаять, аларда тынычлык урнашуына өметләнә. Дөрес, карарның ни рәвешле үтәлүен күзәтүче оешмаларга үзләре әле мө­рәҗәгать итеп карамаган, проб­лемаларының газета битләрендә чагылуы мәсьә­­ләнең чишелешенә этәргеч булыр, дип өметләнәләр.

 

Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе исә бу юнәлештә эш алып бара инде. Атна саен 150 якын сәүдә нокталары тикшерелә, карарны үтәмәгәннәргә штраф салу куркынычы яный. Намуссыз оешмаларны фаш итү өчен “кайнар линия” эшләп килә. Исерткеч эчемлекләрне төнлә сату очракларына тап булучылардан (843) 278-92-79 телефонына мөрәҗәгать итү сорала.

 

P.S. Россиядә һәр 40 минут саен ире яки бергә торучы кешесе кулыннан бер ха­тын-кыз һәлак була. Барлык үтерүләрнең 40 проценты гаиләдә килеп чыга. Ел саен 50 мең бала гаилә­дән качып китә. Шулар­ның 2 меңе, ата кешенең анасына кул кү­тәрүен, җә­берләвен, кимсетүен күреп, үз-үзенә кул сала. Әлеге оч­ракларның шактые исерткеч эчемлек­ләр куллану нәтиҗәсендә килеп чыга.


Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА
Ватаным Татарстан
№ 76 | 27.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»